Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Яңа елның «салмыш» Кыш бабае, яки баланың ышанычын ничек сакларга?

Бу көннәрдә Кыш бабай белән Кар кызының «урак өсте» вакыты.  Шушы 10-15 көн эчендә шактый мая туплап калырга өлгерә алар. Кыш бабайның ниндие генә юк: яшел киемлесе дә, кызылдан киенгәне дә, зәңгәре дә. Хәер, кигән киеменең төсе белән генә аерылмый алар. Араларында эшне намус белән башкаручылары да, вазыйфаларына бармак аша гына караучылары да бар.


Эштә хезмәттәшләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә балаларының Чыршы бәйрәмнәре турында сөйли. Кыш бабай нинди булган? Балаларны ышандыра алганмы? Өйләренә чакырталармы бабакайны?
    
Бер хезмәттәшем сөйли: «Әни, Кыш бабай чын түгел иде бит, дип кайтты кызым. Башлыгыннан кара чәче күренеп торган. Минем янда киемен дә салды, ди. 6 яшь кенә әле үзенә, бу көнгә кадәр Кыш бабайга ышана иде. Киләчәктә ни булыр?» – ди ул.

Икенче коллегамның  исә Кыш бабайдан бөтенләй гайрәте чиккән.

Кызым белән кайтып киләбез шулай. Каршыбызга Кыш бабай белән Кар кызы атлый. Каядыр эшләп чыкканнар булса кирәк. Кыш бабай дигәне пәлтәсенең төймәләрен чишеп җибәргән дә, рәхәтләнеп тәмәке пыскыта. Ярар инде кызым Кыш бабайга ышану яшеннән узган. Бу урамнан бит йөзләгән бала үтә. Алар арасында самими күңеле белән бабакайга ышанучы, аннан бүләк көтүчеләре дә бар, – дип сөйләде ул.

Чыннан да, соңгы елларда Кыш бабай белән Кар кызы дигән тылсымлы затлар бизнес чыганагына гына әйләнеп бара. Дөресен әйткәндә, мин үземнең Кыш бабайга кайчан ышанмый башлаганымны белмим. Чөнки ел саен кызыл пәлтәне физкультура укытучысы кия иде. Әмма мин Кыш бабайны нәкъ менә аннан башка кеше булса, кабул итә дә алмас идем. Ә хәзер килде шундый заман: Кыш бабайга ихтыяҗ бөтенләй дә юк. Аларның рекламалары ике ай алдан эшли башлый. Социаль челтәрләр аша да үзләрен тәкъдим итүчеләр байтак.
 

 



Балалар Кыш бабайга ничә яшьтән ышанмый башлый? Бабакайга ышанмаган баланың хәтерен ничек калдырмаска? Бу сорауларга җавапны «Жасмин» психология һәм иҗат үзәге психологы Ләлә Бәһрамшина җавап бирде.
 
– Мәктәп яше җитмәгән бакча баласы Кыш бабайга, ул алып килгән бүләкләргә ышана әле. Вундеркинд булмаса, билгеле. Кыш бабай образы бәйрәмгә шатлык өсти, бу бала психикасына зыян сала дип борчыларга кирәкми. Дөрес, аниматор үз роленең әһәмиятен аңлап бетермәсә, бала күңелендә яра калырга мөмкин. Бабакайның салмыш килеш килгән очраклары да булган икән.

Мәктәп балалары бүләкне сыйныф җитәкчесе кулыннан ала. Бу вакытта Кыш бабайның чын булуы аларны ялгыш кына да кызыксындырмый.

Ә бала өйгә чакыртылган Кыш бабайга ышанмаса, анда рефлекс эшли башлаган дигән сүз. Бу баланың психикасында чагылыш тапмый. Әмма бала күңелендә Кыш бабайны тылсымлы зат буларак саклап калырга кирәк. Хәзерге балалар әти-әниләренә караганда берничә елга иртәрәк ышанмый башлый аңа. Шулай да балага Кыш бабайның тылсымчы икәнен аңлатырга, үзенә ышанган балалар янына гына килүен әйтергә мөмкин. Ә өлкәннәргә ул килергә дә атлыгып тормый, шуңа күрә алар аны юк дип уйлый.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар