Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Контактта: СӨНГАТУЛЛИНА Луиза

Казан дәүләт университеты.
Кияүдә. Ике кызы, оныгы бар.
Карьера:  «Кайбыч таңнары» газетасы баш мөхәррире.
Тормыш шигаре: «Гадел булуга, сабырлыкка ни җитә!»
 

Шәхси тормыш


Сөендерде
Онык – балдан татлырак!
Төнге сәгать өчләр тирәсендә телефоныма смс килеп төште. Үз-үземне кая куярга белмичә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, йокы качкан төн иде ул. Кызым, Резедәм, бала тудыру йортында, аңарда – тулгак ачысы... Бар теләгем: исән-сау гына котылсаң иде, балакаем! Ниһаять, менә ул хәбәр: «Мин дә бүген синең кебек / Гамьнәргә тулдым, әни. / Мин сине яңа аңладым – /Мин әни булдым, әни!.» Шагыйрә Илсөяр Ихсанова иҗатын ярата шул ул... Шул минуттан статусыбыз үзгәрде: дәү әти-дәү әни булдык! Балдан татлы Сәйдәбезне сөеп туя алмыйбыз. Бу җиһанга аваз салган һәр сабый шулай көтеп алынган булсын иде!

Көендерде
Имтиханнар белән тормыш бетми
Мәктәпләрдә имтиханнар чоры җитә. Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләрен очратсам, сүз үзеннән-үзе БДИга барып тоташа. Балаларга караганда, алар күбрәк борчыла һәм өстәмә паника тудыра кебек тоела миңа. Кызым имтихан биргән елны, бу куркуны җиңәргә бик тә тәҗрибәле бер укытучының сүзләре ярдәм итте үземә. «Балаң мәктәптә ничек укыса, имтиханда да шул билгене алачак», – диде ул. Чыннан да шулай булып чыкты. Балаларыбызны саклыйк дисәк, бәлки, безгә – әти-әниләргә башта үзебезгә тынычланырга кирәктер? Имтиханнан куркып, үз-үзенә кул салучылар быел булмасын иде инде, Ходаем.
 

Татарстан


Сөендерде

Солдат кайтты... 72 елдан соң!
Одноклассникидагы битемә Мурманский өлкәсенең Заполярный шәһәрендә яшәүче эзтабар Сергей Швецовтан хәбәр килде. Бөек Ватан сугышы вакытында шунда батырларча һәлак булган солдат Кашафулла Зәйнуллинның туганнарын эзли, сезнең районныкы булырга охшаган, ди. Аның үз куллары белән уеп фамилиясе язылган портсигарын тапканнар. Ул хезмәт иткән полк һәм дивизия 1944 елда биредә немецларга каршы торган. Олы Урсак авылында яшәүче фермер Фариз абыйның да фамилиясе шундый булгач, кичке сәгать ун булуга да карамастан, шалтыраттым. Туганнар булып чыктылар! Портсигар салынган посылка Кайбычка килеп җитте инде. 9 Май көнне аны тантаналы төстә мәктәп музеена тапшырачакбыз. 

Көендерде 

«Ялкын»сыз балачак буламени?!
Май – Татарстанда матбугат ае. Балачактан ук газета-журналлар укып, үзебезне киләчәк һөнәребезгә әзерләгән буын без. Беренче класстан алып унынчыга  кадәр өебезгә «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» газетасы килеп торды. Мәктәп укучысы булган һәр өйдә алдыралар иде аларны. Нинди генә эш белән  мәктәпләргә барсам да, укучылардан балалар өчен чыгарылучы газета-журналларның кайсыларына язылулары турында сорашмый калмыйм. Әмма җаваплары сагайта шул. Кемдер «укымыйм» ди, кайсыдыр «әти-әнинең акчасы юк» ди. Янә бер укымаган буын үсеп килә... 
 

Дөньяда


Сөендерде

Читтәге милләттәшләр безгә үрнәк!
Группадашым, Пермьнең данлыклы Барда районында туып-үскән Нәсүр Юрушбаев инде күптәннән Германиядә яши. Режиссер, журналист. Узган ел газетабызның электрон почтасына минем исемгә саф татар телендә хат язды ул. Командировкага җыенган чагым иде, бер соравына тиз арада җавап бирергә кирәк булгач, фикерләремне газетабызның сайтында утыручы кызга әйттем дә, чыгып йөгердем. Караганда шәһәрендә туып-үскән Альбинабыз татарча сөйләшсә дә, язу ягы аксый – җавапны рус телендә язган. Икенче көнне почтаны ачсам, Нәсүрдән кинаяле хәбәр килгән: «Нәрсә, Татарстанда яшәп, туган телеңне оныттыңмы әллә?» Оялуларымны белсәгез иде!

Көендерде

Җир шарында тынычлык урнашырмы?
Аннаның Кайбычка читтән, ерактан килен булып төшкәнен белсәм дә, кайсы яклардан икәнлегеннән хәбәрдар түгел идем. Шулай беркөнне сөйләшеп киттек тә, сорарга җөрьәт иттем – журналист халкы кызыксынучан бит. «Украинадан мин, – диде ул. – Булачак ирем белән интернет аша таныштым да, ул бик чакыргач, тәвәкәлләп, кайттым менә. Югыйсә Татарстан турында ишетеп кенә белә идем. Улыбыз үсеп килә. Ә әти-әниләрем анда калды, алар яшәгән тирәлектә тынычрак». Сагынасыңдыр инде, аралар да ерак, дим. Аның җавабы бер булды: «Сагынам, сүз дә юк. Әмма андагы мәхшәрне искә төшерсәм, үзәкләрем өзелә. Бер гаепсез гади халыкның каны коелганга җаным әрни. Ә монда Россиядә безгә берни янамый, шулай булгач, сагынсам да түзәм». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Луиза Мәгыйс кызы белән бергә эшләгән еллар янәдән күз алдымнан узды язманы укыгач. Һәрвакыттагыча, тормышны, дөньяны, кешеләрне яратып, кайгыртып язылган юллар... Каләмегез беркайчан да ару белмәсен, күзләрегездәге иҗат дәрте, күңелдәге якты нурлар сүнмәсен, Луиза апа!

    Хәзер укыйлар