Редакциягә хат килде

«Сөембикә»нең һәр санын көтеп алып, яратып укыйм. Без аны «Азат хатын» чагыннан бирле алдырабыз. Узган елның ноябрь санын кулыма алдым да, «Сөембикә»нең бик тә кирәкле, файдалы журнал булуына тагын бер кат инандым.
Әйтик, Рөстәм Сүлти язмалары үзе генә ни торырлык! Шигырьләре дә бик матур. Аның «Бердәнбер» дигән язмасын укып, күзгә яшьләр килде хәтта. Шундый ихлас итеп, яратып язган әнисе турында.
Яраткан артистым Алмаз Хәмзинның «Кил син, үзең кил...» дигән язмасын да рәхәтләнеп укыдым. И-и, үзебезнең Алмаз ла ул, туганыбыз кебек якын...
Табиблар турындагы язма да, әтиләрнең «әни» булып эшләүләре турында язылганы да уйга салды. Бу хакта үз фикеремне дә белдерми кала алмыйм. Әлбәттә, ирләр хатыннарына булышырга тиешләр. Гаилә ир-ат ярдәменнән генә башка булмый. Әмма алар «әни» роленә керергә тиеш түгел. Хөкүмәт тә гаиләсен кайгыртучы ир-егеткә тормыш итәргә җитәрлек хезмәт хакы түләргә тиеш. Эшләгән, тырышкан кеше лаеклы яшәргә хокуклы лабаса. Элеккедән калган халык сүзен дә онытырга ярамый: «Ирләр таба, хатыннар бага». Дөнья яралганнан бирле шулай булган, моннан соң да шулай калсын инде ул.
Тормыш булгач, аш-сусыз да булмый. Хатын-кызлар журналында мондый осталык дәресләре булмаса, күңелсез дә булыр иде кебек. Ноябрь санында Мәрьям Миңнеголова кабак бәлеше пешергән. Аны бик кызыксынып укыдым. Татар халык ашлары китабында да бардыр инде бу рецептлар, ләкин ул китап һәркемдә дә юк. Ә журнал һәр авылга килеп җитә, һәр китапханәдә укыла, хәтта чит илләргә дә тарала. Димәк, аны күбрәк кеше укый ала. Халкыбызның милли ашларына йөз белән борылуыгыз бигрәк тә куанычлы. Киләчәктә дә уңышлар телим сезгә, эшләрегез гел алга барсын.
Кайчандыр азатлык яулаган
«Азат хатын» идең син,
Ә хәзер халкыбызның
Сөекле «Сөембикә»се син.
Һәркем сине хөрмәт итә, –
Синдә яхшы язмалар.
Укырга атлыгып торып,
Сагынып, көтеп алалар.
Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Нәфес коллары (хикәя)
Соңгы комментарийлар
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.