Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Мәскәү күз яшьләренә ышанамы?

Теләсәм-теләмәсәм дә, чынлыкта мин гастарбайтер инде. Әмма бу сүзне яратмыйм, шуңа күрә үземне «вахтага йөреп эшләүче» дип атыйм. 

Нәкъ алар шикелле бер ай эшләп, икенчесендә ял итмәсәм дә, ике атна саен, шимбә-якшәмбегә Казанга кайтып киләм бит.

Беренче мәлләрдә моңа кимсенә, үземне жәлли идем. Мин бит өйдә утырырга, йорт карарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә, аш-су тирә­сендә әвәрә килергә хыялланган идем. Ләкин язмыш башкачарак булды... Хәзер уйлыйм, димәк, шулай тиеш – бу минем узасы юлым. Безнең бабайлар да бит гомер буе читтә эшләп мал тапкан. Шәймулла бабам алтын приискаларына барып чыккан. Донбасста шахтага төшкән. Аннан Мәс­кәүдә метро төзегән. Үзенә биргән ике бүлмәле фатирны алмыйча: «Юк, кирәкми, минем авылым бар», – дип Таузарга кайтып киткән, йорт салган... 
Мин дә бүген алар кебек дөнья көтүче, гаилә туйдыручы. 

Студент чактан бирле иң зур теләгем Казанда яшәү булды. Мин инде бу хыялым чынга ашты дип йөри идем: улым мәктәпне генә тәмамлый да күченәбез... Тик улым китте, ә мин тагын калдым – эш таба алмадым. Бер бала – Мәскәүдә, икенчесе – Казанда, үзем – Түбән Камада... Нидер хәл итәргә кирәк иде. Түбән Камада үсү мөмкинлеге юк. Ә минем улым белән кызымны укытасым, аякка бастырасым бар. Мәскәүдә эшләүче энемнең: «Монда кил, эш, һичшиксез, табарсың», – диюен башта чынга да алмадым. Хатын-кыз башым белән шулай йөрергәме?!. Сөйләшеп кенә карыйм дип, киттем Мәс­кәүгә. «Әйдәп баручы белгеч итеп алабыз», – диделәр, хезмәт хакын әйттеләр. Уйланып калдым... Тагын ике атнадан бер чемодан белән башкалага барып төштем.

Офистагы хезмәттәшләремне мин гел өчкә бүләм. Беренче төркем, әлбәттә, мәскәүләр үзләре. Аларны аерым милләт, башка галәмнән, дисәң дә була. Бездән, килүчеләрдән, беренче чиратта киенү рәвеше белән аерылалар. Алар гади киенә, күзгә бәрелеп тормый. (Сүз уңаеннан әйтим әле: татар концертына барырга чыксам, үзебезнекеләрне мин хәзер метрода ук таныйм. Өстендә көрән төстәге чәшке тун икән, димәк, бу ханым синең кебек үк кичке тамашага ашыга, ул да татар җырына гашыйк. Чыгышы белән Сергач ягыннандыр, дисәм дә, мөгаен, ялгышмам әле.) Хәер, бераздан читтән килеп эшләүчеләр дә эшлекле костюмнарын сала, җайлы, уңайлы киемгә күчә. Түбән Камада чакта кышкы аяк киемнәрем генә дә 3-4 пар иде әнә: биек үкчәлесе, үк­чә­сезе... Хәзер исә тигез табанлы бер итегем бар – җитә! Җомга көнне бөтенебез эшкә джинсы чалбардан килә: бездә генә түгел, бөтен Мәскәү офисларында шундый тәртип. Читкә киттем. Икенче төркем – Мәс­кәү­гә минем кебек илебезнең төрле шәhәрләреннән ки­лүчеләр. Өченче төркем – Сочи төзелешеннән соң кайтып урнашучылар. (Безнекеләр күп араларында: алар Татарстанга инде кире кайта алмый – Сочидагы хезмәт хакыннан соң, Казанда эшләүнең мәгънәсен күрмиләр.) Дөрес, миңа каршы өстәлдә утырган Маша кебекләр – эштән бигрәк, яңа тормыш эзләп килүчеләр дә бар. Әмма безнең арада ул да үзен ят итеп тоймый. Әниләр янына кайтып килгән саен, миннән: «А чакчак привезла?» – дип сорый: Сочида татарлар белән эшләгән, безнең аш-сулардан да, гореф-гадәтләрдән дә шактый хәбәрдар. 

