Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Күзләрең нинди?

«Көтәм сине...» Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев. Сәхнәгә куйган режиссеры да Илгиз Зәйниев! Автор һәм режиссер берлегендә үк интрига бар.

Бардым, карадым, олы ләззәт алдым. Мин генә дә түгел, бәлки шыгрым тулы залдагы тамашачы да олы бер кинәнү, рәхәтлек, канәгатьлек кичерде. «Булган бу!», «Ни­һаять!», «Туфан абый бар чагындагыча булып китте». Мин өзек-өзек ишетеп калган фикер төймәләре бу. Аларны тезсәң, бу премьера турында бербөтен дисбе хасил булыр иде. 

Башта ук әйтеп куям: түгел!!! «Әниләр һәм бәбиләр» түгел бу! Ни кадәр генә сагынсагыз да, бу юлы Туфан Миңнуллинга сыенмагыз. Әйе, тема бер! Һәм шул гына. Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышлап язылган бу әсәр һич тә «Әниләр һәм бәбиләр» түгел. «Әниләр һәм бәбиләр». «Ана! Нинди бөек исем. Нәрсә җитә ана булуга! шигарен алга куеп язылган гимн ул. Әсәрнең сюжеты исә бишек җырларына ай нурларын үреп тукылган гаҗәеп гүзәл тукыма. Анда Ана белән Бала багланышларына ир-ат халкы фәкать виртуаль рәвештә генә (сәхнә, бәлки, тәрәзә артында гына дияр­гәдер) якынайтыла. Ул спектакльдә Ана да, Бала да – изге. Һәм бу хакта берәү дә бәхәсләшми. Ә менә «Көтәм сине...» спектаклендә Ана белән Бала багланышларында ниндидер каршылыклар бар. Карындагы балалар бу дөньяга туарга ашыкмыйлар. Теләмиләр! Нигә, нилектән бу? Автор һәм режиссер бу хәлнең сәбәпләрен эзли. Дөрес җавапны табу, Анадан бигрәк, җәмгыять өчен кирәк. Чөнки балалар шушы җәмгыятькә, шушы Җир йөзенә, шушы Җиһанга туасылар бит! 

Югыйсә спектакль бик тә лирик башланып китә. Сәхнә күгеннән тамашачылар хозурына шагыйранә сүзләр коела тора. «Күзкәйләрең синең нинди төстә икән...» дип хыяллана-хыяллана, Аналар бала көтә. Дөресрәге, алар бу дөньяга әллә туып тормаска микән дип, икеләнеп карында яткан җимешләрен ничек тә яшәтергә иде дигән уртак теләк утында яналар. Биш караватта – биш язмыш. Ике пәрдәле спектакльдә шул язмышларны «йөреп чыгарга» да, нәтиҗә ясап өлге­рергә дә кирәк бит әле. Илгиз Зәйниев әсәрен «мелодраматик уйланулар» дип атаган. Ул язуга күзем төш­кән­че мин дә аны үземчә «фәлсәфи драма» дип атаган идем. Чыннан да, спектакльдә фәлсәфә күп. Җиргә ке­ше булып туган кеше уйланырга тиеш инде ул. Бу Җиргә нигә килгәнеңне дә белмичә ничек китмәк кирәк!

Гинекология бүлегендә «сохранениедә» ятучы көмән­ле хатыннарга, сабыйларын сакларга тырышудан кала, автор йөкләгән тагын бер бурычлары бар. Аларның һәркайсы без яшәгән җәмгыятьнең бер җитмәгән җирен фаш итәргә бурычлы. Әлбәттә, япа-ялгыз гына түгел. Бәлки дөньяга туачак баланы бергә-бергә үстерергә тиешле «яртылары» белән... Монда мин «бергәләп» дип язып куярга тиеш идем. Тик әнә шул «бергәләп» дигән сүзнең мең дә бер төсмере бар.

Кызык та бу дөнья, кызык түгел дә. Әйе, спектакль каһарманнары барысы да парлы. Ләкин бу шартлы парлылык! Үз дуэтларын менә дигән итеп «яшәгән» Зәйнәп (Алсу Каюмова) белән Ирхан (Фәнис Сафин) гаиләсе өчен җан тыныч. Болар юк-бар белән баш катырмыйча гына, әрепләшә-килешә балаларын табарлар да, үстереп тә җиткерерләр. Үзенең «аңгыра» булуы белән юри генә килешкән Ирхан да «аңгыра башны» борып йөртерлек акылы булган «муен» Зәйнәп тә, җәмгыятькә бернинди дәгъва белдермичә, гади бәхеткә канәгатьләнеп яшәү әмәлен табарлар. Зәйнәп үзе әйтмешли, «аның токсикозы ерунда гына».

Аллаһы Тәгалә белән тату Саҗидә өчен дә борчыласы юк. Ходайның һәр гамәленә риза ул. Бала төшү ачысын әүвәл нәкъ менә Саҗидә татыса да, аның иман ныклыгы, алдагы көненә ышанычы тамашачыга да йога. Ләй­сән Фәйзуллина тәкъдим иткән Саҗидә образы спектакльне җылытып, яктыртып торды бугай әле ул. Шатлыгын да, кайгысын да күтәрә белә торган Саҗидәне яратты тамашачы.

Фәлсәфи уйланулар үзәгендә калган Әминә (Гөлчәчәк Хәмәдинурова) – үзе бер табышмак. Аның пары Аяз (Эмиль Талипов) исә табышмак кына түгел, бәлки шул табышмакларны иҗат итеп торучы да. Бу икәүне авыртмаган башка тимер тарак эзләүчеләр дисәң дә дөрестер. Йә ни җитми боларга? Никахлы гаиләдә балалары туарга тора, мәхәббәтләре бар... Бар, әмма ышанычлары юк икән. Алар бер-берләренә һәм үз-үзләренә ышанмыйлар. Хәтта яралгыга җан иңдергән мәхәббәтләрен һаман саен шикләнү белән диңкетәләр. Яратам-яратмыйм! Кит! Ташлама! Шундый каршылыклар уртасында калган сабый яралгы нишләсен? Әлбәттә, бала төшә. Димәк, ышанмау, шикләнү, мәхәббәтне генә түгел, туасы җанны да һәлак итә. Автор әти булырга җыенган Аязны акыллы дивана итеп сурәтләгән. Ма­ши­налар юучы булып эшләүче фәлсәфә укытучысын Эмиль Талипов искиткеч итеп гәүдәләндерә алды. Кү­регез әле сез аның тәгәрмәчле сумканы ялтыратып сөртеп, хатыны алдына тәгәрәтеп китерүен! Минут саен туфлиләрен ялтыратуын! Өендә сыңар оегын таба алмый йөдәгән ир димәссең. Педант! Һәм шул югары белемле философ күңеле уйнап торган, халәтенә күрә көйсезләнгән йөкле хатыны ишетергә теләгән бер җөмләне – «мин сиңа һичкайчан хыянәт итмәм», дигән гап-гади сүзләрне әйтә, ягъни үзенең тормыш принципларына каршы бара алмый. Бу очракта да педант! Әйтер ул кирәкле сүзләрне. Ләкин эш узган булыр. Үзләрен китапча тәгълиматлар үрнәгендә «ясаган» күпме адәмнәр бәхәсле принциплары хакына бәхетләреннән коры калалар.

Автор, гомумән, Аяз образына артыграк бурыч йөкләгән. Мәсәлән, гөнаһ теориясен дәлилләү өчен күгәрчен балалары белән булган рәхимсез эпизод та җитәр иде. «Манара – кое» фәлсәфәсен икенче бер әсәрдә файдалана алыр иде әле. Әйтик, Туфан Миңнуллинның «Сөяркә»сендәге кебегрәк итеп. Болай... фәлсәфә артык күпкә киткән, һәм монолог та озын булып чыккан.

Фәлсәфәне һәр уңайдан кора башласаң... Җәмгыять тәмам сырхау безнең. Хәтта без ул сырхау-чирләргә ияләшеп тә беткәнбез инде. Фахишә хатын Зәлидәнең (Нәфисә Хәйруллина) үзен шактый кыю тотуы берәүнең дә ачуын китерми. Аны гаепләргә тырышып караган бердәнбер кешенең – бишенче карават иясе Адиләнең дә «үз бүреге яна» булып чыкты. «Аның «фахишәләрне ник кертәләр бирегә?» дигән репликасына җавап көтел­гәннән кискенрәк яңгырады. «Фахишәләрне генә түгел, бала сатып акча эшләүчеләрне дә кертәләр әле бирегә!»

Адилә – кыралак ана – коелып төште дип уйласагыз, ялгышасыз. Ул оялмый, һәм аның җавабы әзер. Ипотекага фатир алыр өчен, армиядән калыр өчен, җир кишәрлеге эләктерер өчен һәм тагын әллә ниләр бәрабәренә бала тапкан хатыннардан бер ягы да ким түгел икән ләбаса аның! Ярый әле Зәйнәпнең талканы коры: «Алар үз балаларын үзләре үстерәләр!»
 
Кечкенә күләмле язмада бу олы фикерле спектакль уяткан, күңелне айкаган фикерләрне бәян итеп бетерү мөмкин түгел. 

«Караватлар» тирәсендә генә йөреп, күрше урология бүлегеннән кергәли торган «кунак» – Арслан (Алмаз Сабирҗанов) читтә калмасын тагын. Менә кем ул чын философ! Сукырга суд юк дигәндәй, авторга үз әсәрен үзе куярга мәҗбүр иткән «крамола» фикерләр барысы да аның авызыннан әйтелә. Балаларның бу дөньяга нигә туарга теләмәвенең «сере» шул – игълан ителмә­гән Өченче Бөтендөнья сугышының корбаны Арслан авызыннан ишетәбез. Бәгырь җимеш­лә­­ренең табутларда кайтканын күргән, ачы хәсрәт кичергән аналар берләшә калсалар, «нарожают еще!» дигән генераллар­ның кикриге бик тиз шиңәр иде. Аналар балаларын бәхет өчен таба. Ә ул бәхеткә имин көннәр кирәк. Имин яшәеш урнашмый торып, пычранып беткән Җиребез нәҗестән арынмый торып, балалар туарга ашыкмас әле.

Спектакль үзе, гомумән, авторның гына түгел, композитор Эльмир Низамовның да, сәхнәгә куючы рәссам Геннадий Скомороховның да уңышы. Һәр карават өсте-нә эленгән карын-бишек символикасы гына да ни тора! Фантазиягә бай тамашачы дүрт караватка турыланган керү-чыгу порталларын да балаларның дөньяга килү юллары сыман фаразлады. Спектакльдә Эльмира Кәли-муллина җырлавыннан ләззәтләнергә теләгән идек. Күрәсең, җырлар­ны спектакль барышында әледән-әле ишетелеп торган шигырьләр алыштыргандыр. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар