Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кыз бала кыл өстендә

Визитканы вак-вак ки­сәкләргә ерткалап, Казансуга ташладым. Колагымда һаман Наилнең сүзләре яңгырый:
- Син акыллы кыз. Риза булырсың...
Биш ел буе үзенең барлыгын белдермәгән, хисләрен сиздермәгән кеше кияүгә алырга кайтсын әле! Минем өчен барысы да хәл ителгән. Бер кайгым да булмаячак: тормыш җитеш, ирем бай, теләсәм эшлим, теләмәсәм — өйдә утырам. Бер сүзең җитә, ди бит әнә.
Кәгазь кисәкләренең дулкыннарга ияреп агуын карап тор­дым да, яр буйлап атлап киттем. Наил белән бәйле барлык хатирәләр кабат искә төште. Караиделнең комлы яры буйлап йөргәнебез, учак ягарга дип, корыган ботаклар җыюыбыз, лагерьдагы бөтен кызларның күзен яндырган егетнең үземә каравына үлә язып сөенүем...
Яшьләр форумына баргач таныштык без аның белән. Йөздән артык кеше килгән җыенда чыгыш ясады ул. Үзенчәлекле фикерләре, эшлекле тәкъдимнәре белән дә, кичке программада гитара чиртеп җырлавы белән дә ошады. Атлет гәүдәле, кыска чәчле, кап-кара күзле, тирән карашлы бу егеткә егерме биштән дә артыкны бирерлек түгел. Дөре­сен генә әйткәндә, мин әлеге форумга дөньяның глобаль проблемаларын хәл итүне генә максат итеп килмәдем, туй­ганчы ял итәргә, кем белән булса да танышырга, романтик кичләр уздырырга да каршы түгел идем. Кем белә, бәлки, яз­мышымны шушында очратырмын?
Икенче кичтә булдымы икән, дискотекада туйганчы бие­гәч, бераз сулу алыйм дип, фойега чыктым һәм уң кулы белән иягенә таянып, үтеп-сүтеп йөрүчеләрне гамьсез генә күзә­теп, гөл янында утырган Наилне күреп, аңа борылдым.
- Бик кызыклы сөйләдегез сез, чынлап та, сионизм хәрәкәте безгә дә кагылырга мөмкин, дип уйлыйсызмы?
Танышуыбыз шулай башланды. Эшлекле әңгәмәбез озак­ламый тормыш хәлләренә, дөньяга карашлар, хыяллар, кы­зыксынулар турында сөйләшүгә кереп китте. Наил матема­тик икән. Югары белем алгач, бизнес белән шөгыльләнә башлаган, үз фирмасы бар.
- Наил, сезнең йолдызлыгыгыз нинди?
- Чаян... — Ул бермәлгә туктап миңа карап торды. — Башкалар Чаян диюгә үк курка кала, синдә андый нәрсәне сизмим.
- Чаяннар көчле кешеләр түгелмени? Аларда серлелек, сихрилелек бар...
- Шул ук вакытта үзләренә тарталар, килешәсеңме? — Егетнең күзләре сынап карый, мин үзем дә сизмәстән ба­шымны кагам.
- Тарталар-тартуын, ә үзләренә нинди кешеләр ошый соң аларның? — дим. — Мине бөтен Чаяннар да кызыксын­дырмый, синең хакта соравым.
Наил азрак уйланып торды.
- Мин аралашкан кызлар күплеккә күп, ләкин арада озак­лап очрашканнары юк. Беләсеңме, кызык түгел алар белән. Очрашасың, сөйләшәсең, бер-ике тапкыр чәчәк бүләк итәсең һәм... алар синеке булырга әзер дә. Ә аннан инде, бөтен сер­лелек югала, кайберләре белән икенче тапкыр очрашасы да килми. Беләсеңме, минем өчен хатын-кызлар ике төркемгә бүленә, берәүләре — җан өчен — алар белән сөйләшергә җиңел, теләсә нинди тема буенча фикер алышырга була. Андыйлар сине аңларга, үз сүзен әйтергә әзер. — Наил күзләрен кыса төшеп, йөземдәге үзгәрешләрне күзәтә, үзе һаман сөйли. Ә мин — тиле, аның сүзләренә эреп, минем белән сөйләшергә рәхәт бит аңа дип, йотылып тыңлавымны беләм. — Икенче төркем — тән өчен, андыйларның интеллек­туаль дәрәҗәсе әлләни түгел, алар күбрәк түшәк өчен яра­тылган һәм алар сиңа ни кирәген белә. Тик икенче көнне тор­гач, әйтер сүз генә таба алмыйсың үзләренә. Ә син, син — чибәр, — Наил күзләремә туп-туры карады, — егетләр ар­тыңнан калмыйлардыр, тик сиңа нәрсәдер җитми, димме соң? Беренче караштан гына кайсы да булса төркемгә кертү авыр. Нәрсә китерде сине монда? Милләт язмышы турында борчылу димә, барыбер ышанмыйм.
- Наил, — дим кызарып, — әйдә минем турыда сөйләшмик әле. Күрәсең ич, болай да уттай янам.
- Чынлап та кызу шул, әйдә, урамга чыгып йөреп керик­ме?
Без аллея буйлап киттек. Төн шундый җылы. Караиделдән дымлы, рәхәт һава килә. Башка вакытта тынгылык бирмәгән черкиләр дә юкка чыкты төсле. Әллә мин генә сизмим?
- Сиңа Хәйям ошыймы? — дип сорый Наил.
- Әйе, укырга бик яратам, тик оятыма каршы, яттан бернәрсәсен дә белмим.
Ул миңа Хәйямнең робагыйларын сөйли башлады. Мәхәббәт турында! Аннары Шекспирга күчә.
- Карале, бигрәк шигъри күңелле икәнсең, үзең дә язасыңдыр бит?
- Юк, — ди ул, һәм: “Юка футболка белән туңасыңдыр”, дип иңнәремнән кочаклап ала. Шул вакыт сукмактан кар­бызга килүче группа җитәкчебезне күреп, Наилнең кулын ырдатып кысам да, “Әйдә, качтык”, — дим. Биек агачлар сына кереп югалабыз. Озакламый алдыбызда ниндидер терраса пәйда була. Аның икенче катына күтәреләбез дә, күктә җемелдәгән меңләгән йолдызларга текәләбез. Ул мине артымнан килеп кочаклап ала: “Ә син миннән курыкмыйсыңмы соң?” Мин “юк” дип, башымны чайкагач, кочагына тагында ныграк кысып, колак яфракларымнан үбә. Икебез дә тынып калабыз. Миңа шулай да рәхәт. Йөрәгенең ничек типкәненә кадәр ишетәм, җылы сулышын тоям. “Әйдә, минем бүлмәгә”, — ди ул пышылдап. Сискәнеп китәм һәм өздереп : “Юк”, — дим.
Икенче көнне ерактан ук балкып исәнләшеп, яныма килде.
- Минем бер тәкъдимем бар иде, кич буш сәгать булачак әйдәгез, безгә кәрт уйнарга керәбез? Без —
бүләдәшем белән, сез Лилия белән.
 Кәрттә Лилияләр җиңде. Наил миңа карап: “Кәрттә җиңелсәң, мәхәббәттә уңышка ирешерсең, диләр”, — дип елмая. Ә кичен бөтен лагерь белән дәррәү кубып коры ботак җыябыз, зур учак ягабыз да аның тирәсенә тезелешеп утырып , бергәләшеп җырлыйбыз. Такмак әйтешә-әйтешә арып арып бетә язгач, берәү куртка җиңемнән тартканга борылып карасам - Наил! “Әйдәле, иркенләп сөйләшәсем килә үзең белән”, - ди.  Каршы буламмы соң инде, кеше-кара күреп туктатканчы дип, кычытканнар басып бетергән, әллә нинди чытырманлыктан үскән урман арасыннан чабабыз... Наил бүлмәсендә бездән калган кәртләр, шоколад конфетлар чәчелеп ята, аларны күрмибез дә. “Иркенләп сөйләшәсе килүнең дә коры сүз икәнен икебез дә белә — ишекне япмас борын ул мине үбә башлый, муенны, колакларымны җылы тыны белән иркәли, ашыгып-ашыгып футболкамны күтәрә... Мин карышмыйм. Аның бармаклары арасында үземнең мамыкка әйләнә баруымны гына тоям. Ул да моны сизә, “муеның шундый нәфис, кулларың йомшак, ә күкрәгең...” — дип сөйләнә-сөйләнә куллары белән чалбар изүемне ычкындыра. Мин әле һаман да каршы килә алмыйм. Ул мине күтәреп караватка салгач кына, үземне комсызланып үпкән иреннәрен кулым белән каплыйм һәм:
- Наил, тыңла әле, — дип, аны туктатам. Ул туктый!
- Син аңларсыңмы-юкмы, белмим, ләкин мин кияүгә чыкканчы сафлыгымны сакларга телим... Мине шулай тәрбияләделәр...
Ул бермәлгә югалып калгандай була, мин куркып аңа ка­рыйм һәм... тынычланам — баягыдай ашкыну, дәрт Наилдә юк инде. Без озак кына сүзсез ятабыз.
- Бер яктан караганда, бу әйбәт тә, — дип сөйләп китә аннан соң Наил, — син иреңне башкалар белән чагыштыра алмаячаксың. Тик ярый ла, ул моның кадерен белсә, синең өстән сөяркәләр тота башламаса, син салкын, тәҗрибәсез, дип әйтмәсә... Ә соңыннан берәрсе белән булып, үзеңнең яшьлегеңне әрәмгә үткәргәнеңне аңласаң? Икенче яктан, кияүгә чыкканчы йөреп туйганнар ирләрнең күзенә генә ка­рап яшиләр.
- Бөтен кешене дә бер чыбыктан сөрергә димәгән бит... Менә син үзең хатыныңның нинди булуын телисең?
- Минем өчен сафлык әһәмиятле түгел. Ну, үзен саклаган кыз сәламәт булачак, анысы дөрес. Миңа кадәр ничә кеше белән булды икән дип, баш ватасы да юк. — Ул мине тагын кочаклап ала. — Ярый, сөйләшмик бу хакта, мин әле өйләнергә җыенмыйм, кил, тимим, иркәлим генә...
Оят иде миңа. Бер яктан, аның үземне мәхәббәт күбәләге итеп күрергә теләвеннән гарьләнсәм, икенче яктан, сүземне тыңлавына рәхмәтле идем. Ул да уңайсызланган кебек тоел­ды. Саубуллашканда да күземә карарга кыймыйча, каядыр читкә текәлеп: “Тагын күрешербез әле”, — генә диде.
Шуннан соң җиде ел узган да киткән... Баштагы ике елда сирәк-мирәк кенә күрешкәләдек-күрешүен, гади танышлар кебек исәнлек-саулык сорашабыз да, һәркайсыбыз үз юлы белән китә. Аннары ул бөтенләй югалды. Инде менә эзләп тапкан... “Җавап көтәм”, — ди әнә.
- Дөньям җитеш, яшем дә кырыкка җитеп килә, гел гаи­ләсез яшәп булмый.
- Нигә мине искә төшердең соң син?
- Миңа каршы килгән бердәнбер кыз идең син. Ир- егетләр, гадәттә, мондый нәрсәне онытмыйлар. Синең тор­мышың белән гел кызыксынып тордым, кияүдә түгел икәнеңне дә белә идем. Аннан, үзеңдә аңлыйсыңдыр, минем сәламәт балалар үстерәсем килә.
- Риза булыр дип ышанасыңмы?
- Син акыллы кыз, риза булырсың. Теге вакытта үзең: “Кияүгә хис белән түгел, акыл белән, уйлап чыгачакмын”, — дигән идең. Унсигездә кызларның иң җүләр чагы, ә син ул чакта да җүләр түгел идең. Мине ошатсаң да, үзеңә оныты­лып китәргә ирек бирмәдең, хәтерлисеңме?
- Ләкин ул вакытта мин яратмый идем әле...
- Һәм шундый мөмкинлекләрдән баш тартасыңмы? Ә ул моны бәяләрме?
- Исеңдә булса, син ул кичне дә шулай дигән идең... Ми­нем шикеллеләр аз түгел, эзлә, бәлки, табарсың.
- Юк, син уйла, мин бераз көтә алам. Менә визиткам, ри­за булгач, шылтыратырсың...
Ул кырт борылды да китеп барды. Үзгәрмәгән Наил, тамчы да үзгәрмәгән. Соңгы сүзне һаман да ул әйтергә тиеш дип саный. Ярый, бәгырькәем, синеңчә булсын, мин, бик телә­сәң, эндәшмәм. Телефон номерыңны югалтырмын, исе­меңне хәтеремнән юармын. Күңелемнән шулай дип сөйләнә- сөйләнә, визитканы вак-вак итеп ерткалыйм да Казансуга салам. Кәгазь кисәкләре дулкыннарга ияреп ул яшәгән шәһәр ягына ага.

Алсу ФАТЫЙХОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әйе, 40 яшькә кадәр рәхәтләнеп йөрегән дә хәзер үзенә саф кыз кирәк. эгоист бер сүз белән әйткәндә...

    Хәзер укыйлар