Алма белән кабак согы

Кирәк:
2,5 кг чистартылган кабак;
2 л су;
1 л алма согы (үзегез ясаганы булса, әйбәтрәк);
1-2 аш кашыгы кызгылт көрән төсендәге шикәр комы (тростниковый).
Эш барышы:
Кабакны кисәбез, орлыкларыннан чистартабыз. Кисәкләргә бүлеп, кабыгын әрчибез. Аннан соң ваграк кисәкләргә бүлеп, йомшарганчы парда тотып алабыз. Йә мантоваркада, йә бераз гына су салып кәстүлдә дәийомшартып алырга ярый. Үзегезгә ничек уңайлы булса, шулай эшләгез.
Йомшарган кабакны блендер ярдәме белән издереп, боламык хәленә җиткерәбез.
Аннары барлыкка килгән боламык өстенә кабак томаланырлык итеп һәм күбрәк тә су агызабыз, чама белән шикәр комы өстәп, әйбәтләп болгатабыз.
Шушы катнашмага хәзер алма согын да кушабыз һәм кайнау кергәч, 10-15 минут кайнатабыз. Плитә яныннан китми торсагыз да була, чөнки әлеге сокны гел болгатып торырга кирәк. Кабак согының куелыгын алма согын йә күбрәк, йә азрак өстәп көйләргә мөмкин.
Әзер сокны стерильләнгән банкаларга агызып, тимер капкач белән томалыйбыз да банкаларны әйләндереп куябыз. Банка өстен одеял белән томалап куябыз – әкренләп суынсын өчен.
Банкаларны башта суыткычка куеп суытабыз. Ә инде суынып беткәч, өйдә – берәр салкынчарак урында сакларга кирәк. Табигый консервантлардан гына торган бу сок бик әйбәт саклана.
Тәмле булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.