Логотип
Десерт

Кекслар

Кексларның камыры күпереп, әз генә дымлырак булып тора. Шарлотка өчен дә, башка төрле купшы тортлар өчен дә кулай. Бу камыр үзе гади генә, ә нәтиҗәсе – искитмәле!
 

Кирәк:

(18 кекс өчен)
* 2 стакан он (250 мл);
* 1 стакан шикәр комы;
* 4 аш кашыгы какао;
* 2 чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель);
* бер чеметем тоз;
* ярты стакан кайнап чыккан кайнар су;
* ярты стакан сөт;
* 2 йомырка;
* стаканның 1/3 өлеше үсемлек мае;
* 1 г ванилин.

1. Бер савытка коры булган ингредиентларны – 2 стакан онны, 1 стакан шикәр комын, 4 аш кашыгы какаоны, 2 чәй кашыгы камыр күперткечне, 1 г ванилинны, бер чеметем тозны бергә кушабыз.


2. Сөт белән йомырканы кушып, миксер белән күпертәбез.

 
3. Шунда ук стаканның 1/3 өлеше үсемлек мае өстибез. Аннары, кулда эшләп торган миксер тоткан килеш, ярты стакан кайнар су агызабыз.


4. Коры ингредиентлардан торган катнашмага, икегә бүлеп, сыек катнашманы өстибез һәм 5 минут вакыт чамасы миксер белән күпертәбез.


5. Силикон формаларны табага урнаштырып, һәркайсына 1/3 өлеш итеп камырны агызып чыгабыз.


6. 25 минут вакытка 230 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Әзерлеген тикшерер өчен коры таякчык белән төртеп карыйбыз.


7. Әзер кексларны суытып, табынга чәй яки кофе белән эчәргә чыгарабыз.
Фантазиягезне җигеп, кекслар өчен глазурь ясарга да мөмкин.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар