Һәрбер авылның үз гореф-гадәте булган кебек, безнең Питрәч районы Шәле авылының да гомер-гомердән килгән үз йолалары бар. Шуларның берсе – кыз урлау.
Ләйлә ХӘЙРУЛЛИНА
Һәрбер авылның үз гореф-гадәте булган кебек, безнең Питрәч районы Шәле авылының да гомер-гомердән килгән үз йолалары бар. Шуларның берсе – кыз урлау.
Безнең авылда бу йола әле дә исән. Хәзерге көннәрдә бу «практика» бик еш кулланылмаса да, элегрәк бик күп гаиләләр шулай төзелгән. 2000 елларда, мәсәлән, авылдагы туксан процент гаилә шулай барлыкка килгән. Әлбәттә, кызларның мөнәсәбәте бу йолага төрлечә булган: кемдер егете белән бу хакта алдан килешеп, аны сөеп кияүгә барган, кемдер, ишек-тәрәзәләрне ватып булса да, кире кайтып киткән, кемдер туган нигезендә авыр тормышта яшәгәнгә, үзен урлаганнарына сөенеп ризалашкан, ә кемдер, күңеле, җаны белән моңа каршы булса да, калырга мәҗбүр булган...
Бу йола турында күбрәк белергә теләп, әбиемә сораулар яудырдым. Аны да бит кияүгә урлап киткәннәр:
– 18 яшь тә тулмаган вакытым иде. Яңа нигез күтәреп ятабыз: өебез сүтелгән, үзебез мунчада торабыз. Фермада сыер савып йөргән озын көннәрнең берсе. Сөйгән егетем өйләнергә вакыты җиткән егет дип санала, шуңа күрә клубларга да йөрми торам, әни дә чыгармаска тырыша. Үзем әле кияүгә чыгарга иртә дип саныйм, бу хакта бер тапкыр да башыма китермәдем, уйлап та караганым булмады. Тик минем өчен инде барысын да хәл итеп куйганнар икән... Моны үзем белән бергә эшли торган дояркалар белгән, мин генә белмәгәнмен.
Сыер савып утырган җиремнән машина белән урлап алып киттеләр. Нәрсә булганын, ни буласын һич аңлап җиткерә алмыйм... Берзаман мине машинадан төшереп калдырдылар. Нигәдер, аңламадым... Машина кузгалды да китеп барды, мин калдым. Беркая да карамыйча йөгерә башладым. «Мине урлыйлар бит», – дигән уй һаман да башыма килми, гомумән, үзем белән ни булганны аңламыйм, белмим. Урман янына җиткәндә, теге машина тагын күренде. Үз-үземә: «Урлыйлар икән ич мине!» – дип әйттем дә, урман эченә таба йөгердем. Алар минем арттан... Йөгерә торгач, елга ярына килеп җиттем. Уйлап-нитеп тормыйча, ярдан тәгәрәп төшеп тә киттем... Яшь кыз баланы ир-атлар җиңә алмыймени инде?! Шул елга ярыннан алып менделәр. Мин тартышам, алар сөйри... Шулай урладылар. «Алып кайтып та тормагыз, барыбер кире китәм, сезне судка бирәм», – диюем булды, шофер тагын туктады. «Кыз риза түгел, алай алып кайтмыйм», – диде дә, безне әллә кайда кырда төшереп калдырды. Чаба-чаба кырдан кайтып барганда авылдан икенче машина килгәне күренде. Болары да аның кешеләре булып чыкты... Шулай итеп икенче тапкыр кулларына эләктем... Инде кичке сәгать уннар җитте. Мине ниндидер мунчага охшаган өйгә алып керделәр. Тәрәзәләре дә юк сыман... Бу вакытта инде әти белән әнигә менеп әйткәннәр, «Кызыгыз бездә, кияүдә», – дигәннәр. Алар ышанмаганнар. Эштән кайткан җирләренә өебез ягылмаган булгач, мине апаларда дип уйлаганнар. Урлаганны белгәч, әти шаккаткан. «Нинди кияү ди әле, торыр өебез дә юк бит», – дигән. Ләкин аннары: «Яшькә яшь тә инде, ләкин бер-берсен яратсалар, торсыннар», – дип рөхсәт биргән.
Ул вакытта урлаулар еш идеме, әбием?
– Бөтен кызларны да диярлек кияүгә шулай урлап китәләр иде. Синең әниеңне урлаган көнне әле дә хәтерлим... Дус кызы Гөлнара белән клубка төшеп киткәннәр иде. Озак вакыт та үтмәде Гөлнара: «Апай, кызыгызны урладылар», – дип өйгә килеп керде. Бу сүзләрне ишеткәч, шундый авыр булды... Күршеләргә: «Эзләргә кеше җыям, кызны алып кайтам», – дим. Шактый кеше дә җыйган идек тә, ләкин шунда арада берсе: «Йөриләр иде ич инде алар, бер-берсен яраталар, бар коймагыңны пешер», – диде дә, таралырга тәкъдим итте. Шулай кызым кияүгә чыкты...
Карт әбине дә урлаганнар дип әйткәнең бар иде кебек...
– Әниемнең әнкәсе яшьтән үлгән. Гаиләдә олы бала булганлыктан, энеләренә, сеңелләренә ул әнкә ролен дә үтәгән. Бик авыр вакытлар булган: эш күп, юклык... Кыш көне, кырык градус салкында аны урманга утын кисәргә җибәрәләр. Андый эшкә күбрәк кияүдә булмаганнарны сайлап ала торган булганнар. «Киергә кием, ашарга ризык юк... Бик интектек. «Кемгә булса да барыр идем кияүгә, болай йөрмәс идем ичмасам», дип әйттем шул вакыт», – дип сөйләгән иде ул. Озак та узмаган, аны урлаганнар. Карт бабаең унҗиде яшендә үк армиягә киткән. Аннан туп-туры сугышка алып киткәннәр...
Шәлегә кайткан кунак кызларын урлау очраклары да булган. «Алдан авылга бер тапкыр кунакка кайттым, ул-бу булмады, икенче кайтуымда урлап алып калдылар», – дип сөйләүчеләрне үзем дә ишеткәнем бар. Хәзерге көндә балалар, оныклар үстерәләр инде. «Кире китеп бармаганыма, калганыма үкенмим», – дигән иде ул апа.
Хәзерге көндә Шәледә кыз урлаулар күпкә кимеде. Әле ун ел элек кенә дә һәр икенче гаилә шулай төзелсә, хәзер андый очраклар бик сирәк. Ләкин яшьләр бу йола турында белә, онытмый. Берничә кыздан бу гореф-гадәт турында сораштырдым. Шуларның яртысыннан күбесе: «Урлап алсалар, шатланып кияүгә чыгар идем», – дип җавап бирде. Чит кеше бу сүзләргә, бәлки, гаҗәпләнер дә, ләкин, әйткәнемчә, Шәледә яшәүчеләр өчен «урлау» чын-чынлап урлау мәгънәсен генә аңлатмый.
Әмма шуны да онытмаска кирәк. Моңа риза булып, үзең теләп кияүгә чыгу – бер эш. Ә инде урлау уйнау гына булмаса, аның өчен суд алдында җавап бирергә кирәк булачак. Урлаучыны 4 елдан алып 8 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр урлаганда көч тә кулланылса, закон буенча 6 елдан алып 15 елга кадәр төрмәгә утырту каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Мине шулай чыты авылына урларга маташкан НАР иде туздырдым мин аларнын йолаларын йоннарыгына очты.. Мэгнэсезлек индекс ул хэзерге заманда
0
0
0
0
Чишмә районы Сафар авылына кунакка кайтып йөри идем.Әңкәйнең икетуган апаларына.Шунда улы әйтте,клубка чыгабыз,минем яннан ерак китмә,бездә урлыйлар кызларны диеп.40 ел элек.Әле ничектер белмим.Башка район егетенә кияүгә чыктым.Бер белмәгән кешегә ярәшеп китүләр,ай һай авырдыр.Ә йөрегән егетенә чыкса бу инде урлау түгел,бу алдан уйланган сценарий гына.
0
0