Бәйрәм чәенә — синнабон!

Татарстанның атказанган артисты, «Татар җыры» лауреаты Раяз ФАСИХОВ аш-су тирәсендә кайнашырга яратмый, ул моны үзе дә яшерми. «Кадерле кешеләреңне бераз иркәләми булмый. Мин хатыным Люциядән уздырып пешерә белмәсәм дә (ә менә аныкы искиткеч тәмле була!), аның күңелен күрергә, һәм кызыбыз Венера белән икесенә берәр күңелле һәм, әлбәттә, тәмле сюрприз ясарга яратам. Аларны сөендерү җаныма шулкадәр рәхәт – менә шул мизгелләр өчен, хәтта кулны камырга тыгарга да риза булырсың», – ди халык күңелен яуларга өлгергән җырчы егетебез. «Оста кулинар түгел мин», – дип тыйнаклык күрсәтсә дә, Раязның синнабоннары искиткеч тәмле килеп чыкты. Балы да таман гына, мае да!
* 200 мл сөт;
* 10 г чүпрә;
* 2 йомырка;
* 1/3 стакан акмай (җылыда торып йомшарган);
* 4 стакан чамасы он;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы ванилин;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы он җилеме (бер уч камырны салкын суда югач, кулда калганы он җилеме була).
* 1 стакан көрән шикәр (агы гына да ярый);
* 4-5 аш кашыгы дарчин (корица).
* 1,5 стакан шикәр оны;
* 1/2 чәй кашыгы ванилин;
* 2-3 аш кашыгы каймаклы сыр («Филадельфия», «Маскарпоне», «Альметте» ише).
Йомыркаларны суыткычтан алдан ук алып куярга кирәк, камырга салганда алар җылы булырга тиеш.

Йомырканы зур савытка сытып, бик яхшылап туглыйбыз, сөт, шикәр комы, тоз, ванилин, май, он җилеме, чүпрә салып (чүпрәне бераз күпертеп алырга да була), йомшак кына итеп камыр басабыз.

Он бераз кимрәк яки күбрәк китәргә мөмкин, күпме кирәген үзегез чамалагыз.

Камырны җылы җиргә күпертергә куябыз. Гадәттә, 2 сәгать дигәндә әзер була ул (ара-тирә баскалап, камырны төшереп торсаң, ул йомшак, күперенке, җиңел була).
Әзер камырны куна тактасына бушатып, 0,5 см калынлыгында җәябез. (Диаметры якынча 50 см чамасы була.)
Камыр өстенә мул итеп акмай ягып, көрән шикәр һәм дарчин сибәбез (шикәр белән дарчинны бергә бутап сипсәң, тагын да яхшырак).

Камырның бер читеннән тотып, рулет сыман төрәбез. Тыгызрак итеп төрергә тырышыгыз, алар бик җәелеп пешәргә тиеш түгел. Чын синнабоннар тыгыз була.

Рулетны нечкә кыл яки бик үткен пычак белән 3-4 см кисәкләргә бүләбез.
Таба төбенә пергамент (калька да ярый) кәгазь җәеп, синнабоннарны бер-берсеннән 1,5 см ара калдырып тезәбез. Араны зуррак калдырсаң, алар бик нык җәелә, якынрак тезсәң, пешми кала.

Синнабоннар 160–180 градустагы кайнар мичтә 20 минутлап пешә. Йөзе килсә, димәк, әзер.
Мичтән алып, бераз суынганнан соң, синнабоннар өстенә май канаты яки кашык ярдәмендә глазурь ягабыз.
Акмай, сыр, шикәр оны (әгәр дә шикәр оны булмаса, шикәр комын кофетарткычтан яки тегермәннән тарттырып ясап була), ванилинны бергә кушып, яхшылап туглыйбыз. Ул каймак куелыгында булырга тиеш. Катырак булса, җылы урынга куеп, бераз йомшартып алырга була.
Тиз генә кофе пешереп, синнабон белән икесен матур подноска урнаштырабыз да, сөеклебез уянганчы, сюрприз ясарга ашыгабыз.

Кирәк:
(камыр өчен)* 200 мл сөт;
* 10 г чүпрә;
* 2 йомырка;
* 1/3 стакан акмай (җылыда торып йомшарган);
* 4 стакан чамасы он;
* 0,5 стакан шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы ванилин;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 аш кашыгы он җилеме (бер уч камырны салкын суда югач, кулда калганы он җилеме була).

Эчлек өчен:
* 1,3 стакан йомшарган акмай;* 1 стакан көрән шикәр (агы гына да ярый);
* 4-5 аш кашыгы дарчин (корица).
Глазурь өчен:
* 7-8 аш кашыгы акмай (җылыда торып йомшарган);* 1,5 стакан шикәр оны;
* 1/2 чәй кашыгы ванилин;
* 2-3 аш кашыгы каймаклы сыр («Филадельфия», «Маскарпоне», «Альметте» ише).
Эш барышы:
Йомыркаларны суыткычтан алдан ук алып куярга кирәк, камырга салганда алар җылы булырга тиеш.
Йомырканы зур савытка сытып, бик яхшылап туглыйбыз, сөт, шикәр комы, тоз, ванилин, май, он җилеме, чүпрә салып (чүпрәне бераз күпертеп алырга да була), йомшак кына итеп камыр басабыз.

Он бераз кимрәк яки күбрәк китәргә мөмкин, күпме кирәген үзегез чамалагыз.

Камырны җылы җиргә күпертергә куябыз. Гадәттә, 2 сәгать дигәндә әзер була ул (ара-тирә баскалап, камырны төшереп торсаң, ул йомшак, күперенке, җиңел була).
Әзер камырны куна тактасына бушатып, 0,5 см калынлыгында җәябез. (Диаметры якынча 50 см чамасы була.)
Камыр өстенә мул итеп акмай ягып, көрән шикәр һәм дарчин сибәбез (шикәр белән дарчинны бергә бутап сипсәң, тагын да яхшырак).

Камырның бер читеннән тотып, рулет сыман төрәбез. Тыгызрак итеп төрергә тырышыгыз, алар бик җәелеп пешәргә тиеш түгел. Чын синнабоннар тыгыз була.

Рулетны нечкә кыл яки бик үткен пычак белән 3-4 см кисәкләргә бүләбез.
Таба төбенә пергамент (калька да ярый) кәгазь җәеп, синнабоннарны бер-берсеннән 1,5 см ара калдырып тезәбез. Араны зуррак калдырсаң, алар бик нык җәелә, якынрак тезсәң, пешми кала.

Синнабоннар 160–180 градустагы кайнар мичтә 20 минутлап пешә. Йөзе килсә, димәк, әзер.
Мичтән алып, бераз суынганнан соң, синнабоннар өстенә май канаты яки кашык ярдәмендә глазурь ягабыз.
Глазурь:
Акмай, сыр, шикәр оны (әгәр дә шикәр оны булмаса, шикәр комын кофетарткычтан яки тегермәннән тарттырып ясап була), ванилинны бергә кушып, яхшылап туглыйбыз. Ул каймак куелыгында булырга тиеш. Катырак булса, җылы урынга куеп, бераз йомшартып алырга була.Тиз генә кофе пешереп, синнабон белән икесен матур подноска урнаштырабыз да, сөеклебез уянганчы, сюрприз ясарга ашыгабыз.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.