Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Миллионер булыйм дисәң...

Университетта бергә укыган танышым шалтыратты. «Бар да ал да гөл! Әле ярый эштән киттем, рәхәтләнеп акча сугам хәзер!» – дип гаҗәпкә калдырды. Аптыраштан бер мәлгә телсез калдым. Ничек инде! Андый дәрәҗәле эштән китәләрмени ул?! Миллионер буласың килсә, китәсең икән шул...


Университетта бергә укыган танышым шалтырата: «Кызый, әрәм булып ятма! Барыбер декретта өйдә утырасың, әйдә, акча эшләргә!» Мин аны тыңлап та тормыйча, рәхмәтләр әйтеп, сөйләшүне башка темага борам: гаилә хәлләрен, эштәге вазгыятьне сораштырам. Ул исә өзми дә куймый: «Бар да ал да гөл! Әле ярый эштән киттем, рәхәтләнеп акча сугам хәзер!» – дип гаҗәпкә калдырды. Аптыраштан бер мәлгә телсез калдым. Ничек инде! Андый дәрәҗәле эштән китәләрмени ул?!  Миллионер буласың килсә, китәсең икән шул...


    Гөлия безнең төркемдә иң тырыш, максатчан, кеше белән бик тиз уртак тел таба белүче уңган-булган татар кызы иде. Аның ни дәрәҗәдә җиңел укуына биш ел исебез китеп йөрде. Китапларны су урынына эчә, җил сызгырып үткәнче, өй эшен башкарып куя, китапханәгә барса, ярты фондны күчереп кайта. Укытучыларның әле дә үрнәк итеп сөйли торган студенты ул. Курсташ кызлар исә егерме елдан соң да: «Тулай торакка кайтып керүгә, чишенергә дә өлгермибез, ә Гөлия инде кухняда. Санаулы минутлар эчендә янар-янмас  гына эшләгән плитә өстендә ашка дигән бер кәстрүл су һәм бер чәйнек  кайный башлый иде», – дип искә алып көләләр. Ялларда барлык студентлар әти-әни янына кайтып хәл алган арада, Гөлия туган йортында бөтен дөньяны җыештырып, тау кадәр керләрен юып-үтүкләп килергә өлгерә. Тәүлегенә дүрт сәгать кенә йоклаган кешегә эш кенә булсын! Ул студент чакта да, кияүгә чыгып, әни булгач та, йокыны белмәде. Һәм моңа һич кенә дә зарланмады. 


          Университетны кызыл дипломга тәмамлаган кешегә, нигездә, дәрәҗәле тәкъдим ясыйлар: уку йортында калырга! Гөлия дә аңа каршы килә алмады. Сәләтле студентның белем базасы, харизмасы, сөйләм осталыгы, гомумән, тырышлыгы фән һәм мөгаллимлек юлында бик зур киңлекләр ачарга тиеш иде. Аспирантураны тәмамлауга, кандидатлыкка диссертация яклады.  Фән кандидаты булганда яңа туган улына әле  бер ай да юк иде. Җиң сызганып укытучылык эшенә кереште: замана хатын-кызы өйдә бала карап кына утырса, дөнья бетә бит.  Улы үсә тора, Гөлиянең уку йортында дәрәҗәсе арта бара. Кафедра мөдире, доцент, дистәләгән фәнни хезмәт авторы...  Әле эш арасында икенче баласын табарга өлгерә. Менә шулай тормышы түгәрәкләнеп беткәч кенә, миңа шалтыратып, телсез калдырды. 
– Гөлия, ник җайга салынган тормышыңны чәлпәрәмә китердең? – дип аптырата башладым аны. Эш авыр, билгеле, ләкин дәрәҗәсе, исеме, лаеклы хезмәт хакы бар. Күпме укып, нинди үрләр яуланган! 


– Дәрәҗәсе дә, акчасы да кирәкми. Мин ул 40–50 меңне хәзер күз ачып йомганчы эшлим. Университетта күпме нерв күзәнәкләре ашала: 12 сәгатькә сузылган эш көне, дөнья эш өйгә кайта, күпме кирәкмәгән кәгазь боткасы арасында утырырга кирәк... Ә барыбер кадереңне белмиләр. Ә болай мин үз-үземә хуҗа! Балаларым янында, аларның үскәнен күрәсем  килә минем, – дип кырт кисте. 
Гөлия – соңгы вакытта бик популярлашып киткән челтәрле ягъни сетевой бизнес вәкиле. Интернет аша продукция сата. Аның талантлары белән бу эштә дә иң югары күрсәткечләргә ирешәчәгенә  бер шигем дә юк. Акча күктән яумаганын белә ул. Тырышлыгы, үҗәтлеге бар. Беренче айларда ук хезмәт хакы 250 мең сумга җиткән. Бер елдан 1 миллионга чыгарга исәбе. Үзенә аерым команда җыя икән. Мине шуңа үгетләве. Кызганыч, сата белмим. Миннән кеше әйберне акчага түгел, бушка да алмый. Ләкин  минем кебекләргә аларның җаваплары бер: «Бары тик теләк кирәк, өйрәтәбез! Күп хезмәт хакы алып эшләү үз кулларыңда булгач, әллә нинди  яшерен  сәләтләрең ачыла ул». 


Социаль челтәрләрдә күрәбез: хәзер бөтен кеше нинди дә булса бизнеста. Кемдер косметика, кемдер ризык сата, кемдер  БАДлар белән эш итә, инвестицияләр өлкәсенә кереп китүчеләр бар... Күпме таныш шундый кәсепкә кереп китеп, үз төркеменә чакырды. Ә мин уйга калдым: дәрәҗәле эш урыннарын калдырып, сәүдәгә кереп китү дөрес адым микән, моңа нәрсә этәрә? Әлбәттә, дөнья акчага корылган вакытта гаиләне туендыру, лаеклы тормыш алып бару турында уйларга кирәк. Һәркемнең дә ире миллионер түгел бит. Укытучы, табиб, хисапчы, пешекче... Зур шәхси компанияләрдә эшләмәсә, кайдан баесын?! Өстәвенә, кредиты, көн саен артып тора торган торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр бар, балаларны укытасы, киендерәсе...


Бу арада кызыбыз белән бик чыгымлы чорга аяк бастык: унберенче сыйныфны тәмамлыйбыз. Җаваплы һәм хәлиткеч вакыт. Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырыр өчен репетиторлар ялладык. Аларсыз булмый, диләр. Өстәмә онлайн дәресләрдә, мәктәптә шөгыльләнә. Китап, кулланма материаллар турында әйтеп тә тормыйм. Алай әзерләнеп тә, бюджетка керү икеле. Димәк, 4-5 ел түләп укытасы булса, чыгымнар бермә-бер артачак. «Әни, әйдә, укып тормыйча гына, эшкә урнашыйм әле. Кемнең югары белем алып, рәхәт күргәне бар бүген?! Кайбер блогер, тиктокерларның югары белеме дә юк. Пушкин белән Толстойның кем икәнен белмиләр, ә акчаны көрәп алалар. Һичьюгы сетевойга кереп китәм. Анда да диплом сораучы юк», – ди кызым. 
– Кызым, гомер буе тиктокер булып утырачаксыңмы? 
– Әлегә утырам, аннары күз күрер, барыбер тагын берәр нәрсә уйлап табачаклар...
 Күзләремнең маңгайга менгәнен күреп,  кызым кочаклап ала: «Ярар, тынычлан, әни. Шаяртып кына әйтәм. Югары уку йортларында бюджет урыннары арткан, ди анда, бәлки эләгеп булыр», – ди.
Мин телсез калып, нәрсә дип җавап бирергә икән дип уйлап утырам. «Укы, кызым, белемле кеше югалмас!» Шуннан ары бүтән акыллы фикер килмәде башыма. Ә колакта Гөлиянең сүзләре: «Әйдә, кызый, йоклап утырма. Миллионер ясыйм үзеңнән. Берни кирәкми аңа. Бары тик минем командага кер!..»     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар