Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Сагышларым кайтты үземә...

Сагышларым бирдем җилләргә,
Алып кит дип ерак илләргә...


Әнкәй үлем түшәгендә ята. Мине: "Хәле авыр, күреп кал”—дип чакыртып кайтардылар.
— Кызым, “Азат хатын”ның яңасы килгәндер, укы әле, — ди.
“Саташып әйтүе генә түгелме икән?” - дип уйласам да, журналны ачып Фәнис Яруллинның “Сагышларым” дигән яңа шигырен укый башладым. Онытылып китеп шигырь укудан туктап әнкәйгә карасам — иреннәре селкенә. Бүген-иртәгә сулышы өзелергә торган әнкәй шигырь кабатлап, шигырь ятлап та!
Синнән башка беркем
Күтәрә алмый диеп
Сагышларым кайтты үземә...


...Әнкәй илле яшендә үк сукырайды, Сәер һәм кинәт килде аңа бу бәхетсезлек. Күрше хатыннары белән көтү каршыларга барган җирдә яшел чирәмгә ятып черем итеп ала һәм... сукыраеп уяна. Өметсезлеккә бирелгән, чәчен йолкып елагандыр дисезме?! Әнкәй безне генә түгел, бөтен Бакырчы авылын шаккатырды. “Ярар, күрәчәкне күрми булмас, сез бит әле минем алтау. Чиратлашып карасагыз да елга икешәр ай гына туры килә”, —  диде... берни булмагандай. Алтынчыбызга, дөресрәге, әнкәйнең бишенче баласы булган төпчек кызына — миңа ул чакта нибарысы җиде генә яшь иде әле.

...Хатыны үлгәч, әнкәйне үзенә кияүгә бирүләрен сорап килгән әткәйгә бабай:
— Ике балалы иргә чәчәк кебек кызымны бирәсем юк! — дип каршы төшә.
Почмак якта гына торырга тиешле әнкәй түргә узып сүзгә кушыла. “Бирсәң дә барам, бирмәсәң дә барам”,—ди. Бик чибәр була әти, кеше арасында аны “Курчак Хәлиулласы” дип йөрткәннәр. Күрәсең, яшь кызның да күзе төшкән булгандыр. Ун ир бала арасында үскән Маһирәнең үз сүзен ирләрчә өздереп әйтә белүе, тәвәккәллеге дә ерак йөрмәгәндер, мөгаен.

Гаиләдә бердәнбер кыз булгач, юу-җыештыру эшләре дә, тегү-бәйләү дә күп эләгә үзенә. Мулла кызлары белән беррәттән укып барырга да өлгерә әле. “Аларга — унлы, ә миңа тугызлы билгесе куйсалар, төннәрен йокламый идем”, — дип сөйли иде. Заманасына күрә шактый югары белем ала әнкәй һәм аны Шәйморза авылына укытучы итеп билгелиләр. Беренче хезмәт хакыннан әтисенә Тәтеш районы Кече Тархан авылындагы җил тегермәнен сатып алып бүләк итә. (Совет власте килгәч, шул тегермән өчен бабабызны “кулак” дип, йортыннан сөрәләр.)

Әткәйнең беренче хатыныннан калган балаларын әнкәй үгиләр дип белмәде. Үзе биш бала тапса да, гел: “Минекеләр җидәү” — дип сөйләде.
Олы улы Фәйзрахман абый күршегә генә йортка кергәч, әткәй аны бик озак гафу итми. (Ир-ат өчен йортка керүне иң соңгы эш дип санаган ул.)  1939 елның июнендә абыйны яшен суга. Яна башлаган йортларыннан, төтен эченнән аны әнкәй сөйрәп чыгара. “Күзен ачып карады, минем белән бәхилләшергә өлгерде Фәйзрахман”, — дип искә төшергән саен елар иде әнкәй.

Кечкенәдән чукрак калган Фәһрибану апабызны исә күрше авылга, “кечкенә җизни”гә (буе бәләкәй булганга без аңа шулай дип дәшә идек) кияүгә бирделәр. Апа китеп озак тормады, әткәй вафат булды...
Туганнары, бигрәк тә энеләре, ярдәм итмәсә, безне ничек аякка бастырып бетергән булыр иде икән әнкәй? Туганнарның кадерен белгәнгә, үз балаларын да туган җанлы итеп үстергәндер ул. Безнең хакта “Туган туганның көтү көткәненә рад” дип, беркем әйтә алмас! Тормыш, бишебезне биш язмыш итеп биш якка таратса да, ел саен Олы Тарханда җыелмый, очрашмый калганыбыз юк. Бер-беребезне сагынып, күрәсебез килеп, ашкынып кайтабыз.

Үзебезнең Бакырчыда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Наҗия апага күршедәге Олы Тархан авылына йөреп укырга туры килә. Ике авыл арасы шактый гына. Кышкы буранда да, язгы пычракларда да җәяү йөрергә кирәк. Шул йөрүләрдән тәмам гарык булып апа мәктәпне ташларга уйлый. Әмма әнкәй: “Бер ел укуыңны өч ел укысаң укыйсың, тик ташламыйсың!” — дип каршы төшә. Сугыш башланмаса, апа, һичшиксез, югары белем алган булыр иде. Наҗия апам кебек бик күпләрнең хыялын чәлпәрә китерде шул бу сугыш.
Апамны Татар Чурапаны авылына укытучы итеп билгелиләр.

Кияүгә ул сугыштан бер аягын бот төбеннән үк өздереп кайткан укытучы егеткә — Үзбәк абыйга чыкты. Апа килен булып төшкән йортта өч гарип иде — җизни, җизнинең сугыштан бер кулсыз кайткан энесе Әнәс һәм әҗәл авыруы белән урын өстендә яткан каенатасы Шәяхмәт бабай. Өйләнешеп озак тормадылар, җизнәбез ачык формадагы үпкә чире белән авырый башлады. Аңа инде аерым тәрбия кирәк иде — һәр көнне йокыдан торган төшенә ике күкәй, оеган сөт...

Апам җизнигә кияүгә чыкканда (ә ул аңа йөргән егетен калдырып барды. Чөнки әнкәй күрше Галия апа аша: “Үзбәккә барса әйбәтрәк булыр. Гаиләләре белән җайлы кешеләр”, — дип әйттерде). “Ничек яшәрбез соң без?” — дигәч, җизни: “Кайгырма, шәһәргә китәрбез”, — дип җавап бирә. Әллә җае туры килми, әллә берәр сәбәбе була, алар апа пенсиягә чыкканчы Бакырчыда яшәделәр. Наҗия апа гомер буе мәктәптә укытты. Тормышлары җиргә пар аяк белән басып йөргән ирле гаиләләрдән ким булмады: сыерын да, сарыгын да асрадылар, кеше белән беррәттән кышка утын, малларга печән дә әзерләделәр. Башкаларда төп авырлыкны ирләр күтәрсә, җизниләрдә йөкнең зурысын апам тартты. Утыз биш ел бер сүзгә килмичә каенана белән яшәделәр. Җил-яңгыр тидерми өч бала үстерделәр.

Апам пенсиягә чыккач, җизни биргән вәгъдәмне үтәргә вакыт җитте, дип уйлады, күрәсең, алар Тольяттига күченделәр. Шәһәр йортында Үзбәк җизни унбиш ел яшәп, җитмеш яшендә дөнья куйды.

Кырык җиде ел буе I группа сугыш инвалидын бала кебек тәрбияләгән Наҗия апабызга һәйкәл куярлык. Ә аның бүгенге көндә пенсиясе дә ташка үлчим генә. Искә төшкән саен шуңа йөрәк әрни.

Хәлемнән килсә, икенче апама — Зөбәйдәгә дә куяр идем мин ул һәйкәлне. Әнкәй аны капитан итәм, дип хыялланды (гади авыл хатынына кайдан килгән булды икән ул хыял?). Тагын шул сугыш комачаулады... “Барыбер укыйсың!” — дип, әнкәй аны Казанга киткән җиреннән Равил абыебыз тәмамлаган Тәтеш техникумына кайтарды. Агроном булып чыкты апа. (Сугыш елларында черек бәрәңге җыеп безне — эне-сеңелләрен ачлыктан алып калган апабыз ул безнең!) Хөсниҗамал әбиебез Зөбәйдә апага: «Әйдә, кызым, җырла әле», – дип җырлата торган булган.
Мин бәхетсез, мин бәхетсез,
Мин бәхетсез булганмын,
Әнкәемнең иң кайгылы көннәрендә туганмын
, –  дип, апа шулай җырлап бирә торган булган.
Әйе, чыннан да, Хөсниҗамал әби белән Әсәдулла бабабызның хуҗалыкларын «раскулачить» иткән көнне – 1930 елның 1 февралендә дөньяга килә ул. Әсәдулла бабабызның баһадирдай тырыш биш улы – Шәрәфислам, Шәрипҗан, Нурислам, Зәки, Мөхәммәтшаларның хәләл көчләре белән тапкан маллары, хуҗалыгы гаделсез тартып алына. Кулак, имеш... Кызлары – әниебез Маһирә, тегү тегеп, мәдрәсәдә дәресләр биреп укыткан акчаларына алган тегермәнен дә тартып алалар шул вакыт. Бала гына булса да, апа шулай моңлана торган булган, җанашым.

“Түзәрләр, Маһирә кызлары бит әле, сынатмаслар”, — дип сынады микән әллә безне язмыш?!
Егерме җиде яшьтә дүрт яшьлек улымны кочаклап, йөкле килеш тол калдым. Корсагым борыныма җиткән иде. Иремне җирләгәннең икенче көнендә кыз таптым, гомере генә булмады балакаемның... Ярый әле, барып егылырга туганнарым бар иде...

Ир туган белән кыз туган бер-берсенә бик үк якын булмый дигәнгә ышанмыйм мин. Әтиебезгә — “курчак Хәлиулласына ике тамчы су кебек охшаган Әмир абыем белән берберебезнең хәлен белешмәгән көнебез сирәк безнең. Бәхеткә, яшәгән җирләребез гел янәшә булды.

I группа сугыш инвалиды булган Равил абыебыз да күңелемә бик якын. Соңгы вакытта аның да күзләре сукырайды. Әнкәй әллә күңеле белән шуны сизгән, бик еш: “Абыегызны ташламагыз. Гел диңгездәге ялгыз пароход булып күз алдыма килә”—дия иде. Абый, Аллага шөкер, ялгыз түгел, карчыгы Хәтирә апа, улы, килене тәрбиясендә яши.
Безне шулай бер йодрык итеп туплап калдырган әнкәй дөм сукыр булып утыз ике ел яшәде. Утыз ике түгел, бер тапкыр да язмышыннан зарланмады. Күзләре күргәндә бөтен Бакырчыга тунга кадәр тегеп кидергән әнкәй тегүне сукырайгач та ташламады әле. Соңгы көнгә кадәр һәрбарчабызга оекбашны ул бәйләде.
Сукырайгач, мулла кызлары белән алган белемен искә төшерде. Авылда аны “Маһирә абыстай” дип кенә йөрттеләр. Динне кыскан вакытларда да әнкәйне рәнҗетүче, аны тыючы булмады.
Бар да үзе әйткәнчә булды — ул гел кунак булып кына яшәде. Шәһәрдәге балаларына килсә—авылдагылары сагынды, Тарханга кайтып китсә (Бакырчыда йортыбыз тузгач, Олы Тарханга, апалар янына күченгән идек) — без юксындык. Хәер, без генәме?! Әлфия апа өчен, әнә, әнкәй каенатасының апасы гына иде. Ире, үзе, алардан бигрәк өч балалары әнкәйне бездән артыграк көтеп торырлар, икешәр ай тоташтан җибәрмичә кунак итәрләр иде. Әнкәй кайсы туганына гына барып керсә дә, кич җитү белән ул йортка “әкиятче әби килде” дип, тирә-күршедән бар бала-чага җыелыр, бераздан аларны бәет-мөнәҗәтләр тыңларга килгән өлкәннәр алыштырыр иде...

Әнкәй кебек шигырь яраткан, күңелдән шигырь сөйләп йөргән кеше тагын булдымы икән?! Минем күз алдыма да ул гел үләренә бер көн кала: “Сагышларым бирдем җилләргә”, дип шигырь ятлап яткан килеш килә...




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    доньяда куп авырлык кичергэн кеше шигырьнен мэгнэсен анлый да инде....Бик тормышчан язылган,рэхмэт!

    Хәзер укыйлар