Бөтнектән әзерлибез

Кайнатма
Бик тәмле, күңелләрне күтәреп, кәефләрне ачып җибәрә торган кайнатма рецепты өйрәтик әле үзегезгә. Ясап карагыз, һич тә үкенмәссез.
Кирәк:
* 250 г бөтнек (мята перечная)сабаклары һәм яфраклары;
* 1 лимон;
* 300 г шикәр комы;
* 0,5 л су.
Эш барышы:
Бөтнекне юып, вак итеп турыйбыз. Лимонны да вакларга кирәк булыр. Барысын бергә кәстрүлгә салып, өстеннән 0,5 л су коябыз. Кайнатып чыгарып, уттан алабыз да, бер тәүлеккә суыткычка куябыз.
Икенче көнне, суын сөзеп, шуңа шикәр комы кушабыз һәм янә утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Пыяла банкаларга кайнар килеш агызып, калай капкач белән томалыйбыз.
Лимонад
Җәй көне балаларны сыйлау, үзегез дә сыйлану өчен менә бу эчемлекне әзерли аласыз. Сусауны да шәп баса, витаминнары да үзендә.
Кирәк:
* 6-8 лимон;
* 6-8 стакан чишмә суы;
* 1-1,5 стакан шикәр комы.
Эш барышы:
Лимонны әйбәтләп юып, сутын сыгабыз. Кувшинга лимон суты, чиста су һәм шикәр комын салып, шикәре эреп беткәнче яхшылап болгатабыз. Күңеле ачыракны теләүчеләр лимон сутын күбрәк, шикәрен азрак куша ала, баллы яратучылар исә, киресенчә. Шушы ук эчемлекне бөтнек һәм лимон кабыгы кушып та ясарга була. Аның өчен: кайнап торган суга шикәр, бер уч бөтнек, һәм ваклап туралган лимон кабыгы салып, шикәр эреп беткәнче 1-2 минут кайнатабыз да, уттан алып, ярты сәгать төнәтәбез. Суынгач, сөзеп, лимон суты һәм чиста су өстибез.
Хуш исле боз
Боз катыра торган контейнерның һәр шакмагына икешәр кура җиләге һәм бөтнек яфрагы салып, чишмә суы (фильтр аша чыгарылганы да ярый) агызабыз да, туңдырырга куябыз. Кыш көне шуны җиләкле-бөтнекле боз шакмагын салып чәй эчәрбез. Хуш исле булуы өстенә, кайнар чәйне суытыр өчен дә менә дигән ул.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
9 апрель 2021 - 13:51Без имениИрең иҗат кешесе булса, хатын-кыз үзе дә иҗат кешесе булса, беренче урынга ирен куя, балаларын куя. Бу минем дә баштан үтте дисәм һич арттыру түгел. Без - хатын һәм ана беренче чиратта. Первым делом - мужья и дети, а сама, а сама потом» диясем килә мәгълүм рус җырын бераз үзгәртеп. Мин дә Газинур хатыны булып чирек гасыр яшәдем, иҗат иттем. Без бер-беребезне тулыландырдык. Без әле картаймаган, иҗат кешесе картаймый ул. Гөлнурга да, Рузиләгә дә дөресен сөйләгәне өчен рәхмәт.Хатын-кызга ни җитми?
-
9 апрель 2021 - 15:15Без имениМин салаватнын яратам корарга мин айгол булам фатих кызыДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:16Без имениМин тоже жибергэ кирэк була мин тоже татарча билэмДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 15:17Без имениМин тоже башкамнын ризалашамДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
9 апрель 2021 - 16:13Без имениМин яратам салаватнын мин тоже жибергэ кирэк булаДанир Сабиров ике түрәнең мәҗлесен үткәрә (видео)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.