Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Нәкыйбә ханым

Казанда Төрки дөнья җырчылары бәйгесе бара иде. Ике хатын-кыз мине танып эндәште. Го­зер­ләре бар икән: «Нәкыйбә ханым турында языгыз әле сез!» Нәкыйбә ханым! Кем икән соң ул? Болар бит инде мин аны тәгаен белә дип уйладылар. Белүчеләр табылды. «Нәкыйбә ханыммы? – диде бер танышым. Ул күп йөри, күп белә торган абруйлы җитәкче. – Нәкыйбә ханым ул – «Бәкер»нең асылташы!»

Җәйге якта мин дә барып эләк­тем «Бәкер»гә.
Миңа йөкләнгән гозер инде онытыла төшкән иде. Эссе кояш нурларын бөтен кышка җитәр­лек итеп тәнемә сеңдерергә теләп, эскәмиядә җәйрәп утырам. «Нәкыйбә ханым килә! Шулмы, үземе?» – янәшәмдә чүмәшкән­нәр пышылдашканга мин дә иренеп кенә күземне ачып карадым. Нинди ханым? Аккош бит бу! Түбән­дәге күлне әйләнгәндә мин бу Аккошны көн дә күреп, күзә­теп, сокланып хозурланам. Әй ул Аккошның кадерен, дәрәҗә­сен белеп кенә, күл өстен тибрәтми генә йөзү­ләре, нәзакәтле итеп кенә озын муенын боргалап куюлары... җитәр, күрдегез, дигәндәй, камышлыкка кереп югалулары! Бу ханым да, чәчен биек итеп өеп куйган башын горур тотып, биек үкчәләрендә вәкарь белән генә атлап килде-килде дә, кабинетына кереп югалды. Артыннан киттем... «Баш шәфкать туташы» дигән язулы ишек янында туктап калдым. Шәфкать туташының өлкәне була инде, «башы» да була микән­ни?


Мин «Бәкер»гә 18 яшемдә килеп кердем. Баш табиб Рәшит абый Абашев мине: «Ниһаять «Бәкер»гә мишәр кызы кил-де!» – дип каршы алды. Шуннан бирле мин монда. «Хезмәт кенәгәсе»ндә эшкә алыну турындагы язу берәү генә. Шулай без, мишәр кызлары, төшкән җирдә таш булабыз. Мишәрлегем хак, Чирмешән районының Иске Кади авылыннан мин.

Дүрт балалы колхозчы гаиләсеннән. Килеш-килбәтем­нән морзалык эзләп азапланмагыз. «Баш»лыкка да түбәннән – ләм арасыннан күтәрелдем. Менә шул Абашев абый килә-килешкә мине ләм белән дәвалау бүлегенә – иң пычрак, иң авыр бүлеккә куйды. Имеш, бу бүлекне «грязьдән» шушы кыз чыгарса гына инде. Баш-аягым белән чумдым шул грязьгә. Ул чагында хәзерге механизмнар, технологияләр юк. Күлдән күтәрел­гән ләмне кешеләргә суга бутамыйча, шул килеш кенә сылыйбыз. Аннары кырып-кырып төшерәбез. Ну файдасы да күп иде инде, малай! Үземдә сыналган – беләм! Биш кенә сеанс алдым. Гомерлеккә ябышты инде әллә дип курыккан чирем бөтенләйгә китте. Яшь вакыт бит, чибәр вакыт, дәртле вакыт. Атна саен авылга кайтасы гына килеп тора. Кайда трактор чанасында, кайда җәяү. Өшеттем мин аякларны. Сызлавына түзәр әмәл юк. Җитмәсә, аксый да башладым. Шуннан соң күндер­деләр хезммәт­тәш апалар: «Бишне генә ал, Нәкый­бә! Бишне генә! Синең болай аксап йөреп торуың безнең санаторийга антиреклама бит», – диләр. «И, ул безнең ләмдәге тере бактерияләр, антибиотиклар, сапропельләр үлгән кешеңне терелтер». Тыңладым.
Аның үзенә дә 35 ел хезмәт дәверендә соң чиккә җиткәннәрне үгетләргә бик еш туры килгәндер. Юкка гына Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре түгел лә ул Нәкыйбә Сәлахова.

– Бер танышларым баласызлар иде. Бала сөяселәре килә. Берзаман болар чыштыр-пыштыр йөриләр. Экстракорпораль ысул белән бала табып була икән дип тә, әллә тәр­биягә бала алырга микән дип тә сөйләшә­ләр. «И бәгырьләрем, – дим боларга, – өлгерерсез анда барырга да. Башта безгә килеп карагыз әле сез». Шулай, әллә нинди клиникаларда акча туздырганнан соң, безгә килеп бәби табалар. Теге танышларым да берне генә түгел, икене алып кайттылар. Бәкер ләме шифалы ул!

Балалар тусын өчен ләм генә җитми шул әле, мәхәббәт тә кирәк. Нәкыйбә белән Миншәһид менәргә яраткан Каштауга хәзер бүтәннәр менә. Тауның исемен дә үзгәрткәннәр – Мәхәббәт тавы. Әйе, дөнья гел үзгә-реп тора шул ул. Менә егерме елдан артык Нәкыйбә – тол хатын. Миншәһид исемле уңган механизатор егет белән нибары унбер ел яшәп калганнар. Ярый әле Нәкыйбә бер-бер артлы дүрт баласын табып өлгергән. Балалар да хәзер өчәү генә инде. Томрап торган баш баласы – алты айлык Динар улы сәгать эчендә менингиттан китеп бара. Бу әле күрәсе хәсрәт­ләрнең башы гына булган икән.

Миншәһид! Әйе, әйе, Миншә­һид... Ул кара төндә мотоциклы белән машинага бәрелгән Миншә­һид үзе генә һәлак булмады, Нә­кый­бәнең дә гөл сабагын сындырды. Бәгырькәен җирләп кайткан көннең төнен онытасы юк. «Мил­лио­нер колхоз иде Бәкер авылында. Колхоз өендә торабыз. Балаларны йокларга яткырдым да, олы якка чыгып, диванга бөрешеп утырдым.

Үксеп-үксеп елыйм. 30 яшем дә тулмаган өч балалы тол хатын мин хәзер. Балаларымның олысы­на 10 яшь, кечесенә – ике. Үз ызбам юк. Туганнарым ерак. Мин – япа-ялгыз! Мәңгегә ялгыз! Инде елавым тыелгысыз ярсуга әйләнеп бара. Шунда яныма улым Илнур чыгып утырды, аннан Диләрәсе, Миләүшәсе... Инде диванга дүртәү­ләп сыенып утырдык. Дүртәүләп елыйбыз...

Бу төнне дә кичтек. Иртәгәсен торып чыксак...
Дөньяда туфан дулаган икән! Бөтен тирә-күрше­нең йорт түбәләре җирдә ята, агачлар ауган, коймалар ишелгән. Бер безнең түбә исән. Менә Ходай­ның хик­мәте! Имеш, түшәм такталары да тол хатыннар хакына ишелмибез, дип әйтәләр икән дип сөйлә­гәне бар иде беренче фатир хуҗам Зәмзәмия әбекәйнең. Түзәргә кирәк, димәк. Мине Аллаһы Тәгалә үзе саклый!
Шул төннән соң мин еламаска өйрәндем».

Өйрәнсә дә, елыйсылары калган әле аның. Ә хәзергә Нәкыйбә тырышып-тырмашып дөнья йөген тарта. Санаторийдагы эшен төгәлләп кайтуга колхоз эшенә йөгерә. Колхоз өендә торгач ни, чөгендерен дә бүлеп бирәләр, борчак чабарга да әйтәләр. Ә дөньяда туксанынчы еллар башбаштаклыгы. Ни кануннары, ни акчалары тотрыклы түгел. Бар ышаныч – ихатадагы малда. «Кеше мачы асрамаганда ике сыер асрадым мин. Кара таңнан курка-курка абзарга сыер саварга чыгам. Улым Илнур, кушмасам да, фонарь тотып, миңа иярә. Бер юлы бу тоткарланыбрак чыкты. «Әни, безнең суыткыч астына елан шуышып кереп китте», – ди бу. Йөрәгем жу итеп куйды. Куркак мин, коелдым да төштем. Тыч­кан гына түгел, елан бит! Ул арада, минем йөзем­дәге үзгәрешне абайлаган малай кире өйгә кереп китте. Шундый сизгер ул минем. Бераздан әйләнеп чыкты. Кулында – елан! Карга бәрде бу моны. Бала елан икән. Салкын карга килеп төште. Жәлләдем мин елан баласын. Туңа бит инде. Илаһым, җан иясе бит. Бер Ходаем аңа да җан иңдергән ләбаса. Улыма банка алып чыгарга куштым. Кире өйгә – җылыга алып кердек. Банка өстен марля белән каплап куйдык. Бәләкәй генә елан, ә бит торып басты! Еланнарны зирәклек символы, диләр. Ни нәрсә аңлаткан икән аның бу ишарәте? Мөгаен, яшибез әле (!) дигәндер. Иртәгәсен үзебезнең лабораториягә алып киттем елан баласын. Улыма да сабак булгандыр бу гамәл – әнисе алай ук куркак түгел икән лә! Шулай да Илнурым минем өчен үзен гел җаваплы саный. Эш көнем телефоннан аның сәламен ишетүдән башлана».
Балалар сәламнәр, яхшы хәбәрләр генә ирештереп торса иде дә ул. 
– Миләүшә авариягә юлыккан! 

Чәчәк кебек төпчек кызы. Шөгер белән Бәкер арасы нибары унике чакрым гына лабаса. Миләүшәнең гомере өчен көрәшеп узган айлар, еллар артта калып бара. Кыз үзе дә үтә чыдам, тырыш бала булып чыкты. Аягында тимерләр йөрткән, үзе култык таягы белән йөргән ки­леш медицина институтын тәмамлап килә. Аны да язмыш һаман сынап тора. Аны, димәк, ананы да. Ти­мер­ләрен алыр көннәр җиткәндә генә, кыз бозда таеп егыла, тимерләрнең берсе сына. Әле мин шушы язма белән утырганда, тимерләр алынды, Миләүшә быел табиб дипломы ала, дигән күңелле хәбәр килеп иреште.
 
Очкычларга утырырга куркабыз. Һәлакәт, әнә, кул сузымы арада сагалап тора.

 Әйе, яшибез әле. Тырмаша торгач, Нәкыйбә ханым да үз йортлы булган – «ызбага тырышканда шырпы да сатып алмадым». – Ире һәлакәтеннән соң беркадәр вакыт узгач, яшь хатынны янәдән аңлаешсыз бер хасталык халәте арбап ала. Терелер сыман түгел. 
– Иске Кадига күрше-тирә, әниләр белән бәхилләшеп килим дип кайткач, күрше әби янына кереп, ауный-тәгәри сызланган, ыңгырашкан идем берчәк: «Ирем дә булмагач, мантый алмам, сәламәтләнә алмам инде мин», – диеп. Шунда күп җәбер күргән, күп золым татыган әби бер генә җөмлә әйтте: «Кызым, сәламәт­лекне аны ир-ат бирми, Аллаһы Тәгалә бирә!» Ходайга ялвар, савыгырсың» Чарасызлыктан эзләп барган Әлки әбие – танылган күрәзәче дә шулай диде: «Савыгасың! Әле үзең күпләрне сихәтләрсең. Кулыңда шифа бар».

Менә син агай! Монда берәү үләргә тора. Ә аңа, син үзең – табиб, диләр. Алай гына да түгел, Әлки әбие, үз мишәрен үтә яратып, атна буе янында тота. Киткәндә: «Кызым, мин сиңа бер кешегә бирмәгәнне бирдем», – дип озатып калды. «Шөкер, ныгыдым. Иремнән тол калганда: «Иркә хатын. Яши алмас!» – диючеләр булган. Шөкер, яшәп торабыз бит әле. Өч балам да югары белемле, үзем – хөрмәттә. 

Баш шәфкать туташының – һәр Ходай бирмеш көне «Бәкер» шифаханәсенең мең дә бер мәшәкате белән үтә торган кешенең һәр минуты санаулы, вакытын алмыйк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар