Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Сабантуй

Сугыш вакытындагы авыр еллар турында әдәби әсәрләр дә, документаль әсәрләр дә күп язылган. Моннан алтмыш-алтмыш биш еллар элек булган ачлык, мохтаҗлык турында Нурихан Фәттах та үзенең әсәрләрендә шактый тәфсилләп язды.
Бу “истәлекләр”дә автор ул елларның тере шаһиты буларак, 13-14 яшьлек үсмер малай күзлегеннән, үзе әйтмешли, “мөмкин кадәр дөресен” язган.
Үзе ничек күргән, белгән, тойган, кичергән — шулай сурәтләргә тырышкан.
Сугыш вакыты турындагы “Истәлекләр”дән бер өзекне мин журнал укучыларга да тәкъдим итәргә булдым.
Руфина Фәттахова.



Җәйге каникул вакытында Зәйнуллина апа Казанга китеп барды. Казаннан ул миңа ак күлмәк, кыска чалбар алып кайтты. Минем кибеттән сатып алган күлмәк, чалбар кигәнем юк — барысын да кулдан инәкәй үзе тегә иде.
Икенче җәйне, мин алтынчыга күчкән елны, укулар беткәч, яхшы эшләгән өчен дип, инәкәйгә ял йортына путевка бирделәр. Укытучы хатын-кызларның берсе аңа калын тукымадан тегелгән ап-ак костюмын сатып бирде. Шәһәрчә ап-ак юбка, ак пинжәк кигәч, ул бик чибәрләнеп китте. Ул вакытта әле аңа утыз алты-утыз җиде яшьләр булгандыр. Минем күз алдында ул ап-ак костюмнан гел елмаеп торган килеш сакланып калган. Дүртөйле янындагы ниндидер кымызлы ял йортына барып кайткач, сөенеченнән кая басканын белми йөрде. Гомере буена шундагы рәхәтлекләрне, анда күргән, очрашкан кешеләрен сагынып сөйләде.

Инәкәйнең дә, минем дә, башка бик күпләрнең дә ул чактагы куанычлары 1941 елгы июньнең 22сендө челпәрәмә килде.

Ул көн ял көн иде. Ул көнне Яңавылда сабан туе булды. Сабан туе ул чакларда Сакат тавы астында, Бүәнең сул ягында иркен болында була торган иде.

Төньяк-көнбатышта ямь-яшел урман белән капланган Сакат тавы калкып утыра. Артта, Яңавыл ягында, тәбәнәк калкулыкта унлап-унбишләп йортлы Үрмәде авылы күренә. Болын читендә — куе әрәмәләр. Әрәмә генә дә түгел, чын урман. Якында гына Бүә агып ята. Бу турыда ул артык кызу акмый, тук сыер кебек, тулып-иркенәеп, әкрен генә кыймылдавын белә. Кичү турысында гына кызулап ала да, ары киткәч, тагын салмакланып кала. Анда су тирән, куркыныч. Як-ягында чытырманлык — карама, шомырт, балан. Сабантуй вакытында тигез болын уртасына шомартылган озын багана утырталар, капчык сугышы өчен агач аркылы агач бастыралар, беркадәр читтә сәхнәсыман итеп калку идән җайлана. Баганадан читтәрәк төрле ярышлар, уеннар өчен урын билгеләнә. Яңавылдан морожный, морс сата торган сатучылар килә. Ул чакта әле микрофоннар юк. Бөтен нәрсә кычкырып аңлатыла. Иң уртада көрәш бара. Көрәш тынып торган арада, ерактан ат чабышына килүчеләр күренә. Халык, дәррәү кубып, шул якка агыла. Беләкләренә кызыл бәйләгән тәртип саклаучылар — таза ирләр — халыкны читкә куалыйлар. Әле анда, әле монда кызыл байраклар җилферди. Сабантуйда аракы сату, аракы эчү, гомумән, юк. Кешеләр шау- лашып-гөрләшеп якындагы куак араларында күңел ачалар. Әле анда, әле монда кычкыртып гармун уйныйлар, җырлыйлар. Кайберәүләр самоварлар алып килгән, самовар тирәсенә җыелып утырып күңелле итеп чәй эчәләр. Әрәмә араларында, болында, яр буйларында — һәр- кайда халык, ыгы-зыгы, чыр-чу.

Ул көндәге сабан туе хәтердә шулай калган. Ул көнне ярышларда мин дә катнаштым. Класстагы кара такта сыман тактага ерактан боҗра ыргытып бер карандаш отып алдым. Без — Мәгъсүм, Касыйм, мин — өчәүләшеп ул көнне яр буендагы куакларны актарып бетердек. Кызыл карагат эзлибез. Шулай йөри торгач, ачык җиргә — болынга килеп чыктык. Чыксак, халыкка әлләни булган. Каядыр ашыгалар, тыз-быз киләләр, борчулы йөзләр дә күренә. Җыр, гармун тавышлары тынып калган. Атлылар атларын җигәләр, арбаларга кешеләр утырган. Үрмәде ягына борылып карасак, бөтен кеше кайту ягына кузгалган.

Куаклык арасында йөреп без нәрсәнедер белми, ишетми калганбыз. Без югында монда бик тә әһәмиятле нәрсә булган булырга тиеш. Нәрсә булган — берни белмибез. Башкаларга ияреп без дә кайтып киттек. Үрмәдедән соң бер-ике чакрым җир үткәч, Үрнәк дигән бәләкәй авыл бар. Үрнәкне узгач, Яңавыл ягыннан җил белән радио тавышы ишетелеп китте. Кайдадыр репродуктор сөйли. Бик моңлы итеп сөйли. Шулай да өйгә кайтып җиткәнче мин нәрсә булганын аңлый алмадым. Бары кайткач кына, инәкәй “сугыш башланган” дигәч кенә аңладым.

Юк, ул әйткәч тә күп нәрсәне аңлый алмадым. Сугыш башланган. Башланса ни. Безнекеләр барыбер җиңәчәк бит! Башкалар ышанмаса ышанмас, ләкин мин моңа әз генә дә шикләнмәдем. Безне шулай тәрбияләделәр: без — хаклы, безне җиңәрдәй дошман юк, данлы Кызыл Армия теләсә нинди дошманның көлен күккә очырачак.

Мәктәпнең, тимер юлга якынрак җирдә, иске “Заготзерно” янында, авылдан килеп укучылар өчен гомуми торагы бар иде. Ул елны инәкәйне шул торакка — общежитиегә күчерделәр. Берничә бүлмәле бу борынгы агач йортның бер бүлмәсендә кызлар, икенчесендә малайлар тора. Шунда ук зур гына кухня. Кухняда зур казан. Анда балаларга су кайный. Плитә өстендәге төрле зурлыктагы чуеннарда аш, бәрәңге пешә. Һәркем азыкны өеннән үзе алып килә. Инәкәй балалар торган бүлмәләрне җыештыра, мичләренә яга. Инәкәй белән мин кухняда торабыз. Мич белән тәрәзә арасында биек, иркен сике. Минем бөтен тормыш шушы сикедә — өстәл янында уза. Кухня күршесендә ике бүлмәле квартирада тарих укытучысы — Шиһабетдинов абый яши. Исемен белмим, без аны күбесенчә Шиаб абый дип йөртәбез. Инәкәй Шиаб, ди. Шиаб абый кырыгынчы елга кадәр Архангельск шәһәрендә татар җидееллык мәктәбендә тарих укыткан, директор булган. Мәктәпне япкач, аны Яңавылга җибәргәннәр. Үзе Оренбург ягыннан. Хатыны Хафизә апаның әтисе Казан ягыннан булган. Яшь чагында сату-алу белән шунда барып чыккан да төпләнеп калган. Архангельскида татарларның аерым урамнары, мәчетләре бар икән. Йорт эшен ни дип тә белми, күзләреннән туктаусыз яшь ага, көне-төне “Новый мир” журналы укый торган тыныч кына катын иде ул. Аларның берсеннән-берсе кечерәк балалары бар иде.
Сугыш башланганда Шиаб абый Ленинградта була. Ул университетның тарих факультетында ничәнчедер курстта читтән торып укый, җәй көне җәйге сессиягә киткән була. “Кайтканда бик авыр булды”, — дип сөйләде, Сугыш башлану белән вокзалларга халык килеп тулган, алу кайту кыенлашкан. Һәркемне милиционерлар тикшерә икән. Вагонга кергәндә, Шиаб абыйның чемоданнары бик авыр булган, чемодан тулы китап. Ул милиционерлар яныннан җиңел генә, тиз-тиз генә үтеп киткән, ягъни авыр чемоданны җиңел итеп күрсәткән, моңа игътибар итмәгәннәр. Шулай дип сойләгәне истә калган. Сугыш башлангач, Шиаб абый безгә бер открытка язды. Анда “Гитлер җиңелер” дигән сүзләр, аннан соң "Үрдәк симерсә к... –белән суга чума” дигән мәкаль дә бар иде. Әлеге мәкальне беренче мәртәбә шунда белдем. Ленинградтан Шиаб абый миңа бик яхшы кәгазьле ике блокнот алып кайтты. Мин аларга шигырь язып, рәсем ясап кинәндем, бик озак сакладым.
Сугышның  беренче тәэсирләре шулайрак булды. Соңга таба тәэсирләр үзгәрә төште. Иң зур үзгәрешләрнең берсе шул: Яңавылга төрле яктан атлылар килеп тулды. Атлары белән авыл яшьләре җыелды. Аларны озатучылар — аналар, балалар, кызлар килде. Кара сырма, кыска тун кигән, киез итекле, чалбарлы тап-таза яшьләр. Кайгылы йөзләр. Кызмача баштан урам әйләнүләр. Капчык-капчык сохарилар, азык-төлек салынган сумкалар. Озатышу, саубуллашулар. Йөрәк әрнеткеч кайгы авазлары.

Безнең мәктәп янындагы военкомат алдындагы киң мәйданда атлылар, җәяүлеләр аеруча күп булды. Алар анда куна-төнә яттылар. Аркаларына капчык аскан яшьләрне командага тезеп, вокзалга алып китә тордылар. Алар артыннан койрык булып озатучылар төркеме тагылды.

Укытучы ирләр көн дә кич сугыш уенына йөриләр. Командага тезелеп каядыр басу ягына чыгып китәләр дә караңгы төшкәндә кайталар. Әле анда, әле монда тетрәндергеч сугыш җырлары яңгырый.

1941 елның кышында, ахрысы, Яңавылда хәрби очучылар мәктәбе ачылды, дөресрәге, ачылмады, каяндыр эвакуацияләнеп килде. Безнең торактагы күп кенә үсмерләр, унынчы, тугызынчы сыйныф малайлары шунда язылдылар. Беркөнне шул үсмерләрнең берничәсе хәрби киемнәр киеп кайтты. Ул вакытта алар дөньядагы иң бәхетле кешеләр иде. Соңыннан инәкәй сөйләде: “Муллаянны алмаганнар”. Ул чагында иң элек кешенең чыгышына игътибар итәләр. Ул, ахрысы, мулла малае булган. Хәрби очучылар мәктәбенә алмагач, Муллаян елап кайткан. Унны бетергәндерме, юктырмы, әйтә алмыйм. Вакыты җиткәч, армиягә аны да алганнар. Пехотага. Сугыштан исән-имин кайткан. Кайткач, үзләре авылында колхоз председателе булып эшләгән. Хәрби очучылар мәктәбендә укыган үсмерләрнең берсе дә туган якларына кире өйләнеп кайта алмаганнар. Кайдадыр, кайлардадыр ятып калганнар. Мәңге тормаслык булып.

Яңавылның татар урта мәктәбеннән үзе теләп фронтка китүчеләр арасында Сибәде авылыннанмы, Сандугач авылыннанмы Нәҗибә исемле бер кыз да бар иде. Мин аны чак-чак кына хәтерлим. Озынча ак йөзле, озын кара толымлы, калку гәүдәле. Толымын күкрәге турысына сузып салып, чәч үреп торганын әле дә күргән кебек булам.

Мең тугыз йөз кырык өчнең төкерек җиргә төшмәс суык көннәрендә Сталинград янында шәһит киткән санитарка Нәҗибә бәете Яңавылда кулдан-кулга йөрде. Нәҗибәнең батырларча үлеме ул вакытта, бәлки искитәрлек вакыйга да булып тоелмагандыр. Ул елларда “батырларча үлем” турында бик күп ишетергә туры килде. Батырларча үлемнәрнең, шул хактагы бәетләрнең әһәмияте еллар узгач ныграк аңлашыла.

Сугышта турыдан-туры минем туганнардан беркем катнашмады. Озак кына уңайсызланып йөрдем. Хәзер бу тойгы бетте. Миңа да, минем кебек башкаларга да уңайсызланырга кирәкми, дип уйлыйм. Унны да бетермичә, үзләре теләп, хәрби очучылар мәктәбенә укырга кергән һәм фронтта бер-бер артлы юкка чыккан үсмерләр, Сталинград янында батырларча һәлак булган санитарка Нәҗибә, Күчтәвылның минем белән уйнап үскән күрше Заһир, укытучы Хәниф абый һәм башкалар... минем якыннарым, минем туганнарым булмыйча, кем соң алар?! Аларның каны — безнең кан. Һәлак булсалар да, алар юкка чыкмады. Алар мәңге безнең белән, алар мәңге безнең хәтердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар