Кулъяулыклы пар каен

Кеше үз гомерендә һичюгы бер агач утыртырга тиеш, диләр. Бу гамәлне барыбыз да үтәсәк, үзебездән соң әйбәт истәлек калыр иде. Менә безнең авылда бер игелекле адәм элеккеге мәчет ишек алдында, авылыбыз уртасында пар каен утыртып калдырган. Аларга бик игътибар иткәнем дә юк иде."Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә", дигәндәй, бу пар каенның сере минем өчен күптән түгел генә ачылды.
Узган ел октябрь аенда улымны хәрби хезмәткә алдылар. Китәсе көнне иртән иптәшләре белән авыл буйлап йөреп саубуллашты. Безнең авыл халкы бердәм, киң күңелле, улымның исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләп кулъяулыклар бүләк иттеләр. Улым үзе күздән югалгач та, кулъяулыклары озак күренеп барды. Иптәшләре, аны озатып кайтышлый, кулъяулыкларны әлеге пар каенның иң югары ботагына элеп куйдылар. Бу - авыл халкының күптәнге гадәте икән. Яз булсын, көз булсын - армиягә китүче егетләр кулъяулыкларын каенга эләләр. Башны күтәреп карасаң, кулъяулык элмәгән агач ботагы сирәк. Алар җилдә җилфердиләр, уңалар, теткәләнеп-теткәләнеп бетәләр, гүя илдән киткән солдатка авыл хәбәрләрен җилләр аша җибәрәләр, сөйгән ярларының мәхәббәт тулы күз карашларын юллыйлар, ачы салкыннарда сакта торган егетләргә туган ил җылысы, түземлек телиләр.
Күз карасыдай кадерле балаларыбызны, бәгырьләребезне телгәләп булса да, хәрби хезмәткә озатабыз. Сәламәтме, тамагы тукмы? Шушы борчулардан йөрәк пар каенга элгән кулъяулыклар кебек парә-парә килә. Хөкүмәтебез улларыбызга игътибарлы булып, аларны тыныч чакта ут эченә җибәрмәсен иде. Газиз улларыбыз исән-сау булса, Татарстаныбыз да бай, көчле булачак бит.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.