Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Саваплы сабак

«Шул чакта Гөлнур миңа бик кирәкле сүзләрне әйтте. «Эш димә әле син, Эльмира, әниең янында бул», – диде. Әни 12 май көнне өзелде... Соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булдым».

Редакциядә иртәдән өчпочмак исе таралган. 
– Нинди бәйрәм бүген? – дип кызыксынабыз.
– Әниемнең безнең арадан киткәненә 5 ел булды, бергәләп чәй эчик дип уйладым, – ди әдәби редакторыбыз Эльмира апа Закирова. – Күп түгел инде ул, менә монысы – Мөслим күчтәнәче, монысы Актанышныкы, – дип, өстәлгә чәк-чәк, бавырсаклар, башка тәм-томнар тезде. «Сөембикә»дә шундый гадәт – кайсыбызда нинди бәйрәм, сөенечле вакыйга булса да, кадерле кешеләре рухына бер дога булсын дип, аларны искә алыр өчен дә редакциянең өстәлен түгәрәкләп, җыелышып чәй эчәбез. 
Эльмира апа Актаныш районы Байсар авылыннан. Төп йортлары инде бушап калган. Ләкин нигезләрен әле дә ташламыйлар, бертуган сеңлесе Рита апа белән җай чыккан саен кайтып йөриләр, бакчага яшелчә, бәрәңге утырталар. 
Әниләре  Роза ханымны редакциядә дә яхшы хәтерлиләр. 
– Әнигә барыгызның да катнашы бар кебек, беләсез. Лилия әнинең күлмәкләрен кыскартып бирә иде... Фирдәвес биргән лаләләрне каберенә утырттык, чәчәк атмаганнар әле... Гөлнур белән Рәмзия дә әнидә кунакта булдылар, – ди Эльмира апа. Хатирәләрен яңартып, әнисен соңгы юлга озаткан көнне исенә төшерде. – Май бәйрәмнәренә авылга кайттык. Инде яллар төгәлләнеп килә, Актаныштан Казанга китәргә, эшкә чыгарга кирәк. Әнинең хәле авыр, күреп торабыз. Китеп баруыбыз үкенечле булыр кебек. Шул чакта Гөлнур миңа бик кирәкле сүзләрне әйтте. «Эш димә әле син, Эльмира, әниең янында бул», – диде. Әни 12 май көнне өзелде... Соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булдым, – дип, рәхмәт белән искә алды.
Әтисенең исемен сорап, күңелебездән барыбыз да Мирзаһит кызы Розага догалар, теләкләр ирештердек. 
– Шулкадәр яхшы кеше иде Роза апа, – дип искә ала Гөлнур Сафиуллина. – Командировкадан кайтышлый аңа кереп чәй эчкәнне һич онытасым юк. Чәй генәме! Токмачлы аш пешереп, бәлеш әзерләп көтеп торган ул безне. Ап-ак итеп юып куйган баскычлары әле дә күз алдында. Ничек шулай чиста юган дип, күреп исем киткән иде...
Ризыкка орынмыйча, барыбыз да читенсенеп бер-беребезгә карап утырабыз. Арабызда намаз укучылар булса да, беребезнең дә дога укырга, матур итеп багышларга кыюлык җитми... Роза апа турында истәлекләрен яңарталар, аны җылы итеп сөйлиләр... Ләкин «мәрхүмәгә дога булып ирешсен», «рухы шат булсын», дип, җөпләп куюдан уза алмадык.
Шулай чәй эчеп утырганда ишек ачылып китте. «Исәнмесез!» – дип, вакытсыз йөрим бугай дигән кебек читенсенеп кенә Түбән Кама шәһәреннән укучыбыз Миңнур апа килеп керде. Миңнур апа юлда еш йөри, журналларны да Казанга редакциягә үзе килеп ала. Бүген аның керүенә аеруча куандык. Хәерле эшебезне куәтләп кую кебек иде бу. Ни хикмәт, Миңнур апа, чәй эчкәч, Эльмира ападан әнисенең исемен язып бирүен сорады. «Багышлап, рухына дога кылырмын», – диде кунагыбыз. Бездән булмагач, Аллаһы тәгалә дога укырлык кешене үзе китерде, дип, бер-беребезгә мәгънәле, сөенечле караш ташлап алдык. 
Безнең редакциядән болай да кунаклар өзелми. Ләкин бу көнне килгән кешеләр аеруча күп булды – үзе бер могҗиза! Кергән һәрберсен табынга чакырып, Мирзаһит кызы Розаны кабат-кабат искә алдык. Эльмира апаның «әз генә» дигән сыйлары, алып килгән ризыклары әллә никадәр кешене кунак итәргә җитте. Килгән кешеләр арасында намаз укучылар да бар иде, алар да, өйдә багышлап укырмын, дип киттеләр. Ишек ачылып яңа кеше килеп керүгә без инде сөенә-сөенә аны чәйгә дәшәбез. Көн ахырына гаҗәпләнми башладык хәтта. Махсус оештырылган мәҗлес диярсең... Кунакларны санап та караган идек, соңрак исәбен югалттык – укучылар, язучы авторлар ул көнне берәүләп тә, икәүләп тә килде. 
Эш көне төгәлләнеп килгәндә күрше редакциядән Гөлназ керде. Ике айлап кына эшли әле ул, якыннан утырып сөйләшкән дә юк иде моңарчы. «Актаныш чәкчәгеннән авыз итеп кара әле», – дип әйтүгә, Гөлназ: «Кайсыгыз Актаныштан?» – дип сорамасынмы! Сүз арты сүз китте: Эльмира апа белән Гөлназның әнисе чыгышы белән күрше авылдан булуы, Роза апа аның туганнарын укытканлыгы ачыкланды, уртак дуслар, танышлар табылды, Байсар авылының шактый кешесе искә алынды...
Ә икенче көнне Мирзаһит кызы Роза кабере өстендә лаләләр чәчәк атасын без белми идек әле...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар