Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Виртуаль каберлекләр яки вафат булган кешеләрнең исән аккаунтлары

Иртән иртүк социаль челтәрдәге аккаунтларның берсендә мине яңа хәбәр көтә иде: Руслан энекәшнең бүген туган көне, котларга онытмагыз! Их, котлар идем әле, социаль челтәрләр аша гына да түгел, янына йөгереп барып, ул яраткан тәм-томнар белән, шаяра-шаяра, көлешә-көлешә бәйрәм итәр идек без бу көнне..

Иртән иртүк социаль челтәрдәге аккаунтларның берсендә мине яңа хәбәр көтә иде: Руслан энекәшнең бүген туган көне, котларга онытмагыз! Их, котлар идем әле, социаль челтәрләр аша гына да түгел, янына йөгереп барып, ул яраткан тәм-томнар белән, шаяра-шаяра, көлешә-көлешә бәйрәм итәр идек без бу көнне... Әмма Руслан арабыздан киткәнгә инде алтынчы ел... Алтынчы ел энекәшемне сыкрап искә алабыз, сагынабыз, әрнибез... Бу хәбәрне алганнан соң  яңадан аның социаль челтәрләрдәге битенә кереп киттем. (Юкса ничә кат башка кермим, аның битен ачмыйм дип, үз-үземә сүз бирдем бит инде!) «Диварында» классташларының, дусларының саубуллашу сүзләре, сагыну тулы язмалары, аңа багышланган бәетләр... Беренче (һәм соңгы!) мәхәббәте – әле үзе дә мәктәп укучысы булган кызның көннәр санап, иңрәп язган ярату сүзләре... Энекәшемнең елмаю тулы якты фотолары, истәлекләре... Яңадан ул безне ташлап киткән көнгә кайтам, мантыйк эзләп вакыйгалар чылбырын тезәргә тырышам, күңелдә мең төрле сорау уяна, җаваплар килми, Руслан инде арабызда юк...
Руслан – минем бик яраткан ике туган энекәшем иде. Аккаунт бите ачык, «дивар»ында һәркем язу калдыра ала, парольләр абыйларында дип беләм. Туган апабыз инде ничәнче ел улының виртуаль дөньясы белән юана...


Социаль челтәрләрдә исәннәр белән бергә вафат булган кешеләрнең дә аккаунтлары яши бирә. Алар меңләгән, хәтта миллионлаган... Статистикага ышансаң, һәр ике минут саен Facebookның бер кулланучысы вафат була дигән мәгълүмат бар. Соңгы арада социаль челтәрләр үзләре үк виртуаль каберлекләрнең күбәюе турында хәбәр итә. Шуның белән бәйле, вафатыннан соң социаль челтәрләрдәге аккаунты язмышын һәркем үзе исән чакта ук билгеләп калдыру механизмын да уйлап тапканнар. Якты дөньядан киткәннәрнең аккаунтлары язмышы, гадәттә, аның туганнары кулына кала.
Мисал өчен, «Вконтакте»да аккаунт иясе бу дөньядан киткәннән соң, аның логин һәм парольләре беркемгә дә бирелми, дип хәбәр итә матбугат үзәге. Туганнары вафат булучының битен бетерүне яки истәлек бите итеп саклап калуны сорап «Вконтакте» администрациясенә мөрәҗәгать итә ала. Әмма моның өчен аккаунт хуҗасының үлү турындагы документын күрсәтергә кирәк булачак.


Facebookның белешмәләр үзәгендә «Вафатымнан соң минем аккаунтым белән ни була?» дигән бүлек бар. Кулланучылар, истәлек бите булып каламы ул, әллә аккаунтны торгызып булмаслык итеп бетерергәме икәнлеген алдан ук үзләренең битләренең язмышын үзләре хәл итеп куя ала. 
Калган очракта аккаунт «Искә алабыз» дигән статус белән торачак. Публикацияләр сакланып калачак.  Facebookның теләсә кайсы кулланучысы аерым бер кагыйдәләрне үтәп, үзенең аккаунтына варис яки ышанычлы кешесен дә калдыра ала. 


«Одноклассники»да тәртипләр башкачарак. Суд аша вафат булган туганының аккаунтына варис булып калганын исбатлаган кеше генә  «Одноклассники»дагы аккаунт белән идарә итә ала яки аны юкка чыгару процессын башкарырга хокуклы була. Элеккеге аккаунт хуҗасы үз «битенә» варис калдырмаган очракта, бу аккаунт белән идарә итү хокукына да суд аркылы ирешергә кирәк булачак. Мондый процесслар белән еш очрашырга туры килү-килмәве турында «Одноклассники» администрациясе бернинди дә мәгълүмат бирми әлегә.   


Әмма болар – үтәлергә тиешле рәсми кагыйдәләр. Һәм бик сирәкләр бу таләпләрне үти  дип уйлыйм. Бер танышым, инде өченче ел авариядә гомере өзелгән абыйсының актив рәвештә аккаунтын алып бара, дуслары белән языша, фотоларын куя. Шулай итеп, дөньядан китүе белән килешмичә, үзе янында абыйсын «тотып» тора. Ә менә дус кызым, әнисе авырып бик яшьли дөнья куйганнан соң, аның инстаграмдагы битен бик тиз юкка чыгарды. «Болай да авыр, ул биткә кергәч, хәсрәтем тагы да зурая», – ди ул. 
Бу темага карата үзем белән дә бер сәер хәл булган иде. Язмама фольклор белән шөгыльләнүче герой кирәк булды. Социаль челтәрләрдә шундый кешене таптым, гозеремне язып җибәрдем. Ә җавап һаман юк. Язманың бит сроклары бар. Сабырсызланып, бу кешегә тагын берничә хат яздым. Ахырдан җавап килде: «Бу – минем вафат булган әниемнең бите. Аны мин – кызы алып барам...»
Еш кына язучыларның, танылган шәхесләрнең аккаунтларын аларның балалары, якыннары «яшәтә». Алар шул рәвешле халыкка язучының иҗатын онытырга ирек бирми, аның турында истәлекләрне саклый. Ә менә гади кешеләрнең аккаунтларын дәвам итүчеләр... һәм кайвакыт дөньядан китеп, елы да тулмаган, аның турындагы күңел яралары әле төзәлеп тә бетмәгән туганыңның кинәт синең постка лайк куюы...
Виртуаль каберлекләр арта бара. Исәннәр һәм виртуаль дөньяда гына «яшәүчеләрне» ничек аерып бетерергә, әлегә аңлашылмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар