Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Сез нәрсә, үзегезне яратмыйсызмы әллә яки 8 Март кайтавазы

– Сез нәрсә, үзегезне яратмыйсызмы әллә?

Бу көтелмәгән сорау әллә кайда читтә йөргән уйларымны яктылык тизлеге белән урынына кайтарды. Нәрсә булды соң әле бу? Казанның чираттагы бер супермаркетыннан нидер алам. Тизрәк бу бәйрәм алды ыгы-зыгысыннан качасы килә. Ләкин кассада утыручы ханымның мине һич кенә дә җибәрәсе килми. Акция буенча сатылучы әле бер, әле икенче товарны сатып алырга кыстый. «Тиздән 8 Март, әниегезне, дус кызларыгызны куандырыгыз», – ди ул. «Менә «Рафаэлло», 149 сум гына!» – дип кыстый.

Автомат рәвештә: «Юк, рәхмәт», – дип коры гына җавап кайтарам. «Ә үзегезгә? Үзегезгә алыгыз! Менә дигән «Гель для душа». «Кирәкми!» – дип башымны гына чайкыйм. Ләкин кибетченең дә бирешер исәбе юк. Арсеналындагы «иң авыр коралны» чыгарып биргән соравы белән мине җиргә кайтара.

– Сез нәрсә, үзегезне яратмыйсызмы әллә?

Мин дәшмим, әйберләремне алып тизрәк китү ягын карыйм. Кулымда ике пакет, ә башымда бер авыр сорау. Үзеңне ярату шул 69 сумлык юыну сыекчасыннан башланамы икән?

Баштарак бик скепсис белән генә елмайдырган бу сорау соңрак бик тирән уйландырды. Кеше бу хис белән туа микән яисә без моңарга өйрәнәбезме? Яки өйрәтәләрме? Алай дисәң, Аллаһы Тәгалә һәркемнең күңеленә шундый хисне салган бит.

Көн дәвамында башымнан бу сорау чыкмады... Күзәтәм, укыйм, яңадан күзәтәм, яңадан укыйм. Башкалар нәрсә уйлый? Кешеләр төрле – фикерләр дә төрле. Дөньяда күпме хатын-кыз бар, шулкадәр үзеңне ярату төрләре дә бардыр. Һәм – шулкадәр үзеңне ярату мөмкинчелекләре дә. Һәркемнең үзенеке. Ләкин миңа бит уртак бер формула чыгарырга кирәк. Шулай Гүзәлнең эзләнүләре башланды.

Тирә-юньдәге яшь кызлардан, апалардан, әбиләрдән «үзеңне ярату» билгеләрен күзли башладым. Моның өчен ниндидер белгеч яки Шерлок Холмс булырга кирәкми диярсез. Әнә җурналдагы кебек киенгән, әле генә салоннан чыккан кебек күренгән ханым. Менә бит – сорауга җавап та табылды! Әйе, бу, һичшиксез, үзеңне яратуның тышкы чагылышларының берсе. Ләкин... барысы да шундый җиңел, ап-ачык булса, Гүзәл дә бу «фәнни эзләнүләрен» башламас иде.

Күз алдына китерегез «җурналдан гына төшкән» шул яшь ханым портретын. Ул көн дә эшкә бара. Тик шул эшен «җене сөйми». Эш сәгате беткәнне минутлап саный… Йә, ничек? Кулны йөрәккә куеп, бу ханым үзен чынлап та тулысынча ярата дип әйтә алабызмы? Юктыр, мөгаен. Чөнки үзеңне ярату – ул үзеңне ишетә белү. Яратмаган, холкына туры килмәгән эш хатын-кызның эчке дөньясын җимерә. «Җан теләгән эш белән генә тормыш алып барып булмый бит», – диярләр. Шулай да, XXI гасыр мөмкинлекләргә ифрат бай икәнен онытмыйк.

Икенче – капма-каршы портрет. Бу ханым исә эшен үлеп ярата. Аның өчен ул «җан азыгы». Ләкин 8 Мартта эштә тюльпан бәйләме бүләк итмәсәләр, үзенең хатын-кыз затыннан икәнен онытыр да иде, мөгаен. Массаж, маникюр, матур күлмәкләр... Бу сүзләрне ул үзенә кагылмый дип саный. «Служебный романның» төп героинясын тасвирладым ахыры. Әлеге портретларны Чехов сүзләре белән «ясап» бетерәсем килә: «кешедә һәр нәрсә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, җаны да, уйлары да».

Уйлар... Алар – үзләре зур бер галәм. Үзеңне ярату – ул үзеңә хыянәт итмәү. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итә белү. Уйларыңа карата ихтирамлы булу. Яхшы якларыңны да, начар якларыңны да тану. «Үзең» булырга курыкмау. Кайчак бу бик зур батырлык таләп итә. Читтән күзәткәндә бик кызык күренеш. Иң беренче «үзең» чаткылары күзләреңдә җемелди башлый, аннан сүзләреңдә, йөзеңдә, хәрәкәтләреңдә… Шулай итеп бөтен барлыгыңны яулап ала. Ләкин моның белән генә чикләнәсең килми һәм син «үзеңнең» дөньяңны киңәйтә башлыйсың. Әкренләп «үзең» эчтән тышка чыгу юлларын эзли. Бәлки ул 30 градус салкында кигән ал чәчәкле озын итәктер? Бәлки ул синең «үзеңне» ярып салган озын шигырьдер?

Ә бәлки зәп-зәңгәр иннек? Бу табигый түгел. Ләкин синең өчен ул табигый!

Аннан «үзең» чикләрне үтеп син яшәгән бүлмәгә, урамга, шәһәргә, дәүләткә, галәмгә чыга.

Үстек. Киңәйдек. Планета булдык. Исегездәме, нәни принцның «үзенең» планетасы турында әйткән сүзләре? Бу өзекне үзеңнең эчке дөньяңны тәрбияләү буенча җитәкче дип атар идем:

«Иртән торып юынгач, үзеңне тәртипкә китергәч, шунда ук планетаңны тәртипкә китер. Баобаб белән гөлләр үсентеләре башта бер-берсенә охшаш була. Аларны аерып була башлагач ук, вакытны сузмыйча, баобабларны утарга кирәк. Бик күңелле эш түгел ул түгелен, әмма аның әллә ни авырлыгы юк».

Үзеңне ярату – планетаңа бик игътибарлы булу ул. Теләсә нинди орлык очып керә ала бит анда, сизми дә каласың. Кемдер махсус ташларга да мөмкин. Шуңа ул үсентеләрне аера белү, зарарлысын күрдеңме, сиздеңме – шундук юк итү зарур. Әлбәттә, әгәр үзеңне чынлап яратасың икән инде.

Мәгълум ки, һәр фәнни эзләнүләрнең ниндидер нәтиҗәсе булырга тиеш. Ләкин бит кайбер күренешләрне ачыклар өчен бер гомер дә җитмәскә мөмкин. Бәлки бу сорау да шул категориягә керәдер?

Аңа дөрес яки дөрес түгел җавап та була алмый кебек. Җавапны бер калыпка салу яки унификацияләү мөмкин дә түгелдер. Шуңа да карамастан, шәхсән үзем өчен тапкан формула белән уртаклаша алам:

Тырышлык + гармония. Нәтиҗәне юыну бүлмәсендәге хуш исле флаконнар санына тапкырлыйбыз = яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар