Логотип
Тормыш кыйммәтләре

УЙЛЫЙМ ДА КӨРСЕНӘМ. № 3.

Башы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=5051

Зөлфәт тәрҗемәсе.

Өтелеп куйган шикелле такыр сукмак котырып үскән күрәннәр арасыннан боргаланып бара. Булды! Йөгерә торгач, барып җиттек! Муенын алга сузып, акылдан язган әби килә. Аяклары гәүдәсеннән арттарак өстерәлә, кигән кәлүшләре шап-шоп итә. Баскан җиреннән пырхылдап тузан күтәрелә. Каршыдагы сыер көтүен дә, артыннан шыркылдал килгән арбаны да шәйләми. Атларның Ходай Тәгаләсе әйтеп өлгердеме — бахбай үзе бер читкә гайпылды. Сыерлар мөгрәшеп туктап калды.

Рабига әби борылып та карамады. Малкайлар аны үзләре читләтеп урап үтте.

Башы аска иелгән, үзе уңга-сулга чайкалгалап куя, билен тотыш иелгәләп ала. Кысып тотсаң, учка сыярдай гына әбекәй килә, калтыранып торган куллары белән үләннәргә ябешә. Үргә менәрлек хәлдә түгел сыман ул. Әмма әбекәй үз юлыннан аз гына да читкә тайпылмый, упавыч сукмакка көчен исраф итми. Каян гына көч ала икән ул? Үрдән-үргә турыдан бара башласаң, әллә кая арып чыгуың, адашуың, юкка чыгуың бар ләбаса.

Бәлки аны күрүгә шашынып ычкыручы да булмагандыр. Әмма мин, ниндидер тавышларга кушылгандай итеп, үзем дә сизмәстән, ике сүзне кабатладым:

Изге ана! Изге ана!

Бәлки ул сүзләрне әйтмәгән дә бүлыр идем. Тыела алмадым. Әнә бит, әбекәй кәлүшләрен көч-хәл белән генә өстерәп бара, авызы йомык, битараф... Ә үзе һаман эгә үрмәли. Үр өстендә ни көтә аны? Кем әбине үргә куа? Адәм шаларьшнан качып барамы әллә?

Салкын күләгә аны да үз кочагына алды, йотты. Җилкәсенә төшеп торган ак башъяулыгы ачыграк күренә башлады. Әбекәйнең зәгыйфь кенә иттереп атлавыннан җилфердәп-җилфердәп куя ул ак яулык.

Яулык ифрат та ипле иттереп бәйләнгән. Баш түбәсендә бер генә сыр да юк, кырыйлары пөхтә, тигез иттереп киселгән, ике очын ияге астына төенләп бәйләгән. Татар әбиләре моны «башы белән бәйләү» диләр. Чәч тә, җилкәләре, аркасы да күренми. Хәер, азмы-күпме чәч тотымнары кашына төшеп тора икән. Шыр сөяккә калган Рабига әби беркемне дә күрми, ишетми...

Хәер, беркем дә кычкырмый икән бит! Саташаммы әллә? Дусларым да дәшми. Минем борчулы сулышымнан өзелеп төшкән аваз булды бугай бу сүзләр:

- Изге ана!

Тоя күңелем - юлдагы ялгыз бу әбекәй һич тә карт түгел, тузып беткән күлмәк кигәнгә күрә генә шундый карт, авыру сыман күренә. Күкрәкләре, сулар сулышлары беткән шикелле, шәлперәеп төшкән, күлмәк итәге җилдә бөтерелеп, ябык аякларын буган шикелле итә. Өске күлмәге таралып төшәр хәлгә җиткән, оекбашлары кәлүш эченнән салынып тора.

Манюняның җигүле арбасы җилдертә торган юлдан безнең ашханәгә килгәч, мин аны якыннан да күрдем. «Й-и-и, Рабига әби килгән бит безгә!» дип җиңеннән сыйпады аны Манюня. - Аз гына сабыр итеп тор, аз-маз булса да сый юнәтим әле үзеңә. Аннан гына бөлмәбез. Сукмакны да тапмый башлагансың... Үз юлың белән йөри бирәсең... Үз юлың, үз вакытың...» Теле тиктормас Манюнага шаккатып карап торам - Рабига әби ычкынган кеше бит! Ни әйтсәң дә үтми аның зиһененә. Кешеләрнең йөзләренә дә карап тормый, бүтәннәр сөйләгән сүз аны читләп уза. Дөнья шау-шуы аңа бөтенләй кагылмый шикелле. Әмма Манюняның ягымлы сүзләрен тыңлый-тыңлый, әбекәй арбадагы печәнне күпертеп, утырырга җайлы итеп куя, ат яңагына үз яңагын куеп тора, Манюня сузган төенчекне дә һич карусыз ала. Манюня аңа болай ди: «Ашый гына күр, әбекәй. Теләсәң, монда аша, теләсәң - өеңдә. Кичкә бөккән пешерербез. Ходай кушса, кертеп чыгармын. Тәрәзәңне шакырмын, безнең улкайларыбызның - солдат балакайларның тәмле камыр ашына исләре китми. Әчерәкне сорыйлар. Ярар, юлыңда бул, әбекәй...» Күндәм Рабига тагын юлга кузгала. Үтешли, посып кына күзәткән солдат шикелле иттереп, болдыр тирәсендә гөр-гөр килгән ир-атка күз сала, кемнедер эзли, «Синекеләр юк анда, әбекәй, - ди Манюня. - Монда китермәделәр аларны...»

- И-и-и, күптәннән теге дөнья кешесе инде мин... Тәмам тузып беттем... Акылым да бер чеметем генә калгандыр инде. Йөрәге эшләп маташкан була булуын башым бик нык гөжли, Йончыдым...

Кемнәрнең сүзләре күңелемә аерата уелып калды икән? Ифрат та күп сүзләр ишетергә насыйп булды бит миңа. Кем генә күрмәде дә, кем генә кызганмады Рабига әбекәйне? Капка келәсен әллә ничек кенә шыкылдатып ачып, әбекәй ирекле дөньяга чыгып китә. Ипләп кенә утырасы урыныннан нинди кодрәт аны кубарып ала икән дә, акылын җуйган хәлендә юлларда ни йөртә икән? Аның кояшы баеп беткән, әбекәйне алда оҗмахның якты көннәре генә көтә... Аның бичара хәле, ташландык кыяфәте, читләшүе хәтеремдә калган.

Ныгып җитмәгән күңел, күрәсең, ипле генә барган тормышның үзгәрүенә иң башлап әрнеп куядыр инде. Менә бит ул - изге ала! Син ни генә дип фикер йөртмә, сөйләнмә, ничек яшисен чамалама - изге ананың бер карашы һәммәсен дә юкка чыгара.

- Интегеп тапкан балаларымның Һәммәсеннән дә мәхрүм калдым. Йолкып кына алды Газраил. Иң соңыннан иремне алып китте. Зиратларның барысын карап чыксаң да, табарлык түгел... Якындарак булса бер хәл иде әле, Ул хәтле вагоннарда каян, ничек юл сабыйм инде мин? Өстәгеләр шулай хәл иткәндер инде. Авыздан өзеп, барысын да шунда аткара тордык. Юындырып, иркәләп үстердем бит. Барысын да тимер кыеп үтерде.

Кыштыр-мыштыр килеп кенә булса да йөри әбекәй! Үзенә «Изге ана» дип әйтүләренә дә исе китми аның. Куллары белән үрелеп, күләгәне тотарга теләгән шикелле йөри дә йөри. Кем микән бу, дип карамыйлар аңа. Аны күрүгә, һәркем үз күңеленең иң тирән серен аңларга омтыла башлый.

Әтиемнең дә әйләнеп кайтмасын белми идем әле ул чакларда. Ә Володяньң амбар хуҗасы булып эшләүче Павел бабайга ияләшеп алуына икенче ел китте инде. Нәрсә, бабай үзенең шәһәрдәге фатир миченә юкка гына утын яксын мыни? Әллә ничекләр иттереп ямыйлар адәм баласының гомерен! Бу әкәмәтләрнең төбен яши-яши генә аңлыйсың икән.

Без Рабига әбекәйнең китеп барганын карал торабыз. Юл борылмасына кереп югалып, үргә менә башлаганчы карыйбыз да карыйбыз.

...Аны арбага салып, шул үрләрдән алып килделәр. Китергәннәрен иң алдан күрүчеләр дә булган. Шытып кына килгән чирәмнәр тирәсендә әбекәйнең ак яулыгы ачыграк күренгәндер инде мөгаен.

Юл буйлатып ат чабып үтге. Әби-түтиләр үр өстендә көтә калдылар. Карт-коры, малай-шалай таралышып бетте.

Кеше өчен иң явыз йөкнең үлем икәнлеген аңладыммы икән мин ул чакта?

Җеназага чакырып, ат атланган кеше тупырдап чапты. Күпергә төшкәч атнысаграк атлатты. Тәне ябык иде аның. Бөтенләй таралып төшмәгәе дип, сызганган куллары белән үз гәүдәсен кысып тота иде бугай ул.

Тагын чыш-пыш килделәр:

- Изге ана!..

Яшел чирәмдә басып торган малай барысын да күрә. Бантыңны боргалап кара да тор. Кемнең кем икәнен, кая юл тотканын шунда ук чамалап аласың.

Әнә Маргарита да уколларын күтәреп китеп барды. Мул күкрәк тирәсенә тоткан саи калай табакта әллә ниләр чыңлап, былт-былт итеп тора. Изүләре төймәләнмәгән халат Маргарита артыннан җилфердәп бара. Әһә, үрмәкүчкә охшаган брошкасын күрсәтмәкче икән! һөм, менә сиңа мә, нәкъ шул чакта аның каршына юка гына сумка аскан бер хәрби килеп тора! Ялтырап торган итекләрен күрсәтер өчен генә килгәнме ул монда? Монда сугыштан тукмалган, күтәрмәгә калган, таяксыз йөри дә алмаган, ни киенеп сугышканын да оныткан кешеләр генә гомер итеп ята ләбаса...

Погоннарындагы йолдызларын санал карадым — капитан бит бу!

- Исән-саумысыз, Маргарита!

- Нәрсә, йокы туйды мыни?

- Күнегеп кенә булмый бит... Гел боргаланып яттым. Димәк, кичкырын күрешәбез?

- Ничек булыр инде... Шулай да, нишләп бу якларга килеп чыгасы иттегез?

- Абау! Кая карама - сер!..

Сәрви куаклары арасыннан каравылчы килеп чыкты. Кулында - кайчы. Маргарита белән хәрбине өркетте бит бу! «Ярар, Маргаритам, җан кисәгем! Кавышырга сүз бирдең бит, әйеме?! Патефон борам дидең!,.». Калганын ишетмәдем, ул тирәдән табан ялтыраттым.

Яралы солдатларның йорт артында җыелып тәмәке тарта торган бер урыны бар. Монда каенлык шаулап тора, һавасы да күккә менеп иснәгән шикелле. Хәтта тилертеп куя. Макарушка әйтмешли, сандугачлар оя корырдай җир бу. Сырт терәрдәй зәңгәр утыргычларга чүмәшәсең дә, иксез-чиксез болын киңлекләренә карал утырасың.

Колагым сак - шулкадәр дә шыпырт сөйләшкәнне ишеттем бит әй:

- Нәрсә, Макар аркасында бу тирәдә чуала мыни бу?

- Шулайдыр. Үзенчә, тикшергән була. Кичә кичен самолет канатыннан сикереп безгә төште. Десант! Ә погоннарына карасаң, барысы да тиешенчә – капитан...

Затлы кием белән генә булмый бит әле...

- Әһә, димәк, очыртып китереп ташлаганнар моны... Теге безнең җанны өшкерә инде, болай булгач!

- Макарушканы иртәннән бирле бикләп алып сөйләшә...

- Бетте егетебез, болардан котылу юк инде...

- Әзен иснәп килгәннәр инде моның...

Кенисберг, Кенисберг... Макарны өстерәп кенә чыгарганнар аннан... Андый чакта тимер дә дөрләп яна. Ә кеше дигәнең шунда ук пырлап кабына. Нәрсә, имгәнүең җитмәдеме? Аңа бер генә сорау бирергә кирәк: ничегрәк шартлаттылар. Сиздеңме эшнең нидә икәнен? Үзенә үзе атмады микән ул? Шикле хәл...

- Инәң башы! Сөякләрен җыеп тектеләр бит аның! Штыкны үзенә үзе тыккан мыни инде, әстәгъ-фирулла! Бу хакта баш ватма! Килешми. Ярамый. Башың эшләсә, ул тирәгә карал маташма. Акыл дигәнең читкә тайпылса да тайпылыр икән! Синең шулкадәр дә якын күргән Макарушкаңны кычкыртып буалар, ә син - аның агай-энесе - белмәмешкә салышып ят! Әйдә, канэчкеч, суй да тура безне!

...Аларның ни хакында сөйләшкәннәрен юньләп аңлап та бетереп булмый. Күз карашларында - кара шом. Кая гына китте соң бу Макарушка? Бер караганда, «десант» дигәнең теге капитан булып чыга. Алай да болганып уйлап карыйм, болай да... Әзгә төшә белгән эт шикелле исне бик хәтәр сңзәм. Кәнсә дигән бър. йозаклы. Шунда ул! Чирәмгә төшеп качмаган бит инде!

Володя мине шәйләп алды. Акаеп карап тора.

- Кая киттең?

- Макарушканың бантына җитмәкчеләр. Миннән калма! Шым гына атла!

Тәрәзә янына барып җиттек. Үрелеп карарга буй җитми. Шулай да эчтә сөйләшкәннәре ишетелә. Өстәге бәләкәй тәрәзәне ачып куйганнар - төтен чыгып тора.

- Шаулама! - дип ялварам Володяга. — Мине этеп тор...

- Утыралар... Йолкыма балакны! Чалбарны төшерәсең бит. Сөйләшеп тик утыралар. Стаканнарында - су.

- Шул гынамы? Кая, мин дә бер карыйм әле...

Володяның иреннәре дер-дер килә, тәрәзә пыяласын ялардай булып кылана.

- Чынлап та, утыралар болар. Писыр булганмы әллә ул?

- Кит инде...

Әмма Макарушка сөйли башлауга ук әйткән бер сүзе тәрәзәгә ядрә тутырып мылтыктан аткандай тоела башлады. Володя шунда ук мәтәлеп төште. Кул тотышып, диварга сыендык.

- Нәрсә дип син юк гаепне миңа сыларга маташасың, ә?! Азрак булса да хәтерең исән-сау булса, үз-үзеңне хәтерлисеңдер бит? Чәчрәп үлсәң дә алга баруыңны бел, дигән боерыкны хәтерлисеңме? Оныткансыздыр шул... Үзеңне генә беләсең син. Йшеттеңме син мине, миңгерәү?! Кабахәт сүзләр теркәмә син ул кәгазьгә! Чукындырыйм мәллә соң мин сине -җирәнгеч тәрене?!

- Тыпырчынма, Спирин. Барысын да ачыкларбыз.

- Төкерәм мин сезгә! Куркыттың! Штрафник булып утка кердем, исән чыктым! Хәзер үз муеныма үзем балта чабыйм мыни инде? Уйлап кара! Атылуың бер хәл әле... Хәер, синең ул пуляң белән бот сөяген чәлпәрәмә китереп булмый... Ни нәрсәмә кирәк ул миңа?...

- Яныңа кем йөгереп килде?

- Исемдә юк, бөтен тәнемә берьюлы китереп органдай булды. Инде беттем дигән идем... Ә ахыры менә шулайрак булып куйды шул...

Володя колакларын торгызды, өскәрәк үрелеп тыңларга теләде. Кашларына кадәр җәяләнеп менде. Тезләре дер-дер килеп, атылып тора. Үзе бирешми.

- Абау-у-у! - дип сыкранып куйды ул.

- Күрдеңме инде? — дип пышылдадым мин. - Башына җитәләр бит кешенең!

Ә эчтәгеләрнең сөйләшүе чуалган бер дилбегә шикелле бер төенгә төйнәлә бара. Макарушканың тамагы гыр-гыр килә, ул өй почмагына какьгоа. Капитан исә аны ярыпмы яра!

- Мәеттән җавап көтәсе юк. Ә син тере. Нишләп исән калдың? Сине болай тикшереп маташуы миңа рәхәт дип уйлыйсың мәллә? Вакыты шундый.

- Ярар, юаттың. Җитте. Күселәр шикелле теш ыржайтышып та алдык...

Шунда шартлап ишек ачылды. Сүз бүленде. Гаҗәп тә ягымлы тавышлар ишетелде.

Макарушканы якларга килгәннәр: менә хәзер иң кирәген әйтәләр инде!

Без тәрәзә төбенә өяргә әрҗәләр ташырга тотындык. Инде һич тә куркып тормастан, тәрәзә пыяласына сыландык. Ә анда... Капитан өстәл артында утыра. Каушап калган. Өстәл өстендә -төенчек. Шактый авыр төенчек бугай. Кемнеңдер кучкыл кулы шул төенчекне чишә. Ак мендәр тышының почмакларын сүтеп ташлый. Әннәкәй генәм, күпме орден монда, күпме медаль!

Кагылма Макарга, гөнаһка батма. Менә, үзең кара. Аяксыз гына калса бер хәер иде әле. Эчен төеп канга батырганнар бит аның. Күпме кан какьгрды ул! Ходай каргар үзеңне... Әйдә, Макарушка, киттек, җаныкаем! Рәнҗетергә бирмибез сине. Киттек моннан. Җилкәләрендәге йолдызлары җитәрлек бу бәндәнең - хәлеңне аңлар. Калдыр орденнарыңны шуңарда...

Йөрәгем рәнҗетелгән этнең йөрәгедәй кысылып килде. Әллә каян - тирәннән әрни башлады. Аннан соң көч-хәл белән генә язылып китте.

«Маргарита белән кавышу шушы булды мыни инде?! Шушы булды мыни инде аның татлы күчтәнәчләре?!? »

Йокыга ятар алдыннан баскычка чыгып утырдым.

...Кемдер якыннан гына гармун уйнал узды. Төкәнмәс сагыш хакында сыкрый-сыкрый сөйли ул гармун. Мине үзенә ияртмәкче бу ла...

Татар җыры гармунның сабыйларча үксүенә әверелә... Әйтерсең лә ул җыр караңгыда тынып калган бер җаннан икенчесенә, барыл сарыла. Аны хәтта саңгырау Петр да ишетә.

Миңа һәркем сагаеп кына төн караңгысына текәлгәндер сыман тоела. Гармун тавышы җырга тынгы бирми - һич кызганып тормастан сагыш төйи ул аңа.

Ул ерак елларның аҗаганнарын пгулай соңарып булса да һаман астыртын гына күзәтүемнең сәбәпләре нәрсәдә икән? Кем белсен инде аны... Ә күңелемә сагыш сарылдымы - мин анда. Мин елыйм, минем сулышым кысыла.

Мин һаман саен үземә - үземнең ерактагы асыл чагыма әйләнеп кайтам, шул елларда үземне куып җитмәкче булам. Беләм, анда мин дә, ул чорларда тавьпплары яңгырап торган кешеләр дә юк инде... Әмма, җанымда яшәгән «мин» - нәрсә соң ул? Кайтырга ашкынумы? Минем җанымдагы «мин» - вакытлар үтәли сузылган аваз ул.

Әллә соң минем сусаган сагышым төп чишмәсенә кайтып, сусынын басарга телиме? Инде күптән ташлап кителгән йорттан иртән капылт уяну шикелле үк якты ул минем бу сагышым. Кайгы-хәсрәтләре дә күп булды югыйсә, сабый җилкәсе күтәрә алмастай югалтулар да җитәрлек булды...

Әмма шулай да ул ерак еллардан саркып килгән шатлык хисе кодрәтлерәк. Ул минем бөтен барлыгыма сеңә. Ьәм мин бер нәрсәне аңлыйм: олы җанлы кешеләр арасында үсүе үзе бөек бәхет икән ләбаса...

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар