Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Янә катнаш никахлар турында...

Күбебезгә яхшы таныш вазгыять: татар егете рус кызына өйләнсә, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса, дөньяда яңа ике... рус гаиләсе пәйда була. Әйе, саф рус гаиләләре, чөнки бу гаиләләрдә русча гына сөйләшәләр, балалар ана телен дә, гореф-гадәтләрне дә белми үсә. Балаларның исемнәре дә русныкы: Сергей Шакуров, Владимир Фәйзуллин, Борис Камалов һ.б. Күп тә үтми, гаилә башлыгы Сәлим Тәлгать улы Гайнуллинга хатыны Сережа дип, рус таныш-белешләре Сергей Анатольевич дип дәшә башлыйлар.

Бу хәл күбебезне борчуга салды, чөнки болай да әлләни күл булмаган милләтебез кими, телебез онытыла бит. Соңгы елларда бу турыда күп язылды, әмма, ни хикмәт, катнаш никахлар кимеми. Статистик мәгълүматларга караганда, былтыр катнаш никахлар 40 процент тәшкил иткән. Өстәвенә, соңгы елларда моңа кадәр күренмәгән хәлләр дә күзәтелә башлады: аз-маз белем алуга, авыл кызлары, авылны ташлап, шәһәргә китсәләр, чит телләрдә бераз сукалый башлаган шәһәр кызлары, чит ил егетләренә кияүгә чыгып, Ватанны ташлап, чит-ят илләргә китеп баралар. Рус кызлары арасында бу гадәти күренешкә әйләнеп бара шикелле: инглиз егетләренә инде 50 меңгә якын рус кызы кияүгә чыгып, Англиягә күчеп киткән. Бу хәл Англия кебек зур дәүләт ханымнарын да пошаманга салган: кызларыбыз кияүсез калалар бит, дип борчыла башлаганнар. Татар кызлары арасында бу "хәрәкәт" башлана гына. Мин белгән ике татар кызы немец егетләренә кияүгә чыгып, Германиягә, икесе Канада егетләренә чыгып, Канадага, өчесе, америкалыларга чыгып, АКШка күчеп киттеләр. Бу егетләрнең берсе дә татар да, мөселман да түгел. Америкалыларның берсе - католик. "Американ"га иргә чыгарга атлыгып торган кайбер кызларны әлегә телне белмәү генә тоткарлап тора. Бүген мәктәпләрдә, гимназияләрдә чит телләрне беренче-икенче сыйныфларда ук өйрәнә башлаган кызларыбыз үсеп җиткәч нәрсә булыр, моны күз алдына китерүе дә кыен.
Сәбәп нәрсәдә? Ни өчен кызларыбыз башка милләт, хәтта чит ил егетләрен сайлыйлар?

Америкага, булачак ире янына китәргә җыенган кыз белән сөйләшкән идем. "Күрмәгән, белмәгән, хат аша гына танышкан, дөнья читендә яшәүче башка милләт кешесенә иргә чыгарга ничек җөрьәт иттең?"- дим.
- Тәвәккәлләдем инде, апа. Ничек буласын бер Алла гына белә, һәрнәлдә, булачак иремә ошар өчен, кулдан килгәннең барсын да эшләрмен. Инде барыл чыкмый икән, монда ачлы-туклы интегеп яшәгәнче анда, ичмасам, әз булса да кешечә яшәп калырмын, - ди.
Бу кызны гаепләп буламы?

Авылда зур өйдә шау-гөр килеп кардәшләребез яши иде. Хәзер тугыз кешелек гаиләдән ул өйдә өч бөртек кеше утырып калды. Кызлар Казанга, Чаллыга, Түбән Камага, берсе хәтта Кырымга ук кител бардылар. XXI гасырга кердек, авыл кызлары урта мәктәпне, кайберләре югары уку йортларын тәмамлыйлар. Ә яшәү шартлары күп авылларда узган гасырлардагыча. Әмма кызларны иң биздергәне — егетләрнең эчүчелеккә бирелүе. Нишләп акыллы, белемле, уңган кыз язмышын эчкече егет белән бәйләсен? Бу бит үзеңне генә түгел, туачак балаларыңны да бәхетсез итү дигән сүз.

Бик әһәмиятле сәбәпләрнең берсе — күп татар ирләренең хатын-кызга элек-электән кимсетеп каравында. Моңа инану өчен, классикларыбызның әсәрләрен искә төшерү дә җитәдер. Алар хатын-кызның ачы язмышы турында тетрәндергеч әсәрләр язып калдырдылар.

Күптән түгел Америка Кушма Штатларына киткән алда телгә алынган кыз әнисенә хат язган, фоторәсемнәр җибәргән. Бу фоторәсемнәргә карасаң, кыз икәнче планетада, бөтенләй башка дөньяда яши дип уйларга мөмкин. Әмма иң гаҗәбе, хат бай тормыш турында түгел. "Кадерле әнием, мин бик бәхетле, иремне көннән көн күбрәк яратам, ул шундый игътибарлы..." дип башлана ул хат. Игътибарлы! Менә нәрсә җитми безнең татар ирләренең күбесенә! Хатын нинди генә акыллы, уңган, булган, тырыш булмасын, олыгая башлагач, хатыннарның күбесе иренең мәхәббәте түгел, игътибары да, ихтирамы да кими барганын сизә. Хәлбуки, хатынына, балаларына, гомумән, гаиләсенә мөнәсәбәт мәсьәләсендә күпләргә үрнәк булырлык милләтләр дә яши дөньяда. Дөньябызга таралып яши торган милләт бар. Халкының гомуми саны 10-13 миллионнан артмый. Шул азсанлы милләт кешелек бөньясына Эйнштейнны, шагыйрь Генрин Гейнены, композитор Кальманны, рәссам Амадео Модельяни, фантаст әдип Леммны, атаклы "Ми" самолетларын, "Кобра" ракетасын иҗат иткән мәшһүр конструкторлар Микулинны, Лавочкинны, бик күп галимнәрне, музыкантларны, сәясәтчеләрне, дипломатларны, спортчыларны бирде. Бу - яһүд халкы. Бу халыкның сәләтле һәм гаять тырыш булуын күпләр инкарь итмәстер. Тырышлык аркасында фәннең, сәнгатьнең күп өлкәләрендә дөньякүләм танылуның тарихи сәбәпләре бар, әлбәттә. Әмма минем әдәбияттан һәм озын тормыш юлымдагы күзәтүләрдән алган үз фикерем бә бар. Бу халык гаилә коруга, балалар тәрбияләүгә гадәттән тыш җитди карый. Россиядә гаиләләрнең яртысыннан күбрәге таркала. Мәсәлән, Россиянең Дәүләт статистика комитеты мәгълүматларына караганда, биш ай эчендә генә дә бер мең никахның таркалган. Яһүд гаиләләре исә сирәк таркала, ә инде балаларны ташлал китү аларда гайре табигый нәрсә булып тора. Бүген Россиядә караучысыз калган 2 миллион бала урамда яши икән. Ә менә алар арасында яһүд балалары юк дәрәҗәсендә.

Безнең ишек алдында өч яһүд гаиләсе яши. Ике гаиләнең башлыклары баш конструктор бу­лып эшләделәр, икесе дә Дәүләт бүләге лауреатлары, берсе завод директоры булып эшләде. Бу өч ирнең хатыннарының бакчадан, базардан, кибеттән, ах-вах ител, азык-төлек та­шыганын күрмәссең, аны ирләре алып кайта. Ул ирләрнең эчел-исереп йөргәннәрен күрмәссең, хатыннарына кычкырганнарын, тупас сүз әйткәннәрен ишетмәссең. Мөнәсәбәтләрдә - зыялылык, мәдәниятлелек, игътибарлылык, кайгыртучанлык. Бер генә мисал. Шул өч ирнең бер­сенең хатыны - татар кызы. Аны Сәлимә дип атыйк. Бердән бер көнне Сәлимә егылып аягын сындырды. Операция ясаганнан соң, шифаханәдә бераз дәвалагач, өенә кайтардылар. Әмма, дәвалауны дәвам итү өчен, шифаханәгә йөрергә кирәк иде. Сәлимә исә аягына баса алмый, ире аны кулына күтәрел өченче каттан төшерел маши­нага утырта, кайткач, кулына күтәрел, өченче катка менгезә. Аймы, ике аймы шулай дәвам итте, хәтерләмим, әмма ул аны аякка бастырды. Шикләнмим, безнең татар агай-энесе, ничә яшьтә булуына карамастан, 18 яшьлек хатынын өченче катка гына түгел, унөченче катка да күтәрел менәр. Ә менә 64 яшьлек авыру хатынын күтәрел йөргән агай-энене, ай-һай, очратып булырмы икән?

Сәлимәнең әтисенең әнисенә булган мөнәсәбәтен күрел үскән кызы да яһүд егетенә кияүгә чыкты. Ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Аның ире дә хатынына шундый ук әйбәт мөнәсәбәттәдер, дип уйлыйм.
Катнаш никахларны хурлап күпме генә язсак та, хатын-кызга, бала тәрбияләүгә, гомумән, гаиләгә мөнәсәбәтне үзгәртми торып, бу мәсьәләдә җитди үзгәрешләр көтү файдасыз гамәлдер.

«Сөембикә» журналының архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар