Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Начар хатыннар юк ул (Хатирә).

- Син, брат, язучы алдында хатыныңны яманлап утырма. Язды чыкты булыр үзеңне «җүләр икән бу кеше», дип. Әйеме, Туфан дус? Ә вапшым алганда, начар хатыннар юк ул дөньяда. Алар белән сөйләшә белергә генә кирәк.
Бер тарих сөйлимме үзегезгә?

Мине Апас районына эшкә җибәрделәр. Сельхозуправлениегә инде. Шунда егетләр белән таныштым. Бергәләп эштән соң бераз җыелып та алабьгз. Кайвакыт җыелышып йә беребезгә, йә беребезгә өйгә дә кайткалый6ыз. Әйе, биш кешелек кампания оешып алдык инде. Менә шул биш кеше арасыннан Рафаил гына өйләренә алып кайтмый. «Сез мине ачуланмагыз инде, егетләр, хатын начар минем, ди, җыелып кайтсак, куып чыгарып оятка калдыруы да бар», - ди.
Хатынын күргәләгәнем булды. Болай бик ни инде. Тәкәббер диләрме әле, Туфан дус, китапта андыйларны? Борынын чөебрәк йөри инде. Биргән сәламгә дә баш кагып кына җавап бирә. Ләкин бу бит әле начар дигән сүз түгел. Һәр кешенең үз характеры, нишләтәсең...

Рафаилдан хатын начар, дигән сүзне берничә тапкыр ишеткәч, берсендә әйттем мин моңарга, ышанмыйм дидем, начар хатыннар юк ул дөньяда, дидем. «Әйдә, алайса, ди Рафаил, куып чыгарса, миннән көлмәгез», - ди.
Шешәләр кереп алдык та кибеттән, дүртәүләп кайтып киттек Рафаилларга. Беребез шулай да өректе, бармады.
Кайтып кердек. Шешәләр минем портфельдә. Шылтыратмаска тырышам. Сәлам бирдек. Бисмилласы щул булды Рафаил хатынының - сәламебезне алмады, икенче бүлмәгә чыгып китте. Рафаил, күрдегезме инде, дигән сыман миңа карап куйды. Мин дә аңа күз кыстым да, хатыны кереп киткән бүлмәгә кердем. Кухняларына, ягъни мәсәлән.
- Гафу итегез, - дидем, ачуландыгыз ахры. Вакытсызрак кердек ахры, - дидем, биргән сәламебезне дә алмадыгыз, - дидем.
- Каршыгызда биергә куушыйсызмы тагып, - ди ханым.
- Нигә, мин әйтәм, алай кырыс сөйләшәсез? Сез бит әле мине чын-чынлап белмисез дә.
- Барыгыз да бер иш, - ди, - җыелышасыз да эчәсез.
- Гафу итегез, - дим, - аның өчен кермәдек, - дим. - Өегезне генә карап чыгарга иде исәбем. Рафаил ремонт ясаттык дип әйткән иде, без дә ясатырга җыенабыз, ничегрәк обой ябьштырырга белмибез. Сезне бик оста дип сөйләде Рафаил.
- Остарырсың, - ди ханым, - бөтен эш минем өстә. Берүзем чабам. Рафаилыгыз кунак егете кебек кенә. Үзенең төнлә кайтуы гына җитмәгән, ияртеп тә кайткан, - ди.
- Гафу итегез, сау булыгыз, - дидем дә кухнядан чыгып киттем.

Да-а-а, дип уйлыйм эчтән генә, җаен табып булмастыр моның. Шулай да тәвәккәлләргә булдым, бөтенесен дә аптырашта калдырып тотындым Рафаилне сүгәргә.
- Гафу ит, Рафаил, безне уңайсыз хәлгә калдыруың өчен сиңа бәхиллегем юк, - дидем. - Син нәрсә алай кыланасың? Син бит буйдак ир түгел. Өйдә бераз булышырга кирәк. Мин дә мин дисең, ә бөтен эшне хатының эшли икән ич. Синең аркада хатыныңнан шелтә сүзе ишеттем.
Тагын әллә ниләр әйтеп бетердем. Һәм үземнекен иттем, кухнядан Рафаилның хатыны чыгып, миңа кушылды. Рафаил һәм ике иптәшебез авызларын ачып торалар, без сиптерәбез генә.
Ахырдан:
- Ярый, гафу итегез, ханым, мин күп нәрсәләрне аңлап бетермәгәнмен, ачуланмагыз, саубулыгыз, - дип ишеккә юнәлдем.
Ханым:
- Нигә алай итәсез инде, утырыгыз, - дип мине туктатты.
Аннан:
- Әйдә, минем белән, - дип Рафаилны кухняга алып кереп җитте.

Озакламый өстәл әзерләнде. Йөгереп кенә йөрде Рафаилның хатыны. Шешәләрне дә үзе алып чыгып өстәлгә утыртты. Рәхәтләнеп сыйландык. Рафаилны    сүгә-сүгә    өч яртыны бушаттык. Үзебез алып килгән янга калды. Анысын икенче көнне әмәлләдек.

Шулай, брат, начар хатыннар юк, җаен таба белергә кирәк. Ирен эт итеп сүксәң, үзен мактасаң, теләсә кайсы хатын фәрештәгә әйләнә.

31.10.92.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар