Сандык кыйссасы

Әбием һәм әниемнекеннән минем сандык кечерәк. Әмма фатирыбыз өч бүлмәле булса да, тыныч кына бер урында «утыра» алмый. Сандыккаем, сүз дә юк, урының түр башында синең. Бигрәк тә күпме күргән шатлык-михнәтләреңнән соң. Тик...
Әни, бу сандыкны минем бүлмәдән алсагыз иде инде! Подъездга булса да чыгарып куегыз!» – диде улым, эштән кайтып керүемә. Беренче генә әйтүе түгел, әмма сизәм, бу юлы коры вәгъдәләр белән генә котылып булмас, ахрысы... Сандык, сандык! Күпме хатирәләр, истәлекләр сиңа бәйле... Дәү әни, ерак әбиләрем сандык белән кияүгә чыккан, әле нинди сандыклар иде алар! Кечкенә генә йозаклары чылтырый баш-лауга йөгереп килеп янына тезләнәбез. Капкачы ачылу белән аннан тәмле булып алма, җимеш, хушбуй, сабын исе өйгә тарала... Бергә яшәгәнлектән, дәү әни сандыгы тирәсендә еш урала идек. Безне кибеткә җибәрәсе булса, шул сандыктан акча янчыгы чыга, чәй эчәргә утыра башласак, хөрмә-җимеше алына, йә өр-яңа кызыл эчле галошыннан бөдрә башлы сабый рәсеме төшкән хуш исле сабынын алып, ләгән-комган тирәсенә куя...
Әнинең сандыгы бераз кечерәк иде. Шәһәргә күченгәч тә ул аны үзеннән калдырмады, бер бүлмәле фатирда да урын табылды. Сиксәненче елларда сандык белән кияүгә чыгу ул кадәр үк модада түгел иде түгелен. Ә мин сандыксыз кияүгә чыгуны күз алдыма да китерә алмадым. Туйда ул сандыкны кияү буласы кешегә ничек итеп ике бәясенә сатканнарын күрсәгез?! Эче тулы бүләк, өй кирәк-яраклары иде кайнана бусагасын атлап кергәндә.
Ә анда тагын ике сандык булып чыкты, бу йорт кызлары сандыкларын алып китеп тормаганнар. Шунлыктан, минекенә урын верандада булды. Әйбәт иде урыны. Тик бервакыт авылга кунакка кайтып килгән тутам:
– Кыз, ишеттеңме, синең сандыгың анда кияүгә киткән! – дигәч, телсез калдым. Бактың исә, туганыбызның кызын да сандык белән кияүгә бирәселәре килгән. Кайнанам үзенекен тәкъдим иткән итүен, тик кая ул, калайлары ялтырап торган зәңгәр буяулы, агач исләре дә таралып өлгермәгән яңа сандык булганда... «Сандыгыңны китерерләр», – диде кайнанам, үзен гаепле санагандай, без кунакка кайткач. Икенче елны да шул сүз булды. «Быел сандыгымны күрми китмим», – дидем иремә. Кайнанам да борчыла. Беркөн иртән торышка верандада җиңелчә генә ыгы-зыгы сизәм. Чыксам, сандык чистарталар! Йа Раббым, калайлары каралган, ялтыравыгының эзе дә калмаган, буявы уңган... Ә эче, рәхмәт төшкере, шул килеш – сап-сары такталары, әйтерсең лә, менә кабат очраштык, дип көлеп тора. Әллә кызганудан, әллә шатлыктан тулган күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, ишегалдына атладым. Кайнанам: «Утынлыкта торган, аннан телевизор астына кертеп куйганнар куюын», – дип, мине юаткандай сөйләнә калды. Сандыгым кайтуга барыбер бик шат идем! Ул елны да алып китеп булмады үзен. Инде бүтән тотынучы булмас дип, тыныч күңел белән калдырып киттем. Янәдән ялга, озакка булмагач хәбәр итми генә кайтып төштек. Верандага атлау белән күзләрем... сандыгымны тапмады. Ә бусагада безне күргән кайнанам дулкынланып китте. «Бөтен җирне тычкан басты, мәлгуньнәр!
Ике капчык онны, инде анда керәлмәсләр, дип, шунда тутырып куйган идем...» Онлы сандыгым келәттә утыра иде. Ул көн он бушатып, сандык чистартып үтте.
– Алып кит инде бу сандыгыңны, – ди әни, ялваргандай. Бу юлы да утырып калды әле ул. Яңадан килен төшәсе юк, мин бишенчесе, аннан, сандык белән килгәне дә мин генә бит әле, үз кадереңне үзең белмәсәң! – дидем дә сандыгымны алгы өйгә, түр башына кертеп куйдым. Шактый еллар үткәч, яшәү урыныбызны башкалага алыштырдык. Күченеп килгәндә, юл уңаенда, сандыкны да үзебез белән алдык. Инде, дус-туганнар елмаеп караса да, безнең белән яңа фатирга да күченде ул. Эче тулы байлык: яңасы дисеңме; әни-әбиемнәрнең ядкарьләре булып калган ашъяулык белән кызыл башлы сөлгеме, ефәк шәл, күкрәкчә, аннан әнинең үз куллары белән чиккән, авыл яшьләре театр уйнаганда алып торгалаган канатлы алъяпкычы... Кызымның тәпи йөреп киткәч тә кигән учка сыеп бетәрдәй өрфия күлмәге, улымның башлыгы... һәркайсы – үзе бер хатирә. Уйласаң уелып китәрлек!
– ...Әни, дим, аласыңмы сандыгыңны? Залга, сезнең якка кертеп куям, алайса... – диде улым, уйларымны йомгаклагандай. Тагын ниләр генә күрәсе бар икән сандыккаемның?!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.