Хатын-кыз конфет ярата

Дөньяда конфет яратмаган хатын-кыз юктыр ул, мөгаен. Кыскасы, конфетны хатын-кыз, ә хатын-кызны конфет үз итә. Тәмлетамак ханымнар исә кибетнекеннән генә канәгать булмыйча, конфетны үзләре дә әзерләп ашыйлар. Һәм рецептларын сезгә дә тәкъдим итәләр.
Зефир
Шикәр комына 1 стакан су салып, шикәр эреп беткәнче утта кайнатыгыз. Желатинны ярты стакан җылы суда 10-15 минут бүрттерегез. Шул желатинны кайнар шикәр эретмәсенә салып,
5 минут туглап, 5 минут ял иттерегез. Аннары лимон кислотасы белән ванилин кушып, яңадан 10 минут туглагыз.
Барлыкка килгән катнашманы целлофан пакетка тутырыгыз, һәм пакет почмагын кисеп, әлеге тишектән агызып подноска зефирлар ясагыз. Шул килеш 7-8 сәгать кипшертеп тотыгыз.
Алты өлеш зефир ясау өчен: 4 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы желатин, 1 стакан су, лимон кислотасы, ванилин кирәк.
Лилия Б. Оренбург.
“Алтын шарчыклар”
Кукуруз таякчыкларын уып йомшартыгыз. Шуңа куертылган сөт, шикәр комы, бал, атланмай кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан шарчыклар ясап, төрле төстәге кокос йомычкасында әвәләгез.
Сигез өлеш өчен: 1 кап кукуруз таякчыгы, 1 банка куертылган сөт, 200 г атланмай, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы бал, кокос йомычкасы кирәк.
Рита Ф. Самара.
Сөтле шоколад шарчыклары
Сөт өстен (сливки) кайнатып чыгарыгыз. Шуңа ванилин салып болгатып, 20 минут тотыгыз. Шоколадны ваклап сулы “мунчада” эретегез дә уттан алгач, атланмай кушып болгатыгыз. Аннары сөт өстен шоколад катнашмасына салып болгатыгыз. Шуны калай савытка салып төнгә калдырыгыз.
Барлыкка килгән катнашмадан шоколад шарчыклары ясап, иң элек шикәр комында, аннары вакланган шоколадта әвәләгез. Шарчыкларны суыткычка куеп катырыгыз.
20-25 трюфель шарчыкка: 200 г ак шоколад, стаканның 3/4 өлеше сөт өсте, 30 г атланмай, ванилин кирәк.
Ләйлә Ш. Казан.
Мүк җиләге (клюква) мармелады
Юып чистартылган мүк җиләген иләк аша чыгарыгыз да 30 минут кайнатып, ванилин өстәп болгатыгыз. Аннары шикәр комы кушып, агач кашык белән бер якка таба болгата-болгата, утны акрынлап сүндерегез. Кашыктан зур тамчылап аккан куе мармелад әзер санала. Шул мармелад катнашмасын, кәгазь җәелгән табага салып киптерегез. Ә кипкән мармеладны кәгазеннән юеш тастымалга куеп куптарыгыз. Өстенә шикәр комы яисә шикәр оны сибеп фигуралап кискәләгез.
1 килограмм мүк җиләгенә: 3 стакан шикәр комы, ванилин кирәк.
Мәйсәрә әбиегез, Барнаул.
Чикләвекле конфет
Вакланган чикләвеккә сөт оны белән какао оны кушып болгатыгыз. Сөт яисә суны шикәр комы салып кайнатып чыгарыгыз. Шуңа атланмай кушыгыз да кайный башлаганчы яңадан утта тотып алыгыз. Аннары чикләвекле катнашма өстәп, барысын бергә яхшылап болгатыгыз. Бераз суынгач, ванилин кушыгыз. Барлыкка килгән катнашмадан шарчыклар ясап, шикәр онында әвәләп катырыгыз.
Дүрт өлеш өчен: 1-2 стакан чикләвек, 250 г сөт оны, ярты кап какао оны, 2 стакан шикәр комы, ярты стакан шикәр оны, 100 г атланмай, ярты стакан сөт яисә су, ванилин кирәк.
Наилә Т. Казан.
Караҗимеш “казылыгы”
Юылган төшсез караҗимешкә кайнар су салып, 15-20 минут кәстрүлдә томалап пешерегез. Аннары сөзгечкә бушатып, ваклап турагыз.
Суга шикәр комы салып, куе сироп пешерегез. Аның тамчысы, салкын суга салгач, шар рәвешендә катарга тиеш. Сиропка туралган караҗимеш салып, 30-35 минут ныклап куерганчы утта пешерегез. Шуңа ваклап туралган инжир һәм чикләвек кушып болгатыгыз.
Барлыкка килгән катнашманы шикәр комы сибелгән тактага салып, казылык формасында тәгәрәтеп әвәләгез. Киптерелгән “казылыкны” юка телемнәргә кискәләп, тәлинкәгә тезегез.
Сигез өлеш өчен:
7 стакан шикәр комы, стаканның 3/4 өлеше су, 600 г төшсез караҗимеш, 250 г киптерелгән инжир, стаканның 2/3 өлеше вакланган әстерхан чикләвеге кирәк.
Ләйсәрә Л.
Волжск.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
Соңгы комментарийлар
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.