Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Әлем ипикәе

Ялларда авылга кайткач, кибеткә бармый калмыйм. Камыр ризыклары, ипи аеруча тәмле анда. Балан, шомырт, күрәгә, алма, кара җимеш, груша пироглары... Ә ипинең ниндие генә юк! Актаныштан, Яркәйдән, Сәфәрдән, Әлемнән китерәләр.  
– Әлемнеке килмәдеме әле?
– Әлем ипекәенә җитәме соң!
– Аны чүпрәсез пешерәләр бит.

Кибеттә әнә шулай сөйләшкәннәре колакка керә. Сырлы калайга салып пешерелгән Әлем ипиен шундук алып та бетерәләр.  Мин күчтәнәч итеп Казанга ук алып китәм. Кайчандыр авыл мичендә әни колмакка пешергән ипи кебек тәмле ул. 

Бездә халык ипигә аеруча талымлы. Авылларга газ кергәнче, һәр хатын-кыз ипине үзе сала иде. Актаныш авылларында кибет ипиенә риза булып торучыларга, хатыны уңмаган дип, көлеп карау гадәте дә күпләргә мәгълүм.  Язучы Мөхәммәт Мәһдиев «Бәхилләшү» романында болар хакында яратып тасвирлый.

«Соңгы елларда, халыкның көнкүрешен яхшырту максатында, авыл җирендә пекарнялар салынды. Хатын-кыз рәхәтләнә: сумка тотып кибеткә торып йөгерә дә «ә» дигәнче ике ипи алып та кайта. Пекарня ипиенә теләсә нинди яңалыкка бик тиз ияләшә торган Казан арты халкы ныклап ябышты. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. Көне буе шул турыда гына сөйләшәләр, хуҗалык-йортның рәте китә, сугыш башланганмыни? Актаныш якларында, бәхеткә каршы, хатын-кыз әле өендә ипи сала икән. Берәр кеше турында яман сүз әйтәсе булса, актанышлылар менә болай диләр:

– Һи-и, әлләкем булып утырган була, әҗәткана. Хатынын белсен; кибет ипие ашап торалар бит соң алар...
 
Бу – бик зур хөкем икән.

Шулайдыр, чөнки ипи салу дигән матур, шигъри, рухи бер хезмәт турында бара бит сүз.»

...«Ак калфак» оешмасы вәкилләре белән Актанышка килгәч, безне Әлемдәге ипи пекарнясына да алып бардылар. Андагы чисталык, яңа мичтән чыккан кайнар икмәк исе, ак халатлы икмәк пешерүчеләр, җор телле директор Фарил Нургалиев – бөтенесе җанга ятышлы иде. 2008 елдан бирле халыкны икмәге белән сыйлый икән инде Фарил Фидаил улы командасы. Районның барлык авылларында, җитмәсә, күрше Минзәлә һәм Мөслимнәрдә дә Әлем ипиен көтеп алалар. Тирә-юньдә дан алган ипи комбинаты халыкны шулай сөендерсә, авылдашлары өчен өстәмә эш урыны да булып тора әле ул. Күпме он, тоз, май кушасын, чүпрәне ничек бик аз гына саласын чишмәделәр, анысы сер, диләр. Ярар соң, без Әлем ипиен гел сатып алырга риза. Авылда, үз мичендә әни пешергән ипи кебек тәмле, йомшак ул.

Алмаз ЗАКИРОВ фотолары        

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элем ипиен без дэ кучтэнэчкэ алып китэбез аны. Бигрэк то тэмле

    Хәзер укыйлар