Логотип
Тормыш кыйммәтләре

"Хатын илһамчым булсын"

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

Сәгыйть ХӘЙРИ, «Төркия авазы» радиосының татар редакциясе җитәкчесе (Әнкара); 
 гаилә стажы – 21 ел; ике бала атасы.  
 

– Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 
– Яшь чакта, әлбәттә, башкача буласың. Буй-сынына да игътибар итәсең, өс-башына да... Тормыш тәҗрибәң арткан саен үзгәрәсең. Ләкин минем өчен һәрвакыт беренче урында күзләр кала. Мине иң элек алар җәлеп итә. Ә аннары, кешене таныган саен, аның күңелен, эчке дөньясын ача барасың. Минем үземә хатын-кыз белән бер аһәңдә, бер дулкында булу бик мөһим.  

– Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  
– Авыр сорау... Миңа калса, үзем бөтен сыйфатларын да гафу итәм. Ялган гына сөйләмәсен! Нәрсәгә алдалап, башкаларның башын бутарга? Кеше дөрес булырга тиеш, нәрсә уйлый – шуны әйтсен. Җайлап, күңелгә каты бәрелмәслек итеп тә җиткерергә була сүзне.  

– Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  
– Хыянәт өчен. Ватанына хыянәт итә алмаган кебек, кеше гаиләсенә дә хыянәт итәргә тиеш түгел. Ирләр бу мәсьәләдә барысы да катгый шул, ул безнең табигатебезгә бәйледер, мөгаен. Мин шулай дип фараз кылам.
  
– Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  
– Икесе дә якын, әлбәттә. Әмма комфортны күрдек инде, булдырдык. Хәзерге мизгелдә, бу яшьтә аның илһамландыручы булуы минем өчен  мөһимрәк. Җанда катлаулы тормыш биргән арыганлык бар. Стресслар да бик күп. Шушы хәлдә илһамны аннан алмый, кемнән алыйм?!  

– Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  
– Була ала, әлбәттә. Кайчакта бераз тарткалашып алсак та, без дә дус. Аның гел янымда булуына шулкадәр күнегелгән. Бергә яшәгәндә тормыш мәшәкатьләре белән моны уйламыйсың гына. Әмма азрак аерылып торырга туры килсә, читкә китсәң, бик тиз аңлыйсың.  

– Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  
– 1991 елны мин Төркиягә укырга киттем. Туран Язган фонды аша, чит илгә белем алырга баручы яшьләрнең беренче төркеме идек без. Турыдан очкычлар очмый иде әле. Ленар һәм Зөлфия белән башта Сочига бардык, аннан Батуми аша китеп, чикне җәяү чыктык. Кулда турист визасы. Әнкара шәһәренә барып урнашып, тел өйрәнү курсларына йөри башладык. Интернетның да, кесә телефоннарының да әле ни икәнен дә белмибез. Чит илгә киткән кешеләрнең барысы да анда баруга якташларын, кардәшләрен эзли башлый. Мин Кырым татарлары җәмгыятен эзләп таптым. Телләре бездән шактый аерылса да, барыбер якын булдылар... 1992 елда Казаннан Төркиягә яңа студентлар килде. Күңеллерәк була башлады. Алар арасында танышым Ләйлә Гаффарова да бар иде. Ял көннәрендә аның янына тулай торакка барып йөрим. Минем булачак хатыным ул чакта Ләйлә белән күрше бүлмәдә яшәде. Шулай таныштык... Нигәр – төрек кызы. Ул Болгариядә туып-үскән. Алар гаиләсенең дә әле Төркиягә яңа күченеп кенә килгән еллары иде. Танышуга йөреп китмәдек без. Гашыйк булу шактый соңрак килде. Мин инде укуны тәмамлап, бер шәхси фирмада эшләп йөри идем. Гашыйк чакта кеше бернәрсәне белми,  хәтерләми бит ул – болытларда очып йөри. Ә менә үземнең ничек итеп тәкъдим ясаганым бүгенгедәй истә. Кулыннан тоттым да: «Без кайчан өйләнешәбез?» – дидем. Ул аптырап калды. («Миңа кияүгә чыгасыңмы?» – дип тә сорамадың син», – дип, әле дә гел әйтә ул.)  
Нигәрнең кулын сорарга берүзем киттем. Аның әти-әнисе Бурсада яшиләр иде. Кызларын миңа бирергә атлыгып тормаганнардыр: аякта нык басып тору турында уйлап та булмый иде бит әле. Әмма Нигәр аларны мәхәббәтебезгә ышандырды, күрәсең – ризалаштылар. Туебыз зур булмады. Әйткәнемчә, матди яктан хәлләр мактанырлык түгел иде әле. Казаннан әти белән әни, сеңлем килде, Әнкарада белем алучы берничә татар студенты, фирмада бергә эшләүче иптәшләрем – бөтен булган кунак шушы. Никах укырга татар мулласы таптым: Финляндиядә имам булып эшләп, лаеклы ялга чыккач Төркиягә кайткан Әхмәт Атасәвәрне чакырдым. Никахны рәсми теркәү белән исә кызык килеп чыкты. «Киләсе атнага туебыз, язылышырга телибез», – дип барсак, «Илчелектән язу кирәк», – диләр. (Үземнең Төркия өчен чит ил кешесе булуымны онытып җибәргәнмен!) Ә ул кәгазьләр әле берничә айдан гына әзер була икән. Без исә «туй үткәрәбез» дип хәбәр бирергә өлгергән идек... Августта туй булды, декабрьдә генә язылыштык.  

– Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  
– Әйбәт карыйм. Кем, кая язган ир-ат кына башлап эндәшә, хисләрен белгертә ала дигән сүзне?! Хатын-кыз да беренче адымны ясый ала.  Әйтергә тели икән – әйтсен. Гашыйк булуның ни гаебе бар? Мин, гомумән, кискен кагыйдәләргә каршы.   

– Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 
– Ир-атның булдыклы һәм тагын көчле булуыдыр. Миңа шулай тоела. Үзен кулында күтәреп йөртә ала торган ир-егетләр ошыйдыр аларга.  

– Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?  
– Бәлки... Ләкин минем үземне куркытмый. Мин көчле хатын белән яшим, моңа күнектем инде. Яңа өйләнгән чак булса, мөгаен, башкача җавап бирер идем.  

– Ир кеше әнисенә охшаган кызны сайлый диләр.  
– Шулай икән шул, ир кеше үзе дә аңламыйча хатын итеп әнисенә охшаган кызны эзли икән. Әнием үткен, кыю, хәтта усалрак та минем, теләсә кайсы ир-ат эшен эшли ала. Нигәр дә шундый. Әле өйләнешкәнче берсендә карыйм, чүкеч белән стенага тишек тишеп, кадак кагып, шкаф элгән. Аптырап калдым, димәк, моның кулыннан бөтен нәрсә дә килә, дип уйладым шунда. Хатын-кызның тормышта лидер булуы ир-атка кайчак авырлык та тудыра: ул сиңа мөмкинлек калдырмый. Аның артыннан өлгерә алмыйсың. Син эшкә тотынганчы, уйлаганчы ул аны эшләп тә куя. «Нигә тотындың?!» – дим хәзер кайчак. «Беләсең, холкым шундый бит инде», – ди. «Ярар, ярар, мин катнашмыйм, үзең эшлә», – ди, ә үзе барыбер түзми!   

– Хатыннар ирләреннән артыграк мал тапкан гаиләләр бар. Ир бу очракта үзен ничек тотарга тиеш.  
– Минем үземнең андый ситуациядә калган булмады. Ләкин гаиләдә андый вазгыять туса, әйбәт кабул итәр идем. Төрек ирләре, әлбәттә: «Ничек инде хатыным миннән күбрәк эшләсен, күбрәк мал таба алсын?» – дияргә мөмкин. Ләкин соңгы вакытта анда да яшьләрнең дөньяга карашлары үзгәрә. Һәрхәлдә, зур шәһәрләрдә шулай. 
Акчаны кем табуы гына түгел, аның кем кулында булуы да мөһим бит әле. Гаилә – уртак бер ширкәт кебек инде ул. Бюджетны бергә төзисең, киңәшләшәсең. Башка вакыт исә мин күбрәк сиздермичә генә читтән күзәтүче, контрольдә тотучы бугай. «Ярар, ал, ләкин уйлап бетереп ал, аннары бөтенләй акчасыз калмыйк», – дип, искә төшереп торучы... Нигәр, әлбәттә, тәвәккәл. Йорт салганда да аның бу сыйфаты бик булышты. Мине ул күндерде. Йорт салу кайда да авыр. Осталар белән уртак тел табу үзе бер сәнгать: сүз биреп, вакытында килмиләр, җиренә җиткереп эшләмиләр... Рәсми эшләр, кәгазь тутырулар шактый вакытны алды. Анысы минем өстә булды. Нигәрнең моңа түземлеге җитми.  

– Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?  
– Ир-атның логикасы гади, анык, компьютер кебек: ничек бар – шулай. Акны – ак, караны – кара, ди ул... Ә хатын-кызныкы бик катлаулы, урау. Нинди университет тәмамласаң да, аны аңлап бетерү мөмкин түгел.  

– Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 
– Башка хатын-кызлар да шулаймы икән, белмим, Нигәр, кибеткә барса, гел исемлектә булмаган нәрсәләр дә алып кайта. «Нигә алдың?» – дим. «Ә аңа ташлама иде, бәясе арзанга алдым», – дип җавап бирә ул. Арзан дип кирәкмәгән әйбер җыяргамы? Мин үзем алдан төзегән исемлек буенча гына алам әйберне. Тагын бер мин аңламаган сыйфаты бар: өйдә  җиһазларның урынын гел алыштыра. Мин моңа ияләштем дә инде хәзер. «Ярый әле мине алыштырмыйсың, рәхмәт», – дип көләм кайчак. Каяндыр укыдым: йорт җиһазларының урынын алыштырып тору кешегә файдалы, ул аңа энергия бирә икән.  

– Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный.  
– Юл кую җиңелрәк! Үз фикеремне үткәрергә тырышып карадым – бу мөмкин түгел. Башны авырттырганчы... Ул хаклы булмаса да килешәм хәзер – сәламәтлек мөһимрәк. Ярар, ялгышын барыбер күрер дип уйлыйм, үземне шулай тынычландырам.  

– Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора.  
– Нәрсә бар, шуны ашыйм! Өйдә генә утырса, бәлки: «Нигә әзерләмәдең?» дияр идем... Хәер, хәтта ул очракта да болай әйтергә хакым юк дип саныйм. Ашарга әзерләү хатын-кызның гына вазыйфасы түгел бит ул. Әгәр кемдер шулай дип уйлый икән, ялгыша. Коръәндә дә әйтелмәгән. Киресенчә, гаиләсенең тамагын туйдыру өчен ир-ат җаваплы дигән сүз бар анда. Хатын-кыз эшләсә дә, хезмәт хакын гаиләгә үзе теләсә генә бирә, теләмәсә, үзе өчен генә дә сарыф итә ала.  
Студент чакта пешерергә өйрәнгән идем, ләкин хәзер онытып бетердем инде. Лаеклы ялга чыккач, берәр курска йөреп, пешерергә өйрәнермен дип хыялланам менә. Телевизордан аш-су пешерү белән бәйле тапшыруларны карарга яратам. Төркиядә ашчылар күбрәк ир-атлар бит.  Без дә өйдә төрек ашлары ашыйбыз. Нигәр, бик тырышып, өчпочмак  пешерергә дә өйрәнеп карады анысы. Минем пилмән яратканны белә: кәефе яхшы булса, гел ясый.   

– Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан...  
– Бездә киресенчә – күп вакыт аңа мине көтәргә туры килә. Газ сүнгәнме, утлар янып калмаганмы, тәрәзәләр ачык түгелме – барысын да бер кат карап чыгам. Ул оныткандыр кебек тоела миңа: үземне үзгәртә алмыйм.  

– Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә...  
– Монысы да бездә киресенчә: ул кием үлчәмемне дә, ни яратканымны да – барысын да белә, ә минем аңа ошаган бүләк ала алганым юк. Кайсыбызга бәйледер бу, миңамы, аңамы – белмим. Бер тапкыр бүләк алгач: «Нигә бу кадәр кыйммәткә алып кайттың?!» – дип, барып алыштырды. Шуннан бирле авыррак... Чәчәкне яңа өйләнешкән чакта бер-ике тапкыр бирдем. Хәзер юк... Алып кайтсам, шатланыр иде, әлбәттә. Романтика каядыр читкәрәк китте шул. Тормыш бит, яшәгәндә берәү дә: «Мин сине яратам!» – дип кенә тормый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар