Логотип
Десерт

Чын конфетлар

Кирəк:

(10 конфет өчен)
* 1 данə киви;
* 60 г кокос йомычкасы (кокосовая стружка);
* 1 десерт кашыгы бал;
* берничə фундук чиклəвеге.
 


Эш барышы:

1. Кивины әрчеп, кискəлибез, блендерның савытына салабыз.

2. Шунда ук кокос йомычкасының  2/3 өлешен (калганын əзер конфетларны əвəлəр өчен калдырабыз) һəм бал өстəп, барысын да блендер белəн ваклыйбыз. Барлыкка килгəн массаны бер сəгатькə суыткычка куеп торабыз. Шул арада катнашма кокос йомычкасына сеңеп бетəргə тиеш.


3. Чиклəвекне кызган коры табада киптереп, суынганнан соң, кабыгыннан чистартабыз.



4. Суынып өлгергəн массадан кечерəк көлчəлəр ясап, уртасына чиклəвек салабыз һəм кечкенə шарчыклар ясыйбыз. Аннан, кокос йомычкасында əвəлибез.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар