Логотип
Десерт

Чикләвекле алма кайнатмасы

Гадәти алма кайнатмасына чикләвек тә өстәп җибәрсәң, ул бигрәкләр дә үзенчәлекле тәм бирә. Чикләвекнең ниндие дә ярый – бадәм (миндаль) чикләвеге дә, әстерхан чикләвеге дә, фундук та. Мин исә кешью чикләвеге кулландым. Дәфнә (лавр), борчаклы борыч аш тәмләткечләре кайнатмага үзенә бертөрле хуш ис биреп торачак. Суынганнан соң, алмада пектин булганга күрә, ул желе сыман булып китә. Ә кыздырылган чикләвек кайнатмага бөтенләй икенче бер тәм, икенче бер хуш ис биреп торачак.
 

Кирәк:

* 1 кг алма;
* 50 г кешью чикләвеге;
* 900 г шикәр комы;
* 1 данә дәфнә яфрагы;
* 3 данә борчак хуш исле борыч.
 

Эш барышы:

1. Башта кәстрүлгә лимон кислотасы белән бергә су салып куябыз (1 л суга – ярты чәй кашыгы лимон кислотасы). Юып киптерелгән алмаларны кабыгыннан әрчеп, орлыкларын алып, телемләп турыйбыз. Туралган алмаларны сулы кәстрүлгә салабыз.



2. Алма орлыклары өстенә су салып (600 мл), кайнатырга куябыз. Кайнау кергәч, 10 минут кайнатабыз.


3. Кайнап чыккач, иләк аша сөзеп, шикәр комы өстибез, шикәр комы эреп беткәнче кайнатып алабыз.



4. Аннары, кәстрүлдәге алмаларны иләк аша саркытабыз да баллы сиропка салабыз. Кайнау кергәч, 5 минут кайнатабыз. Уттан алып, тәмам суынып беткәнче тотабыз.



5. Кырыена 1 дәфнә яфрагы, 3 борчак хуш исле борыч куеп, болгатмыйча гына, салкын килеш кайнатманы янәдән утка куеп, кайнау кергәч, 5 минутлап кайнатып алабыз. Уттан алып, тагын суынганын көтәбез. Шул рәвешле өч кат эшләргә кирәк, ягъни өч мәртәбә кайнатып алырга.



6. Шул арада чикләвекләрне ваклап, коры табада алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз.
Кайнатманы инде дүртенче кабат кайнатканнан соң,  дәфнә яфрагы белән хуш исле борчак борычын алып ташлыйбыз, ә чикләвекне, киресенчә – өстибез.



7. Җиңелчә генә болгаткалап, алмалар үтә күренмәле төскә кергәнче һәм суы кимегәнче кайнатабыз.

8. Кайнатма әзер булгач, аны стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкачлар белән томалыйбыз да, әйләндереп каплыйбыз. Стерилизацияләнсен өчен, өстен одеяло кебек әйбер  белән каплыйбыз.


Соңыннан суыткычта суытып, бүлмә температурасындагы урында саклыйбыз.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар