Карбыз каптым – бал икән!

Җәй үтеп тә китә. Аның каравы, җәйге җылы көннәрне сагынганда татлы карбыз ашап рәхәтләнү мөмкинлеге калды.
Карбыз чынлап торып август, сентябрь айларында өлгереп җитә. Иртә өлгергән карбызга кызыкмавың хәерле.
Өлгергән карбызның койрыгы гына түгел, койрык төбе дә корыган булырга тиеш.
Өлгергән карбызны кыссаң, ул шытырдый, чиртсәң – тавышы яңгырый.
Агрономнар артык зур карбызга кызыкмаска киңәш итә: җиде килодан арткан карбыз нитратлар сибеп үстерелгән булырга мөмкин.
«Дөрес» карбызны кисеп җибәргәч, аның шикәре ярмаланып торуы күренә. Нитратлы карбызның җепселләре юан һәм саргылт була.
Химияле карбызлар озак сакланмый. Аның кабыгында караңгырак төстәге йомшарган урыннар пәйда була. Андый карбыз үзе кызыл булса да, төшләре ак кала.
Карбызны өйдә тикшереп карарга да мөмкин. Моның өчен карбыз йомшагын бер стакан суга салыгыз. Нитратлы карбыз суны ал төскә кертер, чистасы исә болганчыклатыр гына.
Кайнатма ясау
1 кг карбыз кабыгы өчен бер кило ярым шикәр, 2 г лимон кислотасы кирәк булыр. Карбызның өске кабыгы әрчелә, фәкать яшел кабыгы гына калдырыла. Шуны шакмаклап турап, кайнап торган суда ике минут пешерәсе. Ике стакан суда шикәр эретелә. Шуның өстенә пешереп алынган карбыз кабыгы салына, һәм ул үтә күренмәле булганчы пешерелә, өстенә лимон кислотасы сибелә. Зөбәрҗәт төсендәге кайнатма хасил була.
Карбызлы туңдырма
Карбыз йомшагын һәм пломбирны шакмаклап турыйбыз, кура җиләге белән аралаштырабыз, шикәр комы сибәбез. Матур савытка салып, өстенә чикләвек ваклап сибәбез.
Цукат ясау
Карбыз кабыгын шакмаклап турыйбыз. Шуны кайнар суда пешереп алабыз. Аннары 10 сәгатькә шикәр ширбәтенә салып куябыз (бер кило ярым шикәргә 4 стакан су), тагын бер кат пешерәбез. Пешеп җиткәндә, бер чәй кашыгы лимон кислотасын һәм пычак очы белән генә алынган ванилинны өстибез. Кайнар карбыз кабыкларын киң савытка бушатабыз, ширбәте агып беткәнне көтәбез. Аннары өстенә шикәр оны сибәбез.Болгатабыз да кибәргә калдырабыз. Әзер цукатларны пыяла банкада яки кәгазь пакетларда саклыйбыз.
Карбыз балы
Карбыз сутын күләме биш тапкырга кимегәнче кайнатабыз. Шуннан соң карбыз балы хасил булыр. Суыткычта саклыйсы.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
Соңгы комментарийлар
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
18 май 2022 - 22:33Без имениИр кеше яратса,гражданский бракка риза булмый ул,узенеке итэсе килэ ул кызны.Э инде Кыз егет сузенэ ышанып алдан ук ана бирелэ икэн,нэрсэгэ егеткэ ойлэну,рэхэт булганда яши дэ проблемалар тугач тая.Ирем миңа өйләнми
-
18 май 2022 - 21:49Без имениИ аллам, доньяда нинди хэллэр генэ очрамый. Елыйм-елый укыдым. Рэхмэт , шундый узәк озгеч хикәяләрегезгә. И Аллам, хәерле картлыклар, иманлы балалар бир. Хәркемнең картаясы бар бит...Балаларына сыймаган Галия әби
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.