Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Әти, без бит барыбер туган!»

– Балаларның әниләре турында начар итеп язмасагыз гына... 
Люция баштан ук шундый шарт куйды. Минем максатым гаеплене эзләү түгел икәнен аңлагач кына, очрашырга ризалашты. Әйдәгез, сезнең белән дә алдан ук килешеп куйыйк: журналист барыбер нидер әйтеп бетермәгән бугай дип, язган юлларым арасыннан берни дә табарга тырышмагыз. Минем кебек: «Бичара, ялгышкан», – дип кенә уйлагыз. Әйе, ялгышкан...

Аннан, чыннан да, балаларның әниләре хакында бер начар сүз ишетмәдем Сарманда. Язманы укыгач,сез моңа инанырсыз. Аңа карата мондый кискен карар кабул итәргә судның, әлбәттә, сәбәпләре булгандыр. Әңгәмәдәшемнең алар хакында миңа сөйләмәве – анысы бит башка мәсьәлә. 

Өч ел элек хатыны белән аерылышты ул. Ленаның китүен авыр кичерде Инсаф. Балаларын бик сагына шул: улын, ике кызын... Эчүгә сабышты менә... Ир-атның күбесе кайгыны шулай баса бугай. Моңарчы шешә белән дус булганын белмим. 
Бергә эшләгән хезмәттәшенең авылдашы булып чыга Инсаф. Үзенә сүз дәшкән ир-ат артыннан ишек ябылуга, Люция аның турында, шулай итеп, барысын белергә дә өлгерә. «Иртүк баш төзәтергә керсә дә, эчкече түгел, димәк, хәсрәтен генә баса икән – анысы узар», – дип уйлагандыр ул. (Дөрес уйлаган! Алар кавышканга инде унбиш ел – шуның соңгы унөч елында ирнең хәмерне авызына да алганы юк!) Ә ялгыз калуның ни икәнен белә Люция – яшь тә ике айлык кызы белән төп нигезгә кайтып сыенганына инде берничә ел. Инсафны мактый хезмәттәше: «Әти-әнисе авылда хөрмәтле кешеләр.
Бик тырыш нәсел. Инсаф та хатыны белән бура йорт салып чыккан иде. Әллә нәрсә булып куйды шул...»

Тәвәккәлли Люция. Яңа елдан бу икәү яңа тормыш башлыйлар. 

Нәкъ ярты елдан Инсафның балаларын күрергә барырга җыеналар алар. Бу юлы – икәүләп. Лена бу вакытта балалар белән Азнакайда яши, ул инде кабат кияүгә чыккан, тагын өч балага әни булырга өлгергән.
– Җәйге каникуллар башланганын көттек. Теләсә, балаларның уртанчысын – Эльвираны үзебезгә кунакка алып кайтып торырбыз, дип барган идек. «Кире монда китермәсәгез генә кайтам сезнең белән», – диде ул. Шулай итеп, бездә калды...
Люция белән ул көннәрне искә төшереп утырабыз. 



Эльвира артыннан ук Мортыш-Башка Эльвир да кай­тып төшә. Башта әтиләренең күршесендә генә яшәү­че әбиләренә әле. Яшерми Люция: 14 яшьлек яшүсмер күңеленә ачкыч табу аңа иң авыры була. «Тыя алмам дип курыктым», – ди ул. Малай инде үзе ничек тели, шулай яшәргә өйрәнгән – аның берәүгә дә баш бирәсе килми. Ә Люциянең кырысрак булмый чарасы юк: иңнәренә нинди җаваплылык алганын ул үзе генә белә.  

Эльвир әтисе һәм яңа әнисе янына бер елдан соң гына күченә. «Яңа әни» дигәннән. Апасы һәм сеңлесе кебек, Люциягә «әни» дияргә ашыкмый ул. Үсеп буй җитә, армияләрдән әйләнеп кайта, укый, башлы-күзле булырга карар итә. Никах мәҗлесе вакытында кунаклар алдында торып баса да: «Люция апа, мин моннан соң сиңа «әни» дип кенә дәшәрмен инде, яме», – ди. Шул көннән башлап, ике сүзнең берендә «әни» дип кабатлап торган олы улы Люциянең иң беренче киңәшчесе. Мин вакыйгаларны ашыктырып, алгарак киттем. 
Кайту чираты Зөһрәгә җитә. Леналар Лениногорскига күченгән булалар – төпчек кызны шуннан барып алалар. Кызчыкны юлга авыл советы, районның опека бүлеге җыеп озата. 

– Башта бик авыр булды, – ди Люция. – Юк, балалар белән түгел, алар безгә бернинди проблема да тудырмады. Инсафның Сарманнан авылга кайтып эшкә кер­гән генә чагы иде. Хезмәт хакы түләмиләр: бәйрәм­нәрдә генә йә 100, йә 200 тәңкә биреп куялар. Мин ашханәдә эшлим, хезмәт хакым шулай ук зур түгел. Кызым Алсу әниләрдә үсте, 6 нчы класска гына монда килде. Әни 16 ел урын өстендә ятты безнең, әти карады. Шуңа күрә Алсу да анда күбрәк кирәк иде. Хәзер дә ире, балалары белән әти янында, Каташ Каранда тора ул. Мондагы балалар белән бик дус булды, бигрәк тә Эльвира белән. Киләм, дип, ялларны, каникулларны көтеп кенә торды. Мин гел эштә булдым. Алар ашарга да үзләре пешерде, мал да карады, сыер да сауды...

Тормышлар бер килеш җайлана шулай. Ә беркөнне эштән кайткан әниләрен балалар яңа хәбәр белән каршы алалар: «Безгә бүген Рәхимә апа килде...» Районның опека бүлеге хезмәткәренең Эльвирны эзләп йөрүе булган икән. Лена әниләренең икенче ирдән туган өч баласын «Балалар йорты»на урнаштырганнар. Эльвирга инде 18 яшь, ул – абый кеше, туганнарының киләчәк язмышын ул да хәл итә ала. Теләге бар икән – 
опекага ала, юк икән... 

Эльвирның армиядә хезмәт иткән чагы. Аның бер-бер хәбәрен көтеп торсаң... Кичен, әтиләре дә кайткач, бөтенесе утырып сөйләшәләр, киңәшләшәләр: «Нишли­без?» Кызларның өчесе дә – Эльвира да, Зөһрә дә, Алсу да: «Кечкенәләрне алып кайтырга кирәк! Без бит инде зур, карарга үзебез булышырбыз», – диләр. Бер карарга килгәч, икенче көнне дә көтмичә, Рәхимә апаның өенә төнлә төшеп китәләр: «Без балаларны үзебезгә алабыз! Кая барырга, нишләргә кирәк?» 

– Барып кердек «Балалар йорты»на... Алдагы бүлмәдә бер бала елый, кечкенә генә кыз. Диванга утыртып куйдылар моны. Йөрәгем нидер сизенеп: «Гөлназмы әллә?» – дим. Диваннан төшеп, яныма йөгереп тә килде: «Әйе!» – ди. Әйтерсең, яклаучы кеше тапкан... Аннары яныбызга Рузилә чыкты. Рузилә белән Раилнең берсенә – 7, икенчесенә 5 яшь, алар апаларын белә, хәтерлиләр. Гөлназ өч кенә яшьлек иде. Ул инде хәзер әнисен дә онытты... Абый-апаларыннан ишетеп, без сөйләшкән­нән генә белә тагын бер әнисе бар икәнен. Бер тапкыр Чаллыда очраштылар алар. Раилләр санаторийда иде. Без кереп барабыз, Лена санаторийдан чыгып килә: ул да хәл белергә килгән. Гөлназны кочак-лап елады шунда Лена. Сагынадыр, билгеле... Ул бит аны тугыз ай күтәргән, өч яшькә кадәр үстергән... 

