Әлмирә Әдиятуллина: Чит ил мөселман киемнәрен бездә куллану дөрес түгел

“Мөслимә” мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлмирә Әдиятуллина, чит илдән кергән мөселман киемнәрен бездә кияргә ярамый, дип саный. Бу турыда ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.
“Без сукырларча читтән килгән гореф-гадәтләргә иярергә тиеш түгел, чөнки мөселман киеме белән бәйле матур йолаларыбыз үзебездә дә бар. Яулыкны алдан матур итеп бәйләп кую, күкрәкчәләр кию – боларның барысы да уйлап эшләнелгән бит. Шуңа күрә әби-бабаларбызда нинди йолалар булган, без шулардан файдаланырга, шуны мирас итеп сакларга тиешбез. Алайса хәзер кап-карадан киенгән мөселманнар да очрый башлады. Күзләре генә күренеп тора. Мин аларны күрсәм, сөйләшеп карарга тырышам. Тик дөресен әйтим, бу бер дә җиңел түгел”, – дип ассызыклады абыстай.
Әлмирә Әдиятуллина сүзләренә караганда, мөселман киемендә башка агымнарга иярү үзебезнең гореф-гадәтләрне белеп бетермәү белән дә бәйле.
“Хәзер маңгай уртасыннан тоташып китә торган баш киеме популярлашып китте. Шәхсән мин анысына да каршы. Үзебезнең нинди матур яулык һәм шәлебез, калфагыбыз бар бит. Үзебезнекен саклыйк, кадерлик, дәвам итик”, – диде Әлмирә Әдиятуллина.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.