Эштә без барыбыз да бертигез. Оешмабызда куелган тәртип зур роль уйный бугай. Эш көне тугызынчы яртыда башлана. Мәскәү өчен ул бик иртә, әмма соңга калу юк! Кичке алтынчы яртыга кадәр эшләргә тиешбез. Ләкин беркем дә бу вакытта чыгып чапмый: җидегә кадәр дә, аннан соң да утырырга мөмкиннәр. 

Без, килүчеләр, барыбыз да фатирлар «снимать» итеп торабыз. Мин гомер буе: «Фатирда тору – акчаны җилгә очыру ул», – дип әйтә идем. 
 
Тормыш шул бу: фикерләрең үзгәргәнне кайчак үзең сизми дә каласың. 

Мәскәүгә әле килгән генә көннәрдә кулыма Грэм Хилл дигән бер эшмәкәрнең язмасы килеп эләкте. «Мин башта 39 квадрат метрлы фатирда яшәдем, – дип яза ул. – Алты пар күлмәгем бар иде, берничә пар тәлинкә, чынаяк... 1998 елда кинәт кенә баеп киттем. Акча күп! Туздырасы килә! Дүрт катлы йорт сатып алдым. Инде аңа җиһаз кирәк иде. Әмма минем яңа компания оештырып йөргән чагым, эшем күп, вакытым җитми. Миңа кирәк әйберләрне сатып алу белән шөгыльләнергә Сэвен исемле егетне ялладым. Ул кибетләргә йөри, фотога төшерә һәм миңа җибәрә, ә мин кабинетта гына хәл итәм: алыргамы, юкмы... Йорт эче җиһаз, көнкүреш техникасы, электроника, гаджетлар белән тулды. Аудиофильмнар минем өйгә тонналап кайтты бугай. Үземнең автопаркым барлыкка килде. Тормыш күпкә катлауланды, әллә никадәр мәшәкать өстәлде: газон, автомобильләр, страховка, ялланган эшчеләр... Боларның һәммәсен оештырырга, гел күзәтергә, тәртиптә тотарга кирәк иде. (Чынлыкта, алар миңа түгел, мин аларга хезмәт итәм булып чыга түгелме сон?!) Аннан мин Нью-Йоркка күчтем – йортларым икәү булды. Инде бер йорт урынына ике йорт турында уйларга мәҗбүр идем... Тирә-юнемне чорнап алган бу әйберләрнең миңа шатлык та, бәхет тә китермәгәнен аңлар өчен унбиш ел кирәк булды. Кеше өчен иң мөһиме – якыннары белән ике арадагы мөнәсәбәтләр, туплаган тормыш тәҗрибәсе, максатлары. Сине шулар бәхетле итә. Мин кабат кечкенә фатирда яшим. Аның каруы, тыныч йоклыйм...»

Чыннан да, игътибар итсәң, артык әйберләр тирә-юнебездә бик күп безнең! Минем дә моңарчы иң яраткан кибетләрем «Икеа», «Уютерра», «Оби» иде. Барган саен, кирәксә дә, кирәкмәсә дә йә бер сөлге күтәреп кайтам, йә ваза... Хәзер менә күпме кирәк, шуның кадәр генә әйбер миндә. Сөлгеләрем дә икәү генә: бер зур һәм бер кечкенә, урын-җир әйберләре дә бары бер комплект (Түбән Камада торганда агы, чәчәклесе, ефәге... тагын әллә ниндиләре бар иде). Артыгы нәрсәгә?! Беренчедән, шулар җитә; икенчедән, урын-җир алыштырам дип сузып йөрмисең: юдың, үтүкләдең, киерттең – туза икән, ташлыйсың да, яңасын аласын... Дөрес, Мәскәүдә дә «Бәхетле» кибетенә кергән чакларда матур савыт-сабалар карарга яратам. Аерма шунда: сокланып карыйм, әмма алмыйм. Өч бокалыбыз бар. Берсендә эштәге кызлар чәйгә киләбез дигәч, алырга да җыенган идем, аннан тагын кире уйладым. Чит илләрдән истәлеккә сувенир итеп бокал алып кайта торган гадәтем бар. Түбән Кама­да алар махсус киштәдә тора иде, инде Мәскәүдә дә коллекциям берничәгә артты. Кызларга шул бокалларга ясап чәй эчерттем дә, юып кире урыннарына куйдым. 
Кыскасы, кеше почмагында торуым белән инде күптән килештем. Чит илләрдә гомер буе шулай яшиләр әле әнә. Аннан: «Казанда фатирым бар бит», – дигән уй да, бәлки, минем күңелне тынычландырадыр.

Эшем буенча моңарчы да Мәскәүгә айга бер командировкага килеп торсам да, мин бу каланы беркайчан яратмадым. Үзләре бу хакта уйлаганнары бармы икән, белмим, әмма Мәскәү халкы күсе кебек бит ул – бөтен гомерләре җир астында, метрода уза. Алар гел үзалла­рына гына карап йөриләр: тирә-юньдәгеләрне күрмичә, кешегә күз салмыйча. Башын күтәреп, реклама язуларын укып баручыны очратсагыз, ул башкалага берничә көнгә кунакка килүче яки монда күптән түгел яшәүче булыр. Калганнар – егылсаң, өстеңнән атлап узалар: сизмиләр. Бәрелсәләр, ялгыш та гафу үтенмиләр. Кеше күп булгангадыр, метро – энергияне ала, ардырта. Гел онытмыйм: яңа килгән вакытым иде әле. Яңа ел алдыннан, эштән соң, сәүдә үзәгенә бүләкләр алырга киттем шулай. Һәм бер станциядән икенчесенә күчкәндә халык төркеменнән торган бөкегә эләктем. Миндә паника башланды. Син төркем эчендә торасың һәм шуннан беркая китә алмый­сың: алга да, артка да. Куркыныч! 
 
Әйе, юлда күңелне бушатуы җиңел. Тыңлаучы гына булсын.

Миндә исләргә аллергия, бер ел йөргәннән соң, берсендә метрода һавасызлыктан аңымны җуйгач, машинага күчеп утырдым. Һәм... Мәскәүнең матурлыгын күрдем. Беренчедән, Мәскәү юллары көзге кебек икән – машина җилдертә генә! Болай да әйбәт булган асфальт-ны кырып, ел саен диярлек яңасын җәеп торалар икән монда. (Мәскәүдән соң Түбән Кама юллары сугыш чорын хәтерләтә: адым саен тәгәрмәч төшеп китәрлек чокырлар – елыйсы килә...) Икенчедән, инде әйткәнемчә, карар, күрер, сокланыр урыннар байтак икән монда! Кичке Мәскәү бигрәк тә матур – бихисап утлар белән җемелди, килгән дусларны Мәскәү урамнары буйлап машинада йөртеп кайтырга яратам. Казанга кайтмаган атналарда бөтен паркларны йөреп чыктым, әйтергә кирәк: алар монда күп, чын, зур парклар, урман кебек. Музейларны, галереяларны карадым. Иң яраткан урыным – Мәскәү дәүләт университеты: аның янында хәтта минем йөрәгем дә башкача тибә башлый. 

Ә татар концертларына йөрүемнең сәбәбе сагыну булды бугай. Читкә киткәч, бөтен нәрсәнең дә кадере арта икән. (Мәскәүдәге татар тамашачысын күзәтү – үзе бер тамаша! «Ә хәзер 45 минутлык антракт», – дигәч, беренче юлы аптырап калдым. Нигә шулай озак?! Халык торды да, дәррәү кубып буфетка йөгерде. Чәйгә чиратка бастылар – калган бөтен нәрсәне үзләре белән алып килгән булып чыктылар. Сергач ягында майда ит пәрәмәче кыздыралар бит (ә Мәскәүдә башлыча шул яктан чыккан татарлар яши) – залга, фойега пәрәмәч исе таралды. Сабантуйларда халык төркем-төркем булып, сәхрә ясап утыралар бит, монда да шулай. Табында пәрәмәч кенә түгел, җиләк-җимеш тә бар, башкасы да. Тәнәфесләрнең нигә шулай озак булуын аннары аңладым: Мәскәүдә күрешү читен, бигрәк тә бер-береңнән ерак торсаң. Концерт – мондагы милләттәш­ләргә, туган-тумачага, дус-ишкә очрашу өчен бер сәбәп). 

Барам дисәң, Мәскәүдә көн саен нинди дә булса концерт, спектакль... Ярты елдан соң гына игътибар иттем, хезмәт хакымның шактый өлешен билетларга тотам икән! Провинциядән килгән психология: Мәскәүдә күпме торасымны белмим, шуңа күрә бөтен мөмкинлектән файдаланып калырга тырышам. Түбән Камадан да Казанга премьераларга махсус килә идем, ә Казандагы дус кызларым гел: «Өлге­реп булмый», – дия иделәр. Алар: «Мин теләсә кайсы вакытта да бара алам», – дип уйлый һәм... бармый. Мәскәүләрне дә тамашаларга йөри дип әйтә алмыйм. 

Мәскәүдә тормыш үзгәрәк, мөмкинлекләр башка диимме. Берәр нәрсә кирәк булса, алар кибеткә чыгып чапмый: интернеттан эзләп табалар да, заказ гына бирәләр. Эштә җитәкчем теш пастасына кадәр шулай китертә. Пицца, сушилар турында әйтмим дә, юлга өч сәгать вакыт әрәм иткәнче, 300 сум артыграк түлисең дә... Мәскәүдәге «Бәхетле» кибете генә мондый хезмәт күрсәтми, ә эштәгеләр безнең камыр ризыкларын яраталар, сорыйлар, шуңа күрә бәйрәмнәрдә мин еш кына «Бәхетле»дән пирог ташучы ролен үтим.

Мәскәүдә торуның тагын нинди өстенлекләре бармы? Минем кебек сәяхәт итәргә яраткан кешегә, әлбәттә, монда күпкә уңайлырак: төш вакытында берәр сәгатькә сорап китеп тә виза ясатып, ял көннәрендә берәр илгә барып кайтып була. Яңа мавыгуым – спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинчелекләр күбрәк: уникаль спорт биналары, менә дигән тренерлар, еш оештырыла торган ярышлар. Плюсларын санагач, инде минусларын да әйтергә кирәктер. 

Мәскәү кебек зур калаларда ялгыз кешеләр күбрәк шикелле тоела миңа. Казанда, шәһәр үзәген әйләнеп кайтыйм әле, дип чыксаң, 15 минуттан берәр таныш кешене очратмый калмыйсың. Ә монда, көннәр буе урамнарда йөрсәң дә, сиңа «исәнме» дип дәшүче юк. 

Мәскәүдә эшли башлаганнан бирле мин гел юлда... Әти белән әни Казанда – алар белән озак күрешмичә тора алмыйм, шулай гадәтләнгән. Аннан балалар да Казанда – аларның нинди уйлар белән йөргәннәрен, ничек сулаганнарын белми торырга ярамый. 

Шушы вакыт эчендә поезд вагоннарында, самолет салонында күпме кеше белән таныштым, никадәр язмыш белән очраштым! Беренче мәлләрдә юлдашларым­ның иң яшерен серләрен шулай җиңел генә ачып куя алуларына шакката идем. Аннан моның сәбәбен аңла­дым: ул мине беренче һәм соңгы тапкыр күрә, без баш­ка очрашмаячакбыз. Ә белмәгән кешегә ачылырга була.

Үзем белән юлга һәрвакыт китап алам, комачаулаучылар булмаса, укыйм. Вакыт шулай үтә. Кайчак аралашырга кызык кына кешеләр очрый. «Рубин» командасы тренерларының берсе белән бер купега туры килгән булды. Мин белмәгән дөнья, өлкә бит – рәхәтләнеп тыңладым. Ул хәзер Красноярскига барып эшли икән. Моны ишеткәч, үземнең Мәскәүдә генә эшләвем бәхет булып тоелган иде... 

Бер әрмән абзый белән кайткан гел истә. «Сез кайдан?» – дип сорап шаккаттырган иде ул мине. «Казаннан», – дим. «Юк, чыгышыгыз кайдан?» – ди. «Түбән Камада тудым», – дим. Ә ул һаман төпченә: «Әти-әниегез кайдан дип сорыйм», – ди. Барыбер белми бит инде, нигә аптырата, дип, җавапсыз калмас өчен генә: «Балтачтан», – дигән идем... «Беләм!» – ди бу. Киров шәһәрендә эшләгән, аннан Казанга күченгән, хәзер Мәскәүдә яши икән. Хатыны, балалары, бөтен нәсел-нәсәбе генә түгел, хәтта сөяркәләре хакында да сөйләде. Нишлисең, бүлдереп булмый бит... Әлеге дә баягы, күңелен бушатасы килгән чагы иде бугай.

Соңгы кайтуымда купедагы күршем Камчаткадан Казанга кунакка килүче булып чыкты. Төрле-төрле балыклардан авыз иттерде (әле өйгә күчтәнәч итеп тә бирде), диңгездә эшләве, көчле штормнарда ничек исән калуы, Камчатканың табигате, вулканнары, гейзерлары турында сөйләде. Боларның барысын да күңелемнең «күрәсе килгән җирләр» киштәсенә салып куйдым...

Билетларны, гадәттә, алдан алырга тырышам, чөнки көне якынайган саен, алар кыйммәтләнә бара. Поездга да, самолетка да. Җайлы: кассаларда чират торуны белмим, барысы да интернет аша эшләнә. Гомумән, бөтен тормыш интернет аша бара хәзер.

...Мәскәү күз яшьләренә ышанамы? Белмим. Синең йөзең елмаюдан балкыймы, әллә битең буйлап күз яшьләре тәгәриме икәнен күрә дисезме аны? Ялгыша­сыз. Син бу каланы яраттыңмы, монда үз кешегә әйләнә алдыңмы, яңа дуслар таптыңмы – боларның берсендә дә аның гаме юк. Ничек яшисең, максатларыңа ирештеңме, тормышыңнан канәгатьме – ул болардан хәбәрдар түгел. Һәм белергә дә теләми! Чөнки ул ашыга... Төнлә машина белән ифтардан кайтам быел шулай. Юлның бу өлешендә тизлек 80 чакрым булырга тиеш дип күрсә­телгән. Әмма төн уртасында кагыйдәләргә игътибар итүче бер мин генә идем бугай. Мине хәтта бетон ташучы машина да узып китте. Мәскәүдә тормыш та шулай – синнән алда узып гел каядыр йөгерә. Атна башлана да бетә, башлана да бетә... Җиргә ике аягым белән нык басып торучы кеше мин, хисләр белән яшәмим – шуңа күрә җиңелрәктер. Ашыйсы ипиемне шушында эшләп табам, димәк, шушында яшәргә тиешмен. Ә Казаныма әле, һичшиксез, кайтырмын, үз илемә дә кирәк булырмын, дигән өметнең өзелгәне юк...

 

Чит җирләрдә ят булма

Кеше һәрвакыт яхшыга омтыла: яхшырак урында яшәргә, яхшырак эшкә урнашырга тырыша ул. Шуның өчен күпләр торган җирләрен, моңа кадәр аралашып яшәгән дус-ишләрен, таныш-белешләрен калдырып, чит шәһәр-ләргә, чит илләргә барып чыга, эшен, һөнәрен алыштыра... Әмма яңа җиргә ияләшеп, үз булып китү өчен һәммә кешегә дә беркадәр вакыт кирәк.

Гадәттә, яңа урынга, яңа шәһәргә ияләшү өчен бер ел җитә, дип саныйлар. Әмма адаптация чорының озынлыгы һәркемнең үзенә бәйле. Берәүнеке дә ул җиңел генә узмый. Мондый адымга барган кешегә берьюлы әллә никадәр мәсьәләне хәл итәргә кирәк бит: яңа эш урыны табарга, фатир яки бүлмә сатып алырга (кеше почмагына урнашырга), яңа тормыш ритмына күнегергә...

Статистика мәгълүматларына караганда, җиде кешенең бары берсе генә бу сынауларны уңышлы үтә ала. 
Тәгаен нинди авырлык көтеп торганын белгәндә, сынауларны кичеп, уңышка ирешү мөмкинлеге бермә-бер арта. Бик сирәк һәм бик кирәкле һөнәргә ия булсагыз да, тиз арада яңа әйбәт эш урыны табармын дип артык өметләнмәгез. Яшәү урынын алыштырырга теләгән очракта, күпләр эшне хәзер интернет аша эзли. Вакансияләр сайтын карый, шул шәһәрдә яшәгән танышларына, якташларына мөрәҗәгать итә, алар киңәшләренә колак сала. 

Ниндидер сәбәпләр аркасында даими эшкә урнашу озаккарак сузыла икән, берәр вакытлыча эш табарга тырышырга кирәк. 

Яңа җирдә фатир (бүлмә) сатып алырга, арендаларга кирәк булганда, моны танышларыгыз яки тагын шул ук интернет ярдәмендә хәл итә аласыз. Әмма сез мөрәҗәгать иткән сайт­ларның бу өлкәдә тәҗрибәләре бармы-юкмы икәнен, клиент­ларның нинди фикерләр калдырганын бик җентекләп өйрә­негез. Агентлыкларга мөрәҗәгать иткәндә, торак буенча туган барлык сорауларыгызга да җавап алмыйча, бернинди кәгазьгә дә кул куймагыз. Фатирны агентлыклар ярдәменнән башка эзләгәндә бигрәк тә сак булыгыз. Килешү төземәгән килеш хуҗаларга беркайчан да алдан акча биреп куярга ярамый –
бу кагыйдәне онытмаслык итеп хәтерләп калыгыз. 

Рәсми рәвештә эшкә урнашу өчен регистрация узу мәҗбүри дип санала. Даими булмаса, һичьюгы вакытлыча. Моның өчен Россия регионнарының берсеннән икенчесенә күченгәндә – паспорт өстәленә, башка дәүләтләргә үк барып чыкканда миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу эшне дәүләт оешмалары аша башкарсагыз, күпкә ышанычлырак булыр. «Ярдәм» итәргә атлыгып торган ниндидер фирмаларга яки кешеләргә сүз катмавыгыз хәерлерәктер.

Күп вакыт әйләнгечтән юл якынрак та була әле ул.Бу – шундый очракларның берсе. Хәтта барысы да җайлы гына булганда да күченү барыбер стресс ул. Һәммә нәрсәне дә өр-яңадан башлыйсы бит: яңа тирәлеккә күнегәсе, яңа эшкә, яңа танышларга... Үкенгән, моңсуланган, нишләргә белмәгән чаклар да булырга мөмкин. Чит шәһәрдә, чит кешеләр арасында үзен ялгыз тою күпләргә хас күренеш. Моңардан коткарса – аралашулар, актив тормыш позициясе генә коткарыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тагын языгыз эле! Рэхмэт! Бик тэмле булды бу язма!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Голнара! Минем авыздан тартып алып язгансын кебек бер сулышта укып чыктым! Сина язарга да язарга кирэк!

      • аватар Без имени

        0

        0

        чиво?

        Хәзер укыйлар