Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Үз-үзеңне җиңеп...»


Чаңгы таяклары белән кардан түгел, ә кара җир өстеннән беренче тапкыр кем атлап китүен тәгаен генә берәү дә белми инде хәзер. Фин чаңгычыларыдыр диләр. Җәен күнегүләр җитмәүдән интегеп, аларның кайсыдыр чаңгы таягы тотып, урамга йөрергә чыга. Бу күренеш читтән караганда шактый мәзәк кебек тоелса да, аңа иярүчеләр дә табыла. Соңрак, ярышлар вакытында исә, җәен дә күнегүләр ясаудан туктамаган – таяк белән йөргән (ул чакта аның исеме дә булмый әле) спортчыларның күрсәткечләре, аларга елмаеп кына караучыларныкыннан яхшырак булып чыга. 
 
Сиксәненче-туксанынчы елларда Финляндиядә таяк белән йөрү бик популярлаша. Аннан ул башка илләргә дә тарала. Аны скандинав йөрүе (Nordic walking) дип атый башлыйлар. Скандинав йөрүе Халыкара ассоциациясе бүген егермедән артык илне берләштерә. Ел әйләнәсе чаңгы таягы белән урамда йөрүчеләр инде безнең авылларда да гадәти күренешкә әйләнеп килә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда  Кайбыч районының Кошман авылы халкы скандинав таягы белән йөрер өчен махсус юл сораган әнә. Борындык, Кошман, Олы Кайбыч, Бәрлебашы... Районның байтак авылларында үз иткәннәр спортның бу төрен. Минем туган авылым Кече Кайбычта да. Авылдашларым – Фирдинә апа Зиннәтуллина, Саимә апа Низамиева, Тәслимә Абдулхәерова, Гөлнур апа Мотыйгуллина, Әлфия апа Галиуллиналар белән бүген шул хакта сөйләшәбез.
 
​Скандинав таягы белән бүген җир шарында 20 миллионнан артык кеше йөри. 
 
 

Кеше ни әйтер?!

Фирдинә апа: Күршем Венера аңарчы да: «Әйдә, кичләрен һавада йөреп керик әле», – дип әйткәли иде инде. Тик ялкаулыкны җиңү алай җиңел түгел бит ул...  Былтыр көз исә «Манзара» тапшыруында таяк белән йөрүчеләрне күрсәттеләр. Нурлат районы кешеләре иде шикелле. Файдасы бик зур икәнен дә сөйләделәр. «Булмый бу, кичкә ничек тә безгә дә чыгарга кирәк», – дидем үземә. Чыга башладык шулай Венера белән икәү. Кешеләрдән кача-поса гына йөрибез. Авыл җирендә бер эшсез урамда йөрү күрелгән хәлме – каршыга очрасалар, ни диярләр?! Машина килсә дә, танымасыннар, дип, артыбыз белән борылып  торабыз. Берсендә Илназларга туган көнгә кунаклар килгән, озатырга чыкканнар – һич таралышмыйлар. Китәләрме-юкмы, дип, Мәдинәләр капка төбендә бик озак басып тордык. Аптырап беттек. Венера: «Хәзер Мәдинә чыга, күрә инде», – ди. Тик авылда бернәрсәне дә озак яшерә алмыйсың. Сүз таралды. Ә аннан урамда йөргәндә каршыга таяклы хатыннар очрый башлады...  

Тәслимә: Мин башта Равилә апа белән Резеда апаны очраттым. Сайлау вакытында гел клубка йөрергә туры килде. Алар шунда җылынырга кергәннәр иде. Кул туңа, калын бияләйләр киябез, дип сөйләшәләр. Кызыгып киттем, карале, әллә миңа да сезнең белән чыгасы инде, дим. Шул ук кичне аларга ияреп ферма урамыннан әйләнеп тә кайттым. И-и, рәхәт булды... Бер көн йөрдек шулай, ике көн. Аннан Гөлфирә апаларга ашка бардык. Табын янында таяк белән урамда йөрү турында сүз чыкты. Икенче көнне безгә инде Гөлнур апа кушылды. Ул башта таяксыз чыкты әле. 

Гөлнур апа: Авылда төрлечә кабул иттеләр инде. Эшсезләр, дип тә сөйләделәр. Урамда йөргәнче, намаз укысыннар, дип тә ишеттерделәр. Намазның үз вакыты бит аның... Барысына да өлгерәбез. Кызлар әнә эшлиләр дә. Кайтып сыер да савалар. Өйләре дә җыештырылган, балалары да каралган.

Саимә апа: Без Әминә апа белән соң гына, кичке тугызларда гына чыгабыз. Әлеге дә баягы, кеше күзенә бик чалынмыйк дип инде. Беребезгә – 66, икенчебезгә – 76... (Бездән олыраклар да бар әле – Әлфия апа белән Гөлсинә апа. Алар гел икәү йөриләр.) Агач артына качып торган чаклар безнең дә  булгалады.
 
 

Өйдәгеләр

Гөлнур апа: Кичке сигез җитүгә, ирем Хәлим: «Бар, вакытың җитте бит», – ди. Әле ул минем кырысрак та кеше... Башта да сүз әйтмәде. Бәлки ябыгырсың диде. Минем кебек инде ялда булган авыл кешесе бусаганы атлап урамга сирәк чыга бит хәзер. Бигрәк тә кышын. Утын алып керәсе, су алып кайтасы, кер чайкыйсы, су түгәсе юк. Хәер, хәтта җәен дә кеше кешене бик күрми. Көтү кумыйбыз, көтү каршы алмыйбыз, адашкан сарык бәрәннәрен эзләп, авыл урамнарын әйләнмибез. Барысы да телевизор каршында. Ул сериалларны күпме карарга була инде? Аралашуга да сусалган шул. Кич утырулар, күршегә керүләр бетте. Йомышны телефон аша хәл итәбез. Кунакка өндәп йөрү дә онытылды, шалтыратып кына чакырабыз. 

Тәслимә: Ә йөрергә чыгасы килеп кенә тора... Өлгерим, дип, ашыга-ашыга эштән кайтам. Тиз-тиз ашарга пешерәм. Шул арада дәресләр әзерлибез – өченче улым Данияр 8 яшьтә генә әле. Кайсы көнне ипи дә изәм. Ул кабарып менгәч,  духовкага тыгып, иң сүрән утка куям да үзем урамга чыгам. Мин кайтып җиткәнче ипи кабарып пешә. Көя башлаган чаклары да була инде. «Шул ипине дә алмагансыз», – дип, өйдәгеләрне бик ачуланасы килә дә, дәшмим, «эш эшләп йөрмәдең әле», диярләр... Чыкмыйча калган көнне нәрсәдер җитми кебек. Үзем дә сизмичә, андый чакта тавышымны күтәрәм икән. «Әйдә, бар, чык кына», –  диләр өйдәгеләр... Нибары бер сәгать бит ул!

Әлфия апа: Улым, киленем, оныгым белән торам. Юк, өйдә беркем сүз әйтми. Килен үзе дә чыккалады әле. Башка чакта күбрәк күрше Нурия белән йөрибез. 

Гөлнур апа: кыз кунакка кайткан чакларда әтисе: «Әллә бүген өйдә генә каласыңмы?» – ди. Энҗе: «Юк, юк, чыксын, файдасы тисә, йөрсен генә, мин куанып торам», – ди. 
 
 

Файдасы турында 

Саимә апа: Йөргәндә, Алланың рәхмәте, аяк та авыртмый. Ә йокларга ничек рәхәт?! Күршем Әминә апа да бик файдасын күрде: урында ятып авырый иде – аяк өстендә хәзер. 

Гөлнур апа: Кышын беребезгә дә салкын тимәде. Ялгыш бер йөткермәдек, төчкермәдек. Суык, дип, бер көн чыкмыйча калмадык! Керфекләр бәсләнә – барыбер йөрибез. Яңгыр явып тора – без урамда. Юешләнеп бетәбез, әмма кире борылмыйбыз. Үзебез көлешәбез: «Кем безне куып чыгарган инде?» – дибез. Кан басымы да күтәрелмәде. 200 гә кадәр менә иде бит... Алдагы елларны төнге сәгать икегә, өчкә кадәр, йоклый алмыйча, тәрәзәдән тәрәзәгә йөри идем. Ә быел таң атканны сизми дә калам... 

Тәслимә: Башым сызлап тилмерә идем, быел әйтмәгәнем булсын. Әниләргә менгәндә тауга күтәрелү кыен иде – сулыш кысылмый менә хәзер.  

Гөлнур апа: Хастаханәгә бардым да, үлчәнергә туры килде. Үлчәнсәм, 92 кило  калганмын. Моңарчы 103 кило идем. Кинәт ябыга башлау да куркыта бит хәзер... Авырыймдыр дим. Яхшы гына ашап карыйм әле дим. Өч атнада тагын артып куйдым. Таяк белән йөреп кенә шулай ябыгырга булганын белмәгән идем... Гәүдә зур бит, беренче мәлләрдә бик авыр йөрдем. Бөтенесеннән артта кала  идем.  Хәзер элдерәм генә. Иелеп нидер эшләргә дә җиңел. Менә велосипедта йөреп карарга да теләк бар әле. 

Фирдинә апа: Саф һавадан аппетит ачылып кайта, билгеле. Әмма без саубуллашканда ашамаска сүз куешабыз!
 
Махсус таяк әлегә беребездә дә юк, әмма быел алырга җыенабыз. 
 

Безнең авыл матур икән!  

Гөлнур апа: Берара шактый кеше җыелдык, юлга сыймый башладык. Түбән очтан Миләүшә белән Гүзәлия кушылды. Зөһрә апа бар әле безнең – Урта Азиядән күчеп кайттылар алар. Тагын Халидә апа чыгып карады, Гөлсирә апа... Хәсән абыйның Гөлгенәсе бер-ике тапкыр күренде. Әмма күпләр башлый да ташлый. Арыта, диләр. Беренче көнне без дә бик арып кайтып яттык. Бөтен сөяк-санак авырта, кыйналган кебек. Икенче көнне җиңелрәк, өченче көнне тагын да җиңелрәк. Аннары инде көйләнә... Һәр кич саен урам әйләнеп керү өчен дә ихтыяр көче кирәк. Кичке аш ашалган – тамак тук, өй җылы – газ эшләп тора, телевизор күрсәтә... Үзеңне үзең җиңеп, шул рәхәттән чыгып китү алай ук җиңел түгел.   

Фирдинә апа: Көн саен 6-7 мең адым йөрибез – анысын телефон саный. Беренче күргәндәй, безнең авыл шундый матур икән, дибез. Башка вакыт кайчан күрәсең: өйдән – эшкә барасың, эштән туры өйгә кайтасың. Ә монда иркенләп карап йөрибез: кем нәрсә үзгәрткән, кем нәрсә төзегән... 

Тәслимә: Көздән, кар яңа төшкән вакытта, бик матур чаклар булды. Айның тулган мәле. Бөтен дөнья яп-якты – күрше авыллар күренеп тора. Багана башларында ут яна, юллар әйбәт. Урам тутырып үзебез генә йөреп торабыз шулай... Яшьләр дә юк бит хәзер авылда, булганы өйдә – интернетта утыра. Шимбә-якшәмбеләрдә генә күренәләр. 

Фирдинә апа: Без урамнан узганда өлкәннәр тәрәзәләрдән карап кала. Рәмзия апаның Рәсимәсе әйтә: «Йөрегез, йөр, әни сезне көтеп тора, «теге хатыннар килмәде әле», «хатыннар кайтып китмәде әле», дип сөйли», – ди. Рәмзия апаның аяклары авырта, ул өй эчендә генә инде. Төнлә түгел, көндез дә урамнан бер кеше үтми бит хәзер. Мөршидә апа да карап кала икән, куанып. Ул да хәзер берүзе. Саныйлар икән, бүген ничәү чыкканнар, дип. 
 
Саимә апа: Яңгыр явып, аяк асты бозга әйләнгән көннәр булды. Андый чакта авыл кырыендагы олы юлга менәбез. Казандагы кызым Гөлия борчыла: «Анда йөрмәгез, машиналар бәреп китмәсен», – ди. 

Фирдинә апа: Олы юлга яктылыкны кайтара торган жилет киеп мендем. Иң алдан мин барам, калганнар, кыр казлары кебек, минем арттан... Безнең скандинав йөрүе белән шөгыльләнүебезне яшьләр Яңа елда клубта скетч итеп куйганнар. Гөлүзә кайтты да: «Әни, анда сезне сөйләделәр!» – ди.  
 

 Кызык яшибез! 

Тәслимә: 8 Март бәйрәменә клубта спектакль куйдык – репетицияләр вакытында мин йөрергә чыгудан туктап тордым. Фоат Садриевның «Сиңа гына әйтәм» дигән бер пәрдәлек пьесасын куйдык. Сиңа гына әйтәм дип, бер әбигә килен – кайнанадан, кайнана киленнән зарлана. Ә әби колакка каты: алар әйткәнне бөтенләй башкача аңлый һәм башкаларга сөйли. Мин кайнана булып уйнадым, килен сыерны савып бетерми, аның артыннан чыгып, имчәк төбен стаканга савып керәм, дип зарланам. Әби исә аны башкаларга: «Кечкенә балаларын ашатмыйлар икән, кайнанасы стакан белән сөт савып кереп, шул малайга эчерә икән», – дип сөйли. Гайбәт шулай туа... Кызык дип карадылар. Спектакльдә дүртәү уйнадык. Озынракны куя алмыйбыз – ир-ат рольләрен уйнарга кеше тапмыйбыз.

Фирдинә апа: Җылынырга дип, клубка кергәлибез. «Булсын иде шушында  тренажер залы», – дип Резеда хыяллана инде. Хәер, без дә... Үзең генә гимнастика ясау кызык түгел, клубта булса, йөрербез дигән идек – тренер табылмады. Район үзәгендә – Олы Кайбычта бар да бит... 
Мин үзем Олы Кайбычка бассейнга йөрим. Атнага ике тапкыр – шимбә һәм  якшәмбе көннәрендә. Ай саен абонемент алам. Андагы рәхәтлек! Берәр сәгать йөзәбез. Баштарак Дамир мине алып төшә дә, машинада көтеп утыра иде. Аннан үзе дә керә башлады. «Чыкма, акчасын түләгән», – дип кенә кычкырам аңа. Рәхәт ару белән кайтабыз шуннан. 

Гөлнур апа: Фирдинә мине дә чакыра бассейнга. Йөзә белмим, дим. Алай да су коену костюмы алып кайттым әле. 

Тәслимә: Мин дә йөзәргә баргалыйм. Бездә хәзер эштә бәйрәмнәргә бассейнга  абонемент бүләк итү гадәте бар. 

Саимә апа: Ветераннар советы безгә дә бассейнга экскурсия оештырды. Кызыгып калдым әле... Шул баруда Галия Кайбицкая музеен да күрсәттеләр, сәнгать мәктәбен дә. Икенче юлы Казанга, Камал театрына алып бардылар,  «Җанкисәккәем»не карап кайттык. Балалар көлә: «Шәһәрдә дә өлкәннәр болай яшәми», – диләр... 

Саимә апаның улы белән кызы дөрес әйтә: болай яшәми! 
 
 
Белмәсәң – бел
* Нинди таяк белән йөрергә? Гадәти чаңгы таяклары фитнесның бу төре өчен озынрак булып чыга. Әлеге дә баягы, шул ук финнар 1997 елны университет студентларын җыеп, бер тәҗрибә үткәрәләр: егет-кызларны төрле озынлыктагы таяклар белән йөртеп карыйлар. Һәм таякның иң җайлы тоелганын сайлап алалар. Ул чаңгы таягыннан 15 сантиметрга кыскарак булып чыга. 
* 1997 елны Exel Oyj фирмасы скандинав йөрүе белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус таяклар эшли башлый. Финляндиянең барлык төбәкләрендә курслар оештырыла. Бу проектка 50 мең марка акча бүленә, әмма шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысына да урын барыбер җитми. 2 меңгә якын укытучы-остаз гына әзерләнә. 
* Nordic walking өчен таяклар спорт кибетләрендә сатыла. Аларны төрле озынлыкта итеп көйләп була. Кайдан барсаң да – җирдә, комда, асфальт юлда – алар белән атларга бик җайлы. Таякны, гадәттә, ни дәрәҗәдә еш шөгыльләнергә теләүгә карап сайлыйлар. Көн саен йөрергә җыенасыз икән, әлбәттә, ныграгы кирәк булачак. 
* Туксанынчы еллар ахырында скандинав йөрүе спортның аерым бер төре булып санала башлый. 
* Таяк белән бөтен кеше дә йөри ала: бернинди чикләүләр юк. Өстәвенә, зур чыгымнар да кирәкми. Кайда телисең, кайчан телисең – йөрисең: таягың гына яныңда булсын. Аны «гел үзең белән булган спортзал» дип тә атыйлар. 
* Болай гына атлап йөрүдән, йөгерүдән яки велосипедта йөрүдән Nordic walking нәрсә белән аерыла соң? Скандинав йөрүе белән шөгыльләнгәндә мускулларның 90 (!) процентка якыны хәрәкәткә килә. Таяксыз йөрүгә караганда, бу очракта калорияләр 47 процентка күбрәк кими. Аның каруы, буыннарга көч азрак төшә, шуңа күрә табиблар йөгерү түгел, хәтта күп йөрүдән дә тыйган кешеләр дә Nordic walking таягы белән урамга йөрергә чыга ала. (Әмма буыннар авыртуы көчәйгән чакта, йөрәк-кан тамырлары системасы белән ниндидер проблемалар булганда, әлбәттә, башта табиб белән киңәшләшү кирәк.) 
* Скандинав йөрүенең тагын бер өстенлеге: аның белән ел әйләнәсе, теләсә кайсы фасылда, теләсә нинди һава шартларында шөгыльләнергә була. Кыш көне, теләсәң, чаңгыга да басарга мөмкин, әмма белгечләр, йөрү – кеше өчен табигый күренеш, ул аңа күбрәк туры килә, файдалырак, диләр. 
* Күренекле кешеләр арасында скандинав йөрүе белән дуслашучылар байтак хәзер. Шуларның берсе – «Тодес» шоу-балетының җитәкчесе Алла Духова. «Nordic walking белән шөгыльләнә башлагач, бер ел эчендә 15 килога ябыктым», – ди ул. 
* Каршыга очраучыларның: «Чаңгыңны югалттыңмы әллә?» – дип көлүеннән курыксагыз, Nordic walking таягы белән урамда йөрергә чыгарга берәр дустыгызны да күндерегез. Икәү күңеллерәк тә булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэhэрдэ кургэлэгэн бар инде чангы таягы белэн йоручелэрне. Э менэ авыл бигрэк тэ шатландыра! Саф-hава, тынычлык, елнын hэр вакытында узенэ берторле матурлык, сойлэшэ-сойлэшэ авыл эйлэну- нинди кунелле шогыль!

    Хәзер укыйлар