Кечкенәләрнең кайтуын өйдә ул көнне апалары түземсезләнеп көтә. Кем кайсы баланы карый – кызлар алдан ук бүлешеп куя: Алсуга – Рузилә, Зөһрәгә – Гөлназ. Раил: «Мин абыйны көтәм!» – ди. (Эльвирга өйдәге бу яңалыкны ике-өч айдан соң гына язалар әле.)
– Август башы булса да, бик салкын көн иде ул, – ди Люция. – Балалар футболкадан гына – без аларны үзебезнең курткаларга төреп алып кайттык. Җылы киемнәре юк иде шул... Рузиләнең джинсы итәге бар иде: ул аны әле кайткач бик озак салырга теләмәде. Рәсем ясарга ярата Рузилә – «Балалар йорты»ннан аның бер пакет рәсемнәрен генә биреп җибәрделәр. Беренче көннәрдә гел ашарга сорап тордылар: көнгә икешәр тапкыр аш пешердек. Кызларны мунчага апалары кертте, дәресләрен дә алар карашты – үзләре алдан әйткәнчә бик булыштылар. Бигрәк тә Гөлназны яраттык. Барыбыз да! Кечкенә булгангамы икән... Курчак кебек матур иде ул, без аны кулдан да төшермәдек... 



Лена, балаларын кире кайтаруны сорап, судка мөрә­җә­гать итә. Суд аның бу үтенечен канәгатьләндерми. Тагын бер елдан аны аналык хокукыннан мәхрүм итәләр... «Башка берәүләргә бирсәләр, бу кадәр ачуым килмәс иде! Алыгыз, кирәк булса, тагын табармын!» – Ленаның судта әйткән бу сүзләрен Люция аңларга тырыша. «Андый чакта әйтелә инде... – ди ул һәм шунда ук сүзне башкага бора. – Алсуны тапканнан соң бик катлаулы операция кичердем. Инсаф­ка: «Әйдә, бер кечкенә бала алыйк әле», – дия идем. «Берне сорадың, Ходай өчне бирде менә!» – дип көлә ул хәзер».
Кечкенәләр өйгә кайтуга «әти», «әни» дип әйтә башлый. Олы улына бик тә охшаган Раилгә Инсаф кына озак ияләшә. Үзенә һәрвакыт «Эльвир» дип дәшүләренә тәмам аптырап, Раил берсендә: «Минем исемем хәзер Эльвир буламыни инде?» – дип сорый. 
Әтиләрен Раил кадәр яратучы юк бугай аларда! «Әти, абый белән апалар синең балалар булгач, без дә сиңа туган бит инде!» – диюче дә шушы малай бит инде. «Әти, 18 яшем тулуга мин дә синең фамилиягә күчәм – Сөнгатуллин булам, яме!» – диюче дә ул. Укытучы­ла­ры да: «Ике сүзнең берендә телендә «әти» аның», – диләр икән. 

– Инсаф өйдә чакта кечкенәләр гел аның янында сырпалана. Үзе дә балаларны бик ярата. Алсу да күптән «әти» дип дәшә инде аңа. Ә мин кырысрак шул...
Әниләре үзе шулай ди. Белмим... Ярату күптөрле була бит ул, төрлечә чагыла. Аннан яратуны балалар кадәр берәү дә тоемлый алмый. 

– Балалар тәртипле булды, шөкер. Былтыр зурлап ике туй үткәрдек менә: башта Эльвирны өйләндердек, аннан Зөһрәбезне кияүгә бирдек. Эльвир Бөгелмәдә укып кайтты, аннан, читтән торып, Алабугада белем алды. Хәзер үзе укыта. Әти булырга да өлгерде инде. Өй салып яталар. Сеңелләрен, энесен бик ярата, үзлә­ренә гел кунакка алып китә. Зөһрәләр Әлмәттә яши, фатир сатып алдылар, яңа гына уллары туды. Эльвира-ның ире Раилне бик якын итә: нинди эшкә тотынса да, булышырга аны чакыра. Эльвирабызның да бәби үсте-реп ятуын Лена ишеттеме икән, белмим. «Әниегезгә шалтыраткалагыз», – дим дә бит... Эльвира: «Кайбер вакыт телефоннан булса да сөйләшәсем килә дә, әни үпкәләр дип куркам», – ди икән. Солдаттан кайткач, Эльвирга да: «Әниең янына бар», – дидем. Бармады... 



Абый-апалары артыннан инде кечкенәләр дә үсеп килә. Сүз үзеннән-үзе аларга күчә: 
– Әле Раилгә иптәш булыр, дип, тәрбиягә бер малай алырга йөрибез. Моның өчен башта Әлмәттә укырга, әзерләнергә кирәк, диделәр. Психологлар да дәрес бирә. Күпләр балаларыннан зарлана анда. Ә мин берсе турында да начар сүз әйтә алмыйм. Олылары турында да, кечеләре хакында да.

Рузилә 7 нче класстан соң Мин­зәлә педагогика колледжына укырга керде. «Инглиз теле өйрәнәм», – дип, үзе теләп китте. Беренче елны ул да, без дә сагындык, инде ияләшеп киләбез. Раил дә бик тырыш, «дүртле»гә генә укый. 

Балалар әниләрен хурлап ялгыш бер сүз сөйләгән­нә­ре юк. Чын әниләре мин түгел икәнен, аларны тәрбиягә генә алуыбыз турында, гомумән, берәүгә дә белгертәсе­ләре килми. Үз әтиләре моңарчы гел килгәләп йөрде.  Ленаның исә безнең бусаганы атлап узасы килмидер инде, кире бормас идек югыйсә... Алиментын түләп тора – ул акчаны балалар­ның үз исемнәренә салып, җыеп барабыз. Кибеттә эш­ли, диләр, акча тирәсенә теләсә кемне куймаслар. Өсте-башы гел чиста, пөхтә аның. Апа-абыйлары да, кечкенәләр дә әниләренә охшаган – матурлар. «Безгә шундый чибәр балалар табып биргән өчен Ленага рәхмәт инде», – ди Инсаф. Чынлап та, рәхмәт...  

Көтмәгәндә-уйламаганда шулай күп балалы әнигә әйләнеп киткән Люция үзенең яңа халәтенә күптән ияләшкән бугай. Җиде бала янына инде килен-кияүләр, оныклар өстәлгән... «Яшелчәне күп утыртам. Йөзәр төп помидор, баклажан, кәбестә. Түтәл-түтәл суган, кишер... Йөзәр банка компот ябам, кыяр-помидордан салат ясыйм», – ди ул. Узган ел 62 баш каз үстергәннәр. Ике үгез симертеп суйганнар. Егерме ояга якын умарта тоталар. «Балаларның өстенә кешедән калган кием кигертмибез. Хөкүмәт шуның өчен түли: бер айда берсенә алабыз, икенче айда – икенчесенә, – ди Люция. Нигә яшерергә: балаларны акча өчен генә алдылар, дип әйтүчеләр, әлбәттә, булган. Акча өчен генә бала карап булса икән?! Үз әниләре: «Аларны мин тәрбияләргә тиеш», – дип, судка биргәч, Люция иренә: «Абый-апалары да кечкенәләрне кире кайтарырга риза түгел. Гөлназны алып булса да, качам мин!» – дияр идеме икән?! Күңелендә хөсетле уйлар йөртсәң, болай уйлап та, әйтеп тә булмыйдыр. «Көндәшеңнең балалары», – дигәнеңне ишетми дә ул. «Барыбер бала алырга теләгән идек. Үзебезнекеләр килеп чыккач, сөендек кенә. Алты бертуган бит алар. Бер-берсенә охшаганнар...» – ди. «Безгә нигә шаккатырга – үзебезнекеләрне үстерәбез. Чит-ятларны якын итә алганнар гаҗәп!» – дип өсти.
Хәер, анысы да гаҗәп, монысы да.

Р. S. Инсаф белән Люция гаиләсендә яңалык: аларның хәзер балалары сигезәү! Раилгә 12 яшьлек Никита исемле энекәш алып кайтканнар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт сезгэ!Шундый кин кунелле кешелэр булу соендерэ генэ!Бэхетле булыгыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт сезгэ.Уз изгелеклэрегез узегезгэ кайтсын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Люция, ты Мама с большим сердцем! Поздравляем тебя с наступающим праздником "С днем матерей". Здоровья тебе и всей твоей семье, счастья и долгих лет жизни.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Зур йорэкле кешелэргэ сокланмый момкин тугел

          • аватар Без имени

            0

            0

            Башка сыймый, сузсез калдым Шундый олы йорэкле кешелэрдэ була икэн.

            Хәзер укыйлар