Корт ясауның тагын бер ысулы

Татар халкы кортны элек-электән әзерләгән. Бабаларыбыз, җиңел дә, туклыклы да дип, аны ерак юлга чыкканда алганнар. Ә табын күрке – гөбәдияне, гомумән, кортсыз күз алдына китерү авыр. Кортны чәй янына да куярга була.
Кирәк:
2,5 л авыл сөте;
200 мл (1 стакан) майлы булмаган кефир;
2 аш кашыгы аш серкәсе;
50 г атланмай;
1-2 аш кашыгы шикәр комы.
Эш барышы:
Корт әзерләр өчен майлылыгы югары булган авыл сөте кирәк. Көйдерми торган төпле кәстрүл йә казан булса да, яхшы. Сөтне кәстрүлгә салып, кызулыгы 60 градуска кадәр җиткәч, 1 стакан кефирны да шунда өстәп, барлыкка килгән катнашманы болгатабыз. Шуннан соң сөт оеп, калган өлеше куерып, өскә күтәрелә. Эремчеккә әйләнгән өлеше куерак булсын өчен, аз-азлап аш серкәсе өстәп, гел болгаткалап торабыз. Кәстрүлнең төбендә сүл барлыкка киләчәк.
Шул сүле кайнап беткәнче 2-3,5 вакыт кайнатабыз. «Корт»ка алсу төс керә башлагач, 1-2 аш кашыгы шикәр комы салабыз.
Шул рәвешле пешерүебезне дәвам итәбез. Артык озак кайнап та сүле кимемәсә, саркытсак та була. Эремчеккә генә калгач, ул сары төскә кергәч, атланмай өстибез дә тагын 10 минут чамасы кайнатабыз. «Корт»ыбыз әзер.
Уттан алып суытабыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.