Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Рәхмәт сиңа, ИНӘЙ!

Исәя төшеп, әни кадере дигән төшенчәне бераз аңлый башлауга, әнисез калудан куркып яшәдем.
Икенче сыйныфта укыганда, сабакташым Линаның әнисе Яңа ел алдыннан гына хастаханәдә авыр чирдән вафат булган иде. Хәтерлим: шул елның язында укытучыбыз Ләйлә апа әниләргә багышланган тәрбия сәгатендә «Дәү әни» исемле хикәя укыды. Хикәядә әбисе тәрбиясендә яшәүче, нәкъ безнең яшьтәге ятимә кызчык, аның эчке кичерешләре сурәтләнгән иде. Ул вакытта Линабызны берәр туганы вакытлыча үзләренә алып киткән идеме, әллә, авырып-фәлән мәктәпкә килмичә калган булдымы, анык кына хәтерләмим. Сабакташым дәрестә булмагач, аның урыны буш торды. Укытучы апабыз хикәяне укый, ә мин янәшә партадагы буш урынга карыйм да, күңелем тула, тамакка төер утыра. Бераздан, ирексездән, теге төер эри башлый. Иптәшләремнән кыенсынып, кечкенә кулларым белән битемне каплыйм. Шулчак укытучы апам яныма килеп баса да, иңнәремнән, чәчләремнән сыйпый башлый, миңа җиңелрәк булып китә...
Кырык биш ел вакыт үтеп китүгә карамастан, бу күренешләр ап-ачык булып күз алдыма килеп баса. Балачакта алган шундый тетрәнүле хисләр тәэсир иткәндерме, инәйнең: «Кыз баланың ихластан теләгән теләге кабул була», – дип әйтүе көчле йогынты ясагандырмы, белмим. Әмма шунысы хак: һәр иртәдә, мәктәпкә барганда, Аллаһыдан инәемнең безне ятим итмәвен теләп ялвара идем. Аллаһ Тәгаләгә хисапсыз-сансыз шөкерләр итәм, инәй безне үстерде, укытты, кеше итте. Балачагыбыз ямьлерәк булсын өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Күпереп пешкән мич икмәкләре, шулпалы ит бәлешләре, кыстыбый-коймаклар, каклаган казларның тәмен әлегәчә тоям. Сабый чакларыбызны ямьләндерим дип, төн утырып матур күлмәкләр тегүе, бизәкләрен үзе уйлап чыгарып, җылы кофталар, башлыклар бәйләве – барысы да йокы хисабына эшләнгән бит. Эшсез утырганын күргәнем булмагангадыр инде, балачак хатирәләрен барлаганда иң элек инәемнең күркәм гамәлләре күз алдыма килеп баса.

...Әнә, матур шәльяулыкларын ябынган әбекәйләр ифтар ашына җыелалар. Өйрәтеп куйганнардырмы, белмим, мин урам капкасын ачып куеп, «Рәхим итегез!» – дип, әбиләрне каршы алып торам. Әбекәйләр башымнан сыйпыйлар, күчтәнәч «тамызалар». Туклык заманы булгангадыр инде, күчтәнәчкә дә бик ис китми, хикмәтләр әле бераздан башлана – безне шунысы кызыктыра. Әбекәйләр йөзем җимеше белән авыз ачканнан соң бик хасиятләп намаз укыйлар, аннары ифтар кылалар – сыйланалар. Ә берничәсе – нәнәемнең башка урамнан килгән дус карчыгы (авылыбыз зур) һәм үземнең кендек әбием куна ук калалар. Алары – фани дөньяның вагы-төягенә, соры-карасына бик үк илтифат итмәгән, авыл халкы арасында гыйлем һәм зирәк булулары белән абруй казанган, читек-кәвешле, камзул киеп йөрүче намаз-ниязлы әбекәйләр. Алар арасында үземнең ике әбием дә бар.

Инәйнең әнисе – картинәм бик пөхтә, күркәм кыяфәтле, чибәр карчык иде. Гомере буена матур итеп киенде: аягында кәҗүл читек (йомшак күннән тегелгән), өстендә бала итәкле парча күлмәк һәм яхшы камзул, башына шикәрдәй ак батист яулык ябынган булыр иде. Елның фасылына карап, һәрвакыт зәвыкъ белән киенә белде ул.

Күркәм, нурлы йөзле ак әбиләр! Колхозлашу чорларын үткән, сугыш елларында тылдагы авыр сынауларда сынмаган-сынатмаган һәм итәк тулы балалар белән тол калып, аларны тәрбияләп үстергән һәм шул ул-кызларының кадер-хөрмәтендә яшәүче әбекәйләр. Алар ай нурына коенган тын кичләрдә, йолдызлы төннәрдә, безгә, үзләре дә сизмәстән, дини-әхлакый сабаклар биргәннәр икән. Әбекәйләр пәйгамбәрләр, фәрештәләр, ахирәт тормышы, Җәннәт бакчалары турында мавыктыргыч итеп сөйли беләләр иде. Бик үк куркытмыйча гына Җәһәннәм, тәмугь газаплары турында да сөйләгәннәре истә.

Ураза, Корбан гаетләрендә, таба ашлары пешереп, күрше-тирә, туган-тумача әбиләрне сыйлау безнең гаиләдә күркәм йолага әверелгән иде. Табыныбыз күрке булып утырган картинәем, нәнәем, үземнең кендек әбием, Ак әби, Алма әби, Чибәр әбиләрнең йөз-кыяфәтләре, ак ситсы күлмәкләре, сөйләм рәвешләре нык истә калган. Аллаһ Тәгалә бу әбиләрнең байтагын озын гомер белән бүләкләде. Бертуган сеңлем Чулпан белән икәүләп Казан дәүләт университетында укуыбыз белән бик горурланып, әбиләр безне Коръән ашларында искә ала торган булганнар. Җөмләдән, әтәйнең инәсе – Шәмсиҗиһан нәнәем бик гыйлем кеше иде: гарәп имлясында да, аннары латин графикасында, аннары инде кириллицада да бик яхшы укый-яза белә иде. Остазбикә кызы Шәмсиҗиһанга, ни кызганыч, сугыш башлану сәбәпле колхозның иң авыр эшләрен тартып барырга туры килә. Колхозны җитәкләгән ире сугышка киткәч нәнәйне бригадир итеп куялар. Шул авыр елларда сәламәтлеген нык какшаткан күрәсең, ул 63 яшендә вафат булды...

Инәй өлкәннәрне хөрмәт итсә, гарип-горабаны, зәгыйфьләрне бик нык кызгана торган иде. Казаннан без алып кайткан җимешләрдән шул кешеләргә өлеш чыгара: кайсына хәер-сәдака, кайсына күчтәнәч итеп илтә, һәм бу – берәүгә дә сәер тоелмады.

«Бала туган, бәби кайткан өйнең морҗасыннан чыккан төтенгә карасаң да савап» – монысы да әнкәем сүзләре. Үзе иң беренче булып бәби ашы кертә, миңа да шөгыль таба – бәби мунчасына коедан су ташу вазифасын йөкли. Хәзер уйлыйм: өч баламның да «эһ» тә итмичә дөньяга килүләренә шул саваплар сәбәпче булгандыр, Аллаһның рәхмәте булып ирешкәндер.

...Сагынабыз, өч дистә елдан артык, гомеренең чәчәкле-җиләкле чорында, бары тик илле бер яшендә фанилыктан бакыйга күчкән инәйне юксынабыз. Җәйләрен, озын ялларда авылга кайтканда күрше апалары белән инәйне сагынып искә алабыз.

Инәй! Рухың шат, урының Җәннәттә булсын! Йомшак-нечкә күңелең, нурлы йөзең, якты моңың белән күңелләребезгә кереп калдың...

Инәй! Син, сиздермичә генә, кальбләребезгә Иман, Ислам, инсаф, ихлас төшенчәләрен салып калдырдың!
Инәй! Син үзеңнән соң догачы калдырдың һәм Коръән укып багышлаучы калдырдың, әлхәмдүлилләһ...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әниләр көне дигән бәйрәм уйлап чыгардылар. Менә мин дә эшем күп булса да, "Сөембикә"не яратканлыктан, кырык эшемне кырык якка ташлап, ңурнал сәхифәләрен актарам. Иң беренче "Тормыш кыйммәтләре" сәхифәсендәге язмаларны укыйм. Менә бу мәкаләзне берничә тапкыр укыдым, ләкин комментарий язарга кул җитмәде. Авторы минем якташым булырга тиеш. Чөнки безнең якларда инәй дип сүләшәләр. Рәхмәт, авторга. Барлык аналарга да мәдхия булсын бу язма. Әниләр көне беләнсезне, әниләр!

    Хәзер укыйлар