Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Мәхәббәт акылга буйсынамы?

Урам чаты. Дүрт кеше тора. Ике ир бер кызны тотып торалар. Таза, озын гәүдәлесе кызны кулыннан үзенә таба тарта, үзе һаман русча бер үк сүзләрне кабатлый:
— Отпустите, она сейчас моя жена, понимаете!?

Өлкән яшьтәгесе моның сүзләренә игътибар да итми, кызны икенче кулыннан артка тарта.
— Җибәрмим, ул минем кызым, бәйләнмә, җибәрмим!

Кыз бала әллә авыртудан, әллә оялудан кычкырып елый. Аның янындагы ханым — кызның анасы булса кирәк — аптырап калган, ни эшләргә белмичә, тын гына күз яшьләрен сөртә. Ниһаять, ызгышның сәбәбе ачыкланды: әлеге кыз бала рус егетенә кияүгә чыккан икән. Ата-ана исә кызының башка милләт кешесенә чыгуын хупламыйча, баланы кире туган йортка кайтарырга булган. Әлеге ызгыш шуннан купкан.

Әйе, күпчелек ата-аналар катнаш никахларны хупламыйлар, балалар аның башка милләт кешеләре белән тормыш кору омтылышын бер икеләнүсез кире кагалар. Моның сәбәпләре бар. Һәм алар бик җитди.

Мәгълүм ки, катнаш гаиләдә, кагыйдә буларак, аңлашу-аралашуда бердәнбер тел булып, рус теле кала. Әйтик, рус-татар кушылганда: татар — әни, рус-чуаш кушылганда: чуаш — әни... гаиләдә үз телләрендә сөйләшми башлыйлар, тартыналар. Рус теле хакимлеге алар телен кулланыштан чыгарып ташлый. Нәтиҗәдә, яңа туган балалары бары тик рус теле мохитендә тәрбияләнәләр, үсеп җиткәч тә бары рус телендә генә сөйләшәләр. Аларның татар, чуаш, мари... халык мәдәнияте белән элемтәсе йә бөтенләй булмый, йә инде ул ташка үлчим дәрәҗәсеннән узмый. Бу — аерым бер милләт вәкиле буларак, үзеңне юкка чыгару дигән сүз. Татар-чуаш, удмурт-чуаш... кушылганда да шундый ук нәтиҗә барлыкка килә. Хәтта бу очракта бер очтан ике милләт теле юкка чыга. Чөнки мондый гаиләдә үскән балалар да рус теленнән тыш, башка телне белмиләр.

Тел — милли үзенчәлекнең төп билгесе. Рус педагогы К. Д. Ушинский үзенең “Родное слово” исемле хезмәтендә болай дип яза: “Халыкның теле бетсә, халык үзе дә бетте дип бел. Халык сөйләмендә тел яши икән, халык үзе дә яши. Тел халык сөйләменнән төшеп калдымы, халык үзе дә үлә”.
Әйтәсе дә юк, әгәр дә кеше әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, ниһаять, туган халкын белергә дә теләмәүче манкорт түгел икән, әгәр дә аңарда хәерхак адәм балаларына хас милли үзаң сүнмәгән икән, ул үз ана теленнән баш тартмас, үз ирке белән туган халкын, аның телен юкка чыгару юлына басмас!

Әлбәттә, рус шовинистлары катнаш гаиләләрне бик хуп күрәләр. Чөнки андый гаиләләр руслар санын арттыралар, рус халкының генофондын яхшырталар. Аз санлы милләтләрне исә катнаш гаиләләр сан ягыннан киметәләр, аларның генофондын ярлыландыралар һәм шулай итеп, “инородецларны юкка чыгаруга алып баралар.

Ни кызганыч, кайбер ата-аналар менә шушы зарарны, шушы куркынычны күрмиләр, аңламыйлар. Киресенчә, алар катнаш никахларны яклап чыгалар, катнаш гаиләләрдә башка телләрнең юкка чыгуын, аларда бары тик рус теленең генә гамәлдә калуын уңай күренеш дип саныйлар. Янәсе, бу күренеш милләтләрнең үзара якынаюын чагылдыра Бу — ялгыш караш, зарарлы караш! Ул патша хөкүмәтенең халык мәгарифе өлкәсендә рус булмаган халыкларга карата алып барган реакцион сәясәте белән аваздаш. Менә шул сәясәтне гамәлгә ашыручы мәгариф министры Д. А. Толстой ни ди: “Рус булмаган халыкларга белем бирүдән төп максат, шөбһәсез, әлеге халыкларны руслаштыруга, аларның рус халкы белән кушылуына һәм шунда йотылып бетүенә ирешү булырга тиеш”.

Катнаш гаиләләр һәм аларны яклаучылар нәкъ менә шушы реакцион сәясәтне гамәлгә ашырырга ярдәм итәләр. Шунысы да бәхәссез, катнаш гаиләләр азчылык милләтләргә генә түгел, бөтен кешелек мәнфәгатьләренә дә җитди зыян китерәләр.

Игътибар итик: катнаш гаиләләрдә, югарыда әйтелгәнчә, рус теленнән тыш, башка телләр юкка чыга. Телнең юкка чыгуы, инде әйткәнебезчә, тел хуҗасы буларак, халыкның юкка чыгуы дигән сүз. Әйтик, бүген чуаш теле һәм чуашлар юкка чыкты, ди, иртәгә удмурт теле һәм удмуртлар, аннары татар теле һәм татарлар... Бу процесс кешелекне кая алып бара соң?
— Бертөрлелеккә! Мондый нәтиҗә кемгә, кайсы милләткә хуш килер икән соң?
— Русларгамы?
— Юк!
— Немецларгамы?
— Юк!
Ни өчен юк? Менә рус язучысы В. Белов фикере:  Мине, рус кешесен, әйтик, бер халыкның акрынлап икенче халык белән кушылып юкка чыгу перспективасы һич кенә дә шатландырмый. Мондый хәл килеп чыгып, җир йөзендә эсперанто теле кебек бары бер тел сакланып калса, дөньяны нинди эчпошыгргыч бертөрлелек басып алыр иде . Кыргыз язучысы Чингиз Айтматов: Бер тел генә сакланып калса, дөньяның ничек, ни дәрәҗәдә ярлыланачагы турында без үзебезгә хисап бирмибез, мөгаен. Шуңа күрә дә... телләрнең сакланып калуын тәэмин итәргә кирәк”.
Катнаш гаилә төзүгә каршы килүчеләрне нәкъ менә күп телләр урынына бер тел, күп милләтләр урынына бер милләт калу перспективасы борчылдыра да инде. Алар яхшы беләләр, җирдә, җиһанда бары бер төсле чәчәк, бары бер төр агач, бары бер төр үсемлек калса, табигать, җир йөзе никадәрле ярлы, хәерче булыр иде.

Тагын шуны искәртик, бертөрлелек матурлыкны — тормыш матурлыгын, табигать гүзәллеген инкарь итүгә хезмәт итә. Чөнки ул төрлелекне, күплекне, төсләр, бизәкләр, формалар муллыгын кабул итми, аларга каршы тора. Матурлык исә әлеге сыйфатлардан башка яши алмый. Әгәр дә без тормыш матурлыгын, табигать гүзәллеген сакларга телибез икән, күплеккә, төрлелеккә, төсләр, формалар муллыгына киц итеп юл ачарга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, бер генә халык та юкка чыкмасын, бер генә тел дә әрәм китмәсен, яшәсен, үссен, камилләшсен! Моның өчен —
 Кирәк түгел бернең хакимлеге,
Булсын меңнәр — туган,
булсын — дус,
Югалмасын гүзәл төсләр яме,
Шунсыз дөнья — ятим,
дөнья — буш.


Тагын бер җитди мәсьәлә. Үз телеңне ташлау, аны санга сукмау — әхлаксызлык билгесе. Бу хакта рус язучысы К. Г. Паустовский сүзләре гыйбрәтле: “Һәркемнең, — дип яза ул, — үз теленә нинди мөнәсәбәттә булуына карап, аның аң дәрәҗәсе турында гына түгел, бәлки гражданлык кыйммәте турында да бик дөрес фикер йөртергә мөмкин. Үз илеңне чын-чыннан ярату, ана телен ихтирам итүдән башка мөмкин түгел. Үз теленә битараф булган кеше — ул вәхши. Бары тик шундый кеше генә туган телгә битарафлык күрсәтә ала, бары тик шундый кеше генә үз халкының үткәненә, бүгенге көненә, киләчәгенә төкереп карый ала.
Кызганычка каршы, катнаш никахларны яклаучылар мәсьәләнең бу якларын игътибарга алмыйлар, бары тик андый гаиләләрнең тормышта булу фактын теркиләр дә, нәтиҗә ясыйлар. “Волжск шәһәрендә... — дип яза, мәсәлән, “Ватаным Татарстан” гәзитендә Рәис Сәфәров, — безнең татарлар, Кырым татарлары, марилар, чуашлар, урыслар, удмуртлар, немецлар белән корылган гаиләләр йорт аралаш диярлек”.

Шушы факттан чыгып, автор нәтиҗә ясый: “Катнаш никах процессын берәү дә туктата алмый. Бу — күптән башланган, дәвам итә һәм дәвам итәчәк табигый процесс”.
Әйтәсе дә юк, болай фикер йөртү яшьләргә гаилә коруда дөрес юнәлеш бирә алмый. Бу — мәсьәләне үз агымына салу, битарафлык күрсәтү.

Катнаш никахларны хуплаучылар, яки аларга карата битарафлык күрсәтүчеләр үз карашларын нигезләгәндә, мәхәббәтне, бары тик мәхәббәтне генә таяныч итеп алалар. Янәсе, никахлашуны хәл итүче бердәнбер фактор — мәхәббәт! “Ике милләттәге, ике диндәге егет белән кыз кушылалар икән, бу инде шаяру түгел — мәхәббәт, ә мәхәббәтне әле беркемнең дә җиңгәне юк”, — ди Рәис Сәфәров. Бу фикерне куәтләп, “Ватаным Татарстан”Рәис Сәфәров язмасы астына никахлашкан Марат Шәрәфиев һәм рус кызы Марина фотосын урнаштырган. Фото астында кычкырып торган сүзләр: “Мәхәббәткә ни җитә!”

Хәлбуки, гаилә коруны тулысы белән мәхәббәт эше генә дип карау — хата. Дөрес, мәхәббәт — зур хис, бөек хис! Ләкин аңарга гына таянып эш иткәндә, киләчәктә фаҗигале хәлләр килеп чыгуын көт тә тор. Ни өченме? Эш шунда ки, мәхәббәт — бары тик хис. Ул һәрвакыт — хәрәкәттә, үзгәрештә. Акыл тарафыннан җитәкчелек булмаганда, мәхәббәт — йөгәнсез, тиле һәм сукыр. Мәхәббәткә генә таянып эш иткәндә, кеше хайвани инстинктларны беренче урынга куеп яши башлый. Аны ләззәт табу, секс, эчүчелек, әфиюн куллану кебек омтылышлар биләп ала. Әнә бит бер ханым “Шәһри Казан” гәзитендә “миңа ир кирәкми”, дип лаф ора. Сәбәбе шул икән: әлеге ханым үзенең җенси ихтыяҗларын икенче бер хатын белән канәгатьләндерү юлына баскан. Аңлашылса кирәк, бу гамәлдә акыл катнашы юк, биредә бары хайвани инстинкт бар, хайваннарча ләззәткә сусау, үзеңне хайванча тоту бар. Бу очракта мәхәббәт җимерүче көч, фаҗига, чир, хәсрәт китерүче көч булып үзен таныта. Киресенчә, мәхәббәт бөек төзүчегә, үзгәртеп коручыга әйләнсен дисәң, аны акылга буйсындырырга кирәк. Онытмыйк: акылга буйсынмаган мәхәббәт — ул йөгәнсез ат, җилкәнсез көймә, компассыз корабль! Акылга теләктәш мәхәббәт кенә кешене канатландыра, күтәрә, бәхетле итә!
Нәкъ менә шундый мәхәббәт — акыл һәм хис берлеген чагылдыручы мәхәббәт — яшьләргә катнаш гаиләләр корудан баш тартырга ярдәм итә.

...Бүгенге көндә катнаш гаиләләр аз санлы милләтләр арасында руслаштыру үзәге булып торалар. Алар ел саен яшьләребезнең 42 процентын, аныц да әле иц сыйфатлы өлешен, туган халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүдән аера, читләштерә. Менә ни өчен ата-аналар катнаш никахларга каршы торалар. Бу — бик урынлы каршылык.

Шәрәф ӘХМӘДУЛЛА, доцент.
рәсем: Н. Хаҗиәхмәтов

1997 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башка миллэт кешесе дип яраткан кешен белэн кушылмаскамы инде хэзер. Эни- этисе икесе дэ татар буосалар да куп гаилэдэ балалар татар телен белми. Минем киленем урыс миллэтеннэн булса да татар телен анлый ,оныгым да ике яшь ярым гына булса да татарча да русча да сойлэшэ, чонки без узебез ойдэ русча да татарчада сойлэшэбез. Мин узем дэ урыс мэктэбендэ укыдым, татар телен онытмадым аллага шокер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Акыл өйрәтү җиңел ул. Бүгенге татар ирләре хатын-кызны ишәк урынына да күрми, санламый. Әзрәк рәтлесе хатын өстенә хатын, сөяркә урынына сөяркә ала. Русларда хатын өстенә хатын алу юк. Аннан хатын-кызга алар кеше итеп карыйлар. Шуңа безне урыс ирләре кызыксындыра. Алар давай хатын, ат урынына эшлә, ат урынына ашат дип бот күтәреп ятмый. Шуның өстенә эчеп бозылганнар - мәңге айнымаска әйләнгәннәр. Җүнле татар гаиләсе булдыруга без каршы түгел, юнле татар ирләре генә аз. Милләтне ирләре үзләре юкка чыгара, хатын-кыз түгел.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эчэргэ яратучы татар егетеннэн эчмэуче тартмаучы урыс егете яхшырак.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Урыс егете эчми дә, тартмый да. Араларында мәхәббәт тә булгандыр. Тик менә шул эчми, тартмый торган акыллы урыс егете дүрт баласы белән хатынын ташлап чыгып китте. Сәбәбе бик җитди: любовь прошла. Полюбил другую. Я не хотел так много детей, ты сама хотела... Кыскасы урыс әйтмешли бла-бла-бла. Менә шундый "мәхәббәт ".

          Хәзер укыйлар