Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Үз-үземне сынарга яратам»

Режиссер, сценарист, шоумен Марсель МӘХМҮТОВның тормыш кагыйдәләре


Тормыштагы иң беренче остазым – дәү әнием Наилә. Безнең белән яшәде ул. Укырга мәхәббәт уятты дәү әнием. Гел матур китаплар алып кайта иде. 4 яшемдә укырга өйрәнүем – аның тырышлыгы. Аның тәрбиясен бары бер җөмлә белән әйтеп аңлатырга була: Аллаһы барын онытма! 

Конфликтларга керергә яратмыйм. Мин бит 90 нчы елларда Казан яны бистәсендә үскән малай. Егетләр белән бергә булсам да, алар кебек түгел идем. Ул чорларда кешене рәнҗетү философиясе бар иде. Андый чакларда ничек тә читтәрәк тора идем. Әби тәрбиясе көчле булган инде. Җәмгыятьтә нинди генә катаклизмнар булса да гаиләдәге тәрбия үзең булып калырга ярдәм итә. 

Хәзерге буын безнең буын фәлсәфәсен аңлап бетерми. Ә без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Тиз генә хәл итәргә кирәк икән, гадәттә, шул телгә күчәсең дә. 90 нчы елларның уңай якларын кире кайтарыр идем: үз сүзең өчен җавап бирүне, кешене, беренче чиратта, сүзләре түгел, эше бизәүне... Хәзер ясалмалылык, үзеңне күрсәтү чоры. Моның өчен зур мөмкин­лекләр бар. Элек үзеңне бары тик эш-гамәл белән генә күрсәтергә була иде.
 
Әти бераз кырыс, төпле кеше, әни иҗади минем. Сәнгатькә кереп китәргә дә ул этәргәндер. Мәктәптә укыганда вокалга Фатыйма Хәнифовнага йөрдем. Ә ул театр училищесы директоры Мәсгут Имашевның хатыны иде. «Марсель, сиңа театральныйга барырга кирәк», – дип әйтә иде. Иҗат кешесе икәнемне дә сизгәндер, аннан соң үз ихтыяҗлары да булгандыр: ул чакта театр училищесында егетләр дефицит. Курыкма! Театр училищесы биргән төп сабак – шул. Тырыш идем, кызыл дипломга тәмамладым. Бар рольләрне дә яхшы уйнадым, әмма мин түгел идем ул. Актер буларак театрда гына ачылдым. 

Үзеңне артык күрсәтергә омтылу хәерлегә илтми. Бу – шәм эффекты бирә. Андыйлар бик тиз янып бетә.

Чын актер сәхнәдә генә ачыла, ә тормышта – социопат. Аларга үз дөньяларын сакларга кирәк. Андыйлар – тормышларын сәнгатькә багышлаган фанат актерлар. Эмиль Талипов кебек, мәсәлән. Ул медиа кешесе түгел, бөтерелеп, үзе турында сөйләп йөрми. Бөтен барлыгын театрга бүләк итә. 

Кешенең шәхси конфликтлары һәм проблемалары эшенә тәэсир итмәсен. Мәдәният институтына укырга кергәч, әнә шуны бер укытучыбызга бик әйбәтләп кенә аңлатып, институттан китеп бардым. Аннан ике елдан соң шунда ук укытырга кайттым.
 
Эш ул – медитация. Шәхси проблемалардан арынып тору. Шәхси тормышта үземне контрольдә тотарга тырышсам, иҗатта тулысынча ирек бирәм. 
Яшь тамашачы театрыннан киткәндә режиссер Ренат Әюпов: «Син театрдан ерак китмәячәксең. Театр ул – вирус», – дигән иде. Мин аның белән килешәм. 

Тамадалык белән шөгыльләнеп иҗатымны алып барам. Хәер, мәҗлесләрдә дә актер булып уйныйм. Бу – моноролем. Миңа күп кенә чараларда, бигрәк тә ябык чагымда: «Андрей Мироновка карап утырган кебек булдым», – диләр иде. Үзең булып алып бара башласаң, күп дигәндә биш ел эшли аласың. Образда булып, аннан соң ул костюмны салып кую җиңелрәк. Моноспектакльдә уйнарга хыялланам. Әйе, мин моноспектакль куйдым. Рөстәм Гайзуллин монорольдә уйнады (К. Тинчурин театрында куелган «Шах... Мат!» спектакле – Ч. Г.) Шәхсән үземә язылган материал да бар, әмма проектлар күп булу сәбәпле, вакыт җитми. Аннан соң... башкаручы булуга караганда, булдыручы булу кызыграк. Актер ул үзендә казына, башкаларда казыну миңа кызыграк әлегә.
 
Мин бик кызыксынучан кеше. Күптөрле проектлар алып баруымның сәбәбе дә шул. Акча эшләргә омтылу түгел бу. Аның өчен бизнесым бар, мин анда кайнамыйм, бары тик киңәшләр генә бирәм. 

Сәхнә белән эшләү – чиста һава сулауга тиң. «Өйләнү» спектаклен чыгарганда Минзәләдә өч атна яшәдем. Бик рәхәт булды. Бер калыпта гына шушы тарихка кереп чумасың. Ә Казанда тизлек! Бер проект, икенчесе, өченчесе, тиз-тиз эмоцияләр... Өч атна буе бер проектта гына кайнау миңа нык ошады.
 
«Өйләнү» спектаклендә төп герой Подколесинны махсус яшел чәчле, алкалы, татуировкалы итеп ясадык. Ир-ат-ларның да эчке дөньясы бар һәм аның белән нигәдер санлашмыйлар, дип әйтергә теләдем. Ир-атның эчке дөньясын хатын-кыз аңласа, аерылышулар аз булыр иде. Ә ирләр, нигездә, күңелендәген аңлата алмый, чөнки кысаларда яши. Үз фикереңне формалаштырып әйтергә өйрәнү, үзең белән гармониядә булу мөһим безнең өчен.
 
Мәхәббәтнең кагыйдәләре юк. Үсмерлек чорында мәхәббәт – кулыннан тота алганга сөенеп, яңгыр астында шатлана-шатлана кайту булса, хәзер ул җылы юрганга тиң: җылы, рәхәт...

Мине рухландыручы төп нәрсә – нәтиҗә. Мин бик азартлы кеше. Һаман ярышам. Тәрбиядән киләдер бу, мөгаен. Безне гел күрше малайлары белән чагыштырып үстерделәр. 

Үземнең мәктәбемдә актерлар, тамадалар үстерәм. Казанда бик яхшылар исемлегендә йөргән шоуменнар арасында минекеләр дә бар. Нигә үзеңә көндәшләр үстерәсең, дип еш сорыйлар. Бу минем мәктәп дип әйтү рәхәт. Бәлки, көлке тоелыр: картаймыш көнемдә миңа кунаклар күп килүен телим. Үземнән соң берәр эз калдырасы килү теләгедер бу.
 
Син артык ихлас, дип әйтә якын кешем. Әйе, минем кыланасым килми, ихласлыкны яратам. Ә ул хәзерге дөньяда, кызганыч, бик аз. 

Сиңа сугалар икән, син дә сук. Агрессиягә агрессия белән җавап бирүне дөрес дип саныйм. Ул а-рессияне, бәлки, нәкъ менә син туктата алырсың. Ә инде кеше конфликттан качарга тели икән, аңа ярдәм ит. 

Иң яратмаган нәрсәм – нахак яла ягу һәм гай­бәт. Моның белән эстрадада эшли башлагач очраштым.

Экспериментлар яратам. Бу, иң элек, үз-үзеңне сынау. Эстрадада эшли башлавым да шуннан. Театраль белемем, театр законнары белән нәрсә ясап була икән дип кызыксыну. Миңа калса, минем эксперимент уңышлы бара.

Минемчә, артист кешенең акчага нәфесе аз булырга тиеш. Ул күп вакыт һөнәренә «өйләнә» яки «кияүгә чыга». Артистлар ике минут дәвам иткән
алкышларга эшли.
Бу – аларның иң зур хезмәт хаклары. Ул чактагы хисләрне бернәрсә белән дә алмаштырып булмый. 

Күпләр социаль челтәрләрдә кешеләр ачык дип уйлый. Ялгышалар. Бу ясалмалылык, үз-үзеңне пиарлау. Ачык булу ул – куркуларыңның, эмоцияләрең­нең күзенә туры карау. 

Татар киносы яшәсен өчен аны төшерергә түгел, карарга кирәк. Ә кызыксыну бик аз. Татарстанда беренче онлайн кинотеар булдырдык. Тик кешеләрнең хәтта бушлай кереп карыйсы да килми. Балалар өчен Каюм Насыйри әкиятләренә нигезләнгән «Байдек» дип аталган тулы метражлы кино төшерәбез. Гыйнвар аенда Мәскәү артисты катнашында кыска метражлы кино чыгарачакбыз. 

Гаиләдә әти ролен бәяләп бетермиләр. Әти – закон сагында гына торучы түгел, баласы белән күзгә-күз карашып ихлас сөйләшүче дә булсын. Кызым Аишәгә 13 яшь. Ул минем белән яши. Балачагыннан ук бик якын без. Авыр вакытлар да булды. Үсмерлек чорын бары тик ихлас аралашу белән генә җиңеп була. Кәефең бармы, юкмы, арыганмы син, арымаганмы, эштә ни генә булса да, балаларыбыз белән элемтәдә булырга тиешбез. Һәрвакыт! 

Аларның безгә нәрсә өчен бирелгәнен белм­гән чакта туды балаларым. Мин бик яшь идем. Күп гаиләләрдә шулайдыр. Ә хәзер беләм: баламнан да якын кеше юк. Мин аның белән үз-үзем була алам. Балалар белән безнең арада битлекләр булмасын иде. 

Тормышта төрле хәлләр була. Ирләрнең дә хатын-кызлар кебек бушанасы килә. Ә янәшәдә җаныңны ачып сөйләрлек кеше юк. Менә шул чакта ирләр алкогольгә тотынадыр, мөгаен, чөнки аңны сүндереп куясы, үзеңнән качасы килә. Беркемгә дә ышанмыйсың, югары дәрәҗәдә сак буласың, чөнки син яралы. Әйтәләр бит, яралы җәнлек кача, дип. 

Узган ел мин кешеләрдән артыкны өмет итмәскә, аларны гаепләмәскә өйрәндем. Кирәк икән, гафу үтенүдән курыкмыйм. Бу – тормышны күпкә җиңеләйтә.

Миңа язганы бары миңа булачак. Әнә шулай дип уйлый башладым хәзер. Эшне өлгертә алмыйсың икән, өлгермим дип әйт. Элегрәк мин бөтен нәрсәне колачларга теләп яшәдем. Хәзер вакытны дөрес корам. Бу күңел­дә тынычлык барлыкка килүдәндер, мөгаен.
 
Минем әле кешеләргә әйтер сүзләрем бар. Бәлки, тиздән кабат спектакльгә тотынырмын. Киләчәккә хыялым: тирбәлмә креслога утырып, камин янында трубка тарта-тарта берәр романны сөйләп яздыру. Карт Марсель, мөгаен, шундый булыр. Әлегә... Марсель Мәхмүтов күңелендә актер яши. Ә калганнар – режиссер, сценарист, клипмейкер Мәхмүтовлар аны юата, юмалый. Бәлки әле ул, үсенеп китеп, сәхнәгә дә чыгар. Гел бер төш күрәм: Камал сәхнәсендә Әлмәндәр образында мин. Сүзләремне онытам да, оялып, коридор буенча чабам һәм шкафка ябылам. «Марсель, чык, тамашачы көтә», – дип, Фәрит Бикчәнтәев шкаф ишеген шакый. Кем белә, 45 яшьләрдән соң, «сәяхәтем»не тәмамлагач, бәлки, чынлап та театрга кайтырмын...
Чулпан Галиәхмәтова әзерләде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар