Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Никах – Аллаһ бүләге. Аны ничек саклыйсы?

Бисмилләәһир рахмәәнир рахииим!

Һай, бу бик тә нечкә, бик тә шәхси сорауга ике-өч тәкъдим-киңәш яки җавап аша гына ирешеп булса икән?! Шулай да, зиһенне эшләтеп, тормыш мисалларыннан, шәхси тәҗрибәдән чыгып фикерләп карыйк әле. Туйда яшь парларга теләк теләгәндә, мөгаен иң күп әйтелгәне – бер-берегезгә юл куеп, аңлашып, сабырлык күрсәтеп яшәгез дию. Юл кую – берең кызып киткәндә дәшми калу, күрмәмешкә салыну, телеңне тыеп калу бит инде. Аннан соң нәрсә әйтүеңне, ничек әйтүеңне дә уйларга кирәк. Тел әйтә дә кереп китә, күңел ярасы кала.

Гаиләдә аңлашылмаучылык чыккан саен, үпкәләшкән саен өйдән чыгып китмиләр, әти-әнигә барып зарланмыйлар. Алар инде үз вазифаларын тулысынча үтәгән: сине үстергән, укыткан, хәер-фатихасын биреп никахын укыткан, туен ясаган. Ә син аларны кайгыга саласың, ике арадагы гаилә мөнәсәбәтләрен, ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучылыкка аларны да өстерисең. Я, кемгә җиңел шуннан? Ике кеше тыныч кына уздырып җибәрерлек үпкәне хәзер дүрт кеше тикшерә булып чыга. Ир белән яшисең, гаиләле буласың килгән икән, юкка-барга чәпчемә, тап җаен, акыл белән эш ит. Рус халык мәкалендәгечә «Таудан чана шуасың килгән икән, чанасын тауга үзең тартып мен». Шул чагында гына тирләп-пешеп чана шууның ләззәте була.

Бервакыт әтидән «Кызың Сәйдә ничегрәк тора?» дип сорыйлар икән. Әти: «Без аңа фән буенча да (7 сыйныф белем ул заман өчен бик зур санала иде), дин буенча да дәрес бирдек. Иншаллаһ, яхшыдыр», – дип җаваплаган. Рәхмәт әти-әнигә, шундый җаваплары өчен. Аларның хәер-догасы белән яшәдек, көн иттек. Өйрәткән һөнәрләре, биргән нәсихәтләре – гомерлек, тузмый торган бүләк булды. Шуларны кулландык. Өйдән чыгып киткәч, авылдан бер кило бәрәңге дә килмәде. Кайда инде ул юлсыз, машинасыз чорларда хәзерге кебек төяп ризык, күчтәнәч җибәрү. Әти-әнидән нәрсәдер сорау, өмет итү уйга да кереп карамады. Бик яхшы хәтерлим, юклык заманнар, тормышлар никадәрле авыр булмасын, олылар яшь парлар тормышына тыгылмый, сүз кертмиләр иде. Матди хәлләре никадәрле генә авыр булмасын, бүгенге кебек әти-әнине саву юк иде. Заманына карап, яшьләрнең үзләренә бүләкне – никахны тапшырган да, хәер-фатихасын биргән.

Борынгылар дин кушканча яшәгән, баласына да унбиш яшенә кадәр әдәп-әхлакны, динне, гореф-гадәтләрне берәмтекләп төшендергән. Кыскасы, яхшыны яманнан аерырга өйрәткән. Тәрбия дигән олы нигъмәтне бала күңеленә салуны балалар бакчасына да, мәктәпкә дә йөкләмәгән. Без бүген нәрсә күрәбез? Балаларга, оныкларга нинди тәрбия сеңдерәбез? Аллаһү Тәгаләгә ничекләр җавап бирербез икән? Балалар компьютердан, айфоннан, телефоннан башканы күтәрмәделәр диярбезме?!
Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүүүһ!

Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмый торган бүләк» китабыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәзерге яшьләрнең күбесенә мондый тәрбия бирелми шул, кызганыч.

    Хәзер укыйлар