Без кушма милләтле авылда яшибез. Татарлар да, марилар да, керәшеннәр дә, руслар да бар монда. Һәрвакыт бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәдек, берәүне дә милләте буенча аерып карамадык. Бергә булыйк, аерым яшик, дигәндәй, һәркемнең үз гаиләсе, үз тормышы иде. Алдагысы өчен борчылмадык. Ләкин безгә дә борчылыр көн килеп җитте...