Логотип
Десерт

Кышлыкка шикәрсез алма пюресы 

Кышлыкка әзерләгән җиләк-җимешне балалар да ярата, камыр ашлары пешергәндә дә бик уңай.

Кышлыкка әзерләгән җиләк-җимешне балалар да ярата, камыр ашлары пешергәндә дә бик уңай. Бу очракта алманың сусылын, баллысын сайларга кирәк. Әле тәкъдим ителә торган рецепт шунысы белән дә отышлы: суты да чыга. Шулай булуга карамастан,  искиткеч тәмле – пектинга бай пюре барлыкка килә.  Моның өчен безгә мантоварка кирәк булачак, монда алма кабыгы белән бергә парлана. Ә алманың кабыгында күптөрле витамин саклануы билгеле. 

Кирәк: 

3 кг алма (тураганнан соң – 2 кг). 

 

Чыгышы: 1 литр да 350 г алманың пюресы һәм 150 мл алма суты. 

Эш барышы: 

 

Башта алманы әйбәтләп юабыз, орлыкларыннан арындырабыз, турыйбыз. Мантоварканың ярусларына туралган алмаларны урнаштырабыз. Кәстрүленә су салып, кайнау кергәч, 30 минутлап парландырабыз. 

Парланганнан соң, берничә секунд блендер белән издерәбез. Барлыкка килгән алма суты инде стерильләнгән була, аны стерилизацияләнгән шешәләргә тутырып, капкачлыйбыз. 

Пюрены да стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, җылы су салынган киң кәстрүлгә урнаштырабыз (су банкаларның җилкәсенә кадәр булырга тиеш). Кәстрүлнең төбенә тукыма җәяргә кирәк. Калай капкач белән каплап, капкач япкыч белән бер генә тапкыр әйләндереп алырга да 20 минут стерилизацияләргә. Банканың күләменә карап, әгәр 500 мл банка икән, стерилизация вакытын 10 минутка арттырабыз. Бу очракта банкаларның күләме – 250 мл. 

Стерилизацияләнгәннән соң, банкаларны судан алып, тулысынча капкачлап бетерәбез дә, әйләндереп куябыз. Өстен җылы әйбер белән каплап куябыз. Болай иткәндә стерилизация дәвам итә. Аннары салкын урынга куеп саклыйбыз. 

Галерея

Теги: алма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар