Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Соңгы кыңгырау»... Хатирәләрне яңарттык...

«Соңгы кыңгырау, чыңлама...» дип, сез дә көйләп йөрисезме бу көннәрдә? Социаль челтәрләр, мессенджерлардагы статуслар таныш-белешләрнең балаларының «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән фото-видеолар белән тулды. Күңелдә ирексездән үземнең дә мәктәпне тәмамлаган көннәр искә төште. Республикабыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлаган көннәрдә, без дә хезмәттәшләребез белән хатирәләрне яңарттык.

Лариса МАЛИКОВА, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире: 
«1986 ел... «Соңгы кыңгырау»... Менделеевск шәһәренең 1 нче урта мәктәбен тәмамлаучы укучы... Көрән күлмәк, ак яка, ак алъяпкыч һәм башта – ак бантиклар. Без шундый матур формалар киеп укыдык. Ул заманда фотографлар күп түгел иде әле. Без фотога салонга барып төштек. «Соңгы кыңгырау» бәйрәме узгач, таң атканны каршыларга дип, Кама буйларында йөрдек. Таң каршыладык... Шаяру-көлү, матур хыяллар, яшьлек... Мин мәктәпне көмеш медальгә тәмамладым. Аннары инде Казан көтә иде. Математикадан бер генә экзамен биреп, КДУның ВМК факультеты студенты булдым...»

 

Гөлнур ХӘСӘНШИНА (САФИУЛЛИНА), баш мөхәррир урынбасары:

«Мин 1986 елда Кайбыч урта мәктәбен тәмамладым. (Ул чакта Апас районы идек әле.)
Соңгы кыңгырау...
Ул безнең мәктәпнең бакчасында узды. Шундый матур кояшлы көн иде. Барысы да истә... Хәтта безнең өчен соңгы кыңгырауны кем бирүе дә. Дөресрәге, кыңгырау шалтыратучы ул кечкенә кызчыкны безнең егетләрнең кайсысы күтәреп, тезелешеп баскан класслар яныннан әйләнүе дә.
Тугызынчыга кадәр класста үзебезнең авыллар – Кече Кайбычлар гына укыдык. Уналтау идек. Аннан соңгы классларда өч авыл кушылдык: Кече Кайбыч, Олы Кайбыч һәм Кошман. Анда инде утыз берәү булдык. Кызганыч, классташларымның өчесе инде бу якты дөньяда юк. Аларны догамнан калдырмыйм... Ватсапта чатыбыз бар: туган көннәр белән котлашабыз, кемгәдер хәсрәт килгәндә, кайгы уртаклашабыз. Мәрхүм булган классташларыбызның өчесе өстенә дә чардуганны җыелып без куйдык. Аларга соңгы бүләгебез...
Без югары классларда укыганда мәктәпкә берничә яшь укытучы кайтты. Алар тормышыбызны шактый үзгәртте. Шуңа да иң күңелле уку еллары булып 9–10 нчы классларда укыган еллар истә калган.
Соңгы кыңгырауда үземне инде бик зур итеп тойганым да истә. Хәер, бүгенгеләр белән чагыштырганда, без, чынлап та, зуррак булганбыздыр. Барысын да үзебез хәл иттек бит: мәктәптән соң кая барасын, нинди уку йортын сайлыйсын... Ул уку йортын, аның тулай торагын үзебез барып эзләп таптык, үзебез урнаштык. Әти-әниләргә борчу китермәскә тырыштык... Ә хыялларга канатларны укытучылар куйды! Аларга рәхмәт!»

 


Эльмира ЗАКИРОВА, әдәби мөхәррир: 
«Мин 1973 елда Актаныш районы Байсар урта мәктәбенең 10 А классын тәмамладым. «Соңгы кыңгырау» бәйрәме, имтиханнар, Чыгарылыш кичәсе – барысы да матур хатирәләре белән искә төшеп сагындыра.
Без ике параллель класс идек, һәр класста 25 ләп укучы. Иртәгә «Соңгы кыңгырау» буласы көнне җыйнаулашып урманга чыгып киттек. Зәңгәр, сары, алсу урман чәчәкләре, ап-ак ландышлар җыеп йөрүләребез (ә аларны яраткан укытучыларыбызга тапшырабыз!), Урал тау итәге булган Чәүкә тавы түбәсеннән туган авылыбызга, Сөн елгасына, комлы ярларга сокланып карап торуларыбыз, кемнең кая барачагы турында сөйләшүләребез...
Кайткач, чәчәкләрне сулы чиләккә утырттым, өйгә урман хуш исе таралды. Ә иртән ак алъяпкычлардан, биек үкчәле туфлиләрдән мәктәпкә атладым. Миңа җаваплы эш тапшырды укытучыларым: беренчеләргә унынчылардан наказ хаты укыдым (фотода). Тырышып укыгыз, мәктәп данын еракларга яңгыратыгыз, безнең мәктәпнең данлы традицияләрен дәвам итегез... дип. «Саубуллашу вальсы»н җырлаганда инде күз яшьләрен дә тыя алмадык.
...Ел саен шулай туры килә: мин Казаннан туган авылга бәрәңге утыртырга кайтам, каршыдагы мәктәбебездә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме гөрли. Бер якта кәккүкләр кычкыра, Сөн талларыннан сандугач тавышы ишетелә, мәктәптән соңгы кыңгырау чыңлый. Һәм без яраткан җыр яңгырый:
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең...
Рәхәт тә, моңсу да…

 

Фирдәвес ИСМӘГЫЙЛЕВА, корректор: 
«1974 елда Казанның 30 нчы номерлы мәктәбен тәмамладым. Быел 51 ел менә. Сыйныфта 12 кыз, 18 малай идек. Ул вакытта 10 еллык уку иде әле. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән соң мәктәп ишегалдында фотога төштек, сыйныфка да үттек. Сирень, лалә чәчәкләре бик күп иде. Сирень чәчәкләре миңа гел шул соңгы кыңгырауны хәтерләтә. Аның хуш исе шул чакларга алып кайткандай хисләр тудыра… Аннары җыелышып Горький исемендәге ял паркына киттек. Анда элек бик матур фонтан бар иде. Шуның янында түгәрәккә җыелып, сөйләшеп, хыялланып утырдык. Малайлар гитарада уйнады, җырлаштык. Аннан инде имтиханнарга әзерлек башланды, консультацияләргә йөри башладык.  Чыгарылыш кичәсе бик күңелле узганы хәтеремдә.  Кайсыбыз кая таралыштык шулай итеп. Хәзер менә «Одноклассники»да гына аралашабыз… Класс җитәкчебез Солтания Каюм кызы Рәхмәтуллина географиядән укытты. Дөнья картасын биш бармакны белгән кебек итеп өйрәтте ул безгә. Бик яхшы укытучы иде. Аның белән гел аралашып, бәйрәмнәр белән котлашып яшәдек. 2007 елда вафат булды… Ул исән чагында классыбыз белән очрашып тордык әле. Кызганыч, бүгенге көндә классташлар арасында арабыздан китүчеләр дә бар…»

 

Лилия ГӘРӘЕВА, бүлек мөхәррире:
«Мәктәпне тәмамлаганыма быел 31 ел булган икән инде. Әле кичә генә иде шикелле. 1994 елны без Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбен (ул вакытта әле 11 еллык иде ул!) 12 бала тәмамладык. 6 кыз, 6 малай. Без бик дус, тату класс булдык. Хәер, кечкенә генә авыл мәктәпләрендә һәр класс шулай дус һәм тату була торгандыр инде ул. Ул вакытта өч авылдан бергә җыелып укыйбыз, өч авыл да бер колхоз булган вакытлар.
25 май көнне «Соңгы кыңгырау» бәйрәмен дә бик яхшы хәтерлим. Кызганыч, ул вакытта фотоларга төшерү булмаган, шул көннең бер фотосы да юк. Ә менә күңелдәге тәэсирләре әле дә яши. Моңсу иде ул көнне безгә. Мәктәптән, укытучылардан, классташлардан бер дә аерыласы килмәде. Без ул көнне мәктәп коридорында концерт куйдык. «Соңгы кыңгырау» бәйрәменең гимнына әверелгән «Ак алъяпкычларда ак канат», «Кыңгыраулы мәктәп еллары» һәм «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» дигән җырларны җырладык, вальс әйләндек. Ул елларда әле бу бәйрәмгә әти-әниләр килми, керфекләрдә ялтыраган яшь тамчыларына башка укучылар һәм укытучыларыбыз гына шаһит иде. Безгә кушылып алар да елады. Безнең укытучыларыбыз! Һәрберсе әниләребез кебек якын, шундый газизләр! Мин аларны, үзем тәмамлаган мәктәбемне (ә бит тормышымда мин укыган мәктәпләр өчәү булды!) әле бүген дә бары иң җылы хисләр белән генә искә алам. Ул гомерем буена үзенә тартып тора торган бер учак булды минем өчен.


Фәгыйлә ШАКИРОВА, блогер-журналист:
«Без сыйныфта 30 бала укыдык. Әлмәт районы Түбән Абдул һәм Елховой авылы укучылары. 90 нчы еллар иде... Ниһаять, мәктәпне тәмамладык. Ике катлы, зур, бөтен уңайлыклары булган мәктәптә укыдым мин. Әле дә хәтерлим... Яңгыр яуды, яуды да, безнең бәйрәм көненә ялтырап кояш чыкты. Физика фәнен укыткан Дамир абый: «Бу балалар бигрәк бәхетле булды, алар хөрмәтенә кояш та чыкты», – дигән иде. Бәйрәмнән соң мотоцикл белән авылдан чыгып китеп, матур табигать кочагында – күл янында таң аттырган идек. Кызганыч, сыйныфташлар белән бик очрашкан юк... Өч сыйныфташым инде вафат...» 

 


Динара ӘХМӘТ, җаваплы сәркатип:
«Кичә генә кебек... Чәчемә ак бантлар куеп, ак алъяпкычлы матур формадан укытучыларыбыз, әти-әниләр, башка укучылар каршында басып торабыз. Аяклар да калтырый шикелле, күңел каядыр ашкына, йөрәк тә ешрак тибә кебек, тавыш кына калтырамасын, ничек тә күз яшьләрен тыеп торырга кирәк! Әнкәйне борчыйсы килми... Әйе, шушы хисләрне кичә генә кичергән кебек. 2006 елда Әгерҗе районы Көчек авылында туган мәктәпне тәмамлап чыгып киттем. Алты гына бөртек идек без сыйныфта. Урта мәктәптә параллель сыйныфыбыз барлыкка килде. Анда күрше удмурт авылыннан – Бәркләт-Бодьядан 3 укучы килеп укый иде. Алар белән дус-тату укыдык. «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә дә рәхәтләнеп татарча, русча, удмуртча җырлап-биедек, укытучыларыбызга да рәхмәт сүзләрен өч телдә җиткердек. Туган мәктәбемә бик рәхмәтлемен. Беренче укытучым салган ныклы тәрбияле, төпле белемле нигезгә калган остазларым белем өстәде. Бүгенге уңышларымда һәркайсының өлеше бар. Алар мине көчле булырга, бернинди сынаулар алдында да сынмаска, куйган максатларыма дөрес һәм игелекле эшләр аша ирешергә өйрәтте». 
 

Теги: соңгыкыңгырау последний звонок казан бәйрәм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар