Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Өйләнешик

Борын-борыннан өйләнешү, ягъни сөйгәнең белән өйле булып яшәүнең алшартлары булган. Яучылар, димчеләр, таныштырулар, колак тешләтүләр, урлап кайтулар... Һәр халыкның үз йоласы, үз кагыйдәсе, үз гадәте.
 
Колак тешләтүләр татарларда булмаган бугай. Ә менә кыз урлаулар хакында үзем дә язгалаганым булды. Яшьләрнең бу рәвешле өйле булу гамәле әле дә безнең тормыштан югалган дип булмый. Татар хәятенең егеткә кыз яучылау хәлләренә нигезләнгән сәхнә әсәрләре дә байтак безнең драматургиядә. Мәшһүр «Галиябану» драмасын гына искә төшерик. Гаяз Исхакыйның «Алдым-бирдем»е соң, Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен» комедиясе. Әйе, яңа гаилә кору кебек җитди мәсьәлә тирәсендә драма да, комедия дә гомер буе уйналып тора.  
 
Замана яшьләре гасырлар буе уйналып килгән сценарийны хәзер үзләренчә «яза» башлаганнар икән. Әле менә бер дустым шалтырата. Ишеткән яңалыгыннан хәйраннар калган. «Беләсеңме, – ди бу миңа, – Казандагы оныгыма егете тәкъдим ясаган. Ничек итеп, дип сора! Кран алып килеп, оныгым яшәгән тәрәзә биеклегенә күтәрелгән дә, тәрәзә  шакып ачтырган. Аннары чәчәк бәйләме белән йөзек салынган тартма сузган. Чәчәк арасына «Өйләнешик!» дигән язу кыстырган. Тиздән туйлары була».
 
Менә шулай. Элекке вакыт булсамы? Дустым, шәлъяулыгын ябып, кодагыйларын күрергә барыр иде. Чәкчәкләр анда, пар күмәчләр, пар казлар... Хәзер әнә ресторанда утырыр да кайтыр. Чакырсалар әле. Ярый әле туй була, дигәннәр. Яшьләр туй үткәреп, туган-тумача җыеп азапланмыйлар. Үзләре генә «межсобойчик» үткәреп алалар да, имеш, гаилә булалар. Ярый әле, «гражданлык никахы» дигән шаукым соңгы вакытта модадан чыга бара. 
 
Тәкъдим ясау мәсьәләсе миңа, чыннан да кызык тоелды. Юлымда очраган беренче яшь ханымга ук мөрәҗәгать иттем. Имеш, егете аның кулын ни рәвешле сораган. Әти-әнисенә кыз сорап барганмы? Ягьни йоланы үтәгәнме? Баруын бармаган икән, әмма тәкъдим үзенчәлекле ясалган. «Ул Кытайга укырга киткәндә миңа бер диск биреп калдырды. Аның эчендә: «Мин алты айдан кайтам, кайткач та кавышырбыз», – дигән сүзләр тезелгән җыр бар иде. Кавыштык. Аныңча бу хакта хатлар аша сөйләштек».  Бу темага хикәятләр байтак җыйдым мин. Гаджетлар, техника заманында танышу да, кавышу да проблема түгел икән. Тик менә яшьләр романтикага сусаганнар. Хәтта техника һәм гаджет катышлы романтика булса да... Әйтик, бер егет болай иткән. Машинам ватылды, дип автосервиска борылып кергән. Анда механик белән низагланган. Имештер, якалашып киткәннәр. Кыз егет өчен ут йота башлаган. Кайнарланып китеп, ул да капотка барып ябышкән. Ә анда машинаны сафтан чыгарырга мөмкин булган  тартма ята икән. Алып ташлыйм дисә, эченнән машина бәясе торышлы җәүһәр ташлы йөзек килеп чыккан. Шул йөзекне борынгыларча, ягъни гади итеп кенә – сыңар тезен тезләнеп, сыңар кулын кызга таба сузып: «Сөеклем, чык миңа кияүгә!» – дисә, ни булган инде. Юк шул, мөгез чыгарырга кирәк.
 
Мөгез чыгару артистлардан башланды бугай. Алар бит йә диңгезгә чумып, йә тау башына менеп туй балдагы кигерәләр. Әйтик, Анастасия Заворотнюк өченче иренә – Петр Чернышевка кияүгә чыксын өчен спортчы егет мондый хикмәт ясый. Диңгезгә кереп китә дә, «менә нәрсә таптым» дип, Настяны суга керергә чакыра. Егет учын ачып җибәрсә, анда тагын да шул җәүһәр кашлы йөзек икән. Икенче берәү, монысы Казанда, ярәшү балдагын поварга биреп, үзләре ашарга тиешле балык эченә салдыра. Байларның әкиятләре дә кызык инде. Антон Сихарулидзе белән Яна Лебедеваның әкияте мондыйрак: Антон төрле тартмалардан матрешка ясаган. Матрешканың бер тартмасыннан мәхәббәт аңлаткан язу, икенчесеннән назлы сүзләр, өченчесеннән: «ашыкмый тор, шушы номерга шалтырат» дигән әмер килеп чыккан. Әмма Янаның телефоны сүнгән икән – шалтырата алмый. Ярый әле шул мизгелдә чәчәк бәйләме тоткан Антон үзе килеп кергән, йөзеге белән инде...
 
Ике авыл арасын – сигез чакрымны – җәяүләп, чемодан күтәреп килен булып төшкән җиңгәмне искә төшерәм дә уйлап куям: иң мөһиме шаккаттыру түгел, ә гомерне ничек яшәп бетерү ләбаса!

фото: https://pixabay.com
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кыланган кеше кылансын шунда, тормышка бер катышы да юк ул кылануларның.

    Хәзер укыйлар