​Җиләк-җимеш бәлеше

Кирәк: 

* камырга — 1 стакан, ә сөт өстенә кушу өчен 1 аш кашыгы он;
* аш кашыгы шикәр комы;
* 3 аш кашыгы шикәр оны;
* 160 г атланмай;
* камыр өчен 3 аш кашыгы салкын су;
* 20 процентлы 300 г сөт өсте;
* 3 йомырка сарысы;
* 1 чәй кашыгы ванильле эссенция;
* 10-15 г желатин;
* желега кушу өчен 150 мл су;
* җиләк-җимешләр

Эш барышы: 

1. Иң элек онга шикәр комы белән атланмай кушып, “валчыкланганчы” болгатыгыз. Шуңа өч аш кашыгы су салып, камыр ясагыз да бер сәгать суыткычта тотыгыз.
2. Аннары кәстрүлгә сөт өсте, йомырка сарысы, шикәр оны, 1/2 өлеш он, ванильле эссенция салып, болгата-болгата, куерганчы пешерегез. Ә уттан алгач, болгаткалап суытыгыз.
3. Шуннан соң майланган табага камыр җәеп салыгыз да чәнечке белән тишкәләгез. Кабат 15 минут суыткычта тотып алып, 20-25 минут дәвамында мичтә пешерегез. Пешкән кабартманы табадан тактага алып суытыгыз.
4. Желатинны ярты стакан салкын суда үтә күренмәле булганчы бүрттерегез. Ә бүрткәч,  кәстрүлгә салып, өстенә шикәр оны белән су кушыгыз да, бертөрле катнашма барлыкка килгәнче болгата-болгата, утта җылытыгыз. Тик кайнатмагыз! Суынганда желе катып китмәсен өчен күзәткәләп торыгыз.
5. Бәлеш өстенә тезергә кирәкле җиләк-җимешләрне хәзерләп куегыз.
6. Инде кабартманы тәлинкәгә куеп, өстенә крем ягыгыз, матурлап җиләк-җимеш кисәкләре тезегез. Шулар өстенә ярым каткан желе сибеп, иң кимендә ярты сәгать суыткычта тотыгыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»