Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Контактта: Раил Гатауллин

Раил ГАТАУЛЛИН белән әңгәмә

Казан дәүләт педагогика университетын (1999) тәмамлады.
Кызы һәм улы бар.
Карьера: «Татнет»ны үстерү фонды һәм Белем.ру оешмасы; программист; SEO-белгеч, дәреслек һәм методик әсбаплар авторы, тәрҗемәче. 
Тормыш шигаре: «Начар дигән кешедә дә яхшылык табарга була». 

 


Белем.ру порталына – 10 яшь!

Мәктәптә укыганда 1 сентябрьне – Белем бәйрәмен зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Аннары – укытучы булып мәктәптә укытканда... Татар мәгарифен үстерү юнәлешендә шактый хезмәт куючы кеше буларак, бу көн миңа әле дә гадәти көннәрдән шактый аерыла. Бәйрәм дигәннән: Белем.ру порталына быел төгәл 10 яшь! Белем көнендә Белем.ру порталы туган көнен дә билгеләп үтәчәкбез. Юбилей уңаеннан ул яңа проектлар белән тулыланачак.
 


Интернетта татарча мәгълүмат арта 

«Татнет»ны үстерү фонды исеменнән ике елга якын татар интернеты үсешен даими карап, анализлап барабыз. Аеруча соңгы елларда интернет челтәрендә татар телендә мәгълүматның артуы күзәтелә. Татар газета-журналлары сайтлары активлашты, татарча – файдалы яңа проектлар дөнья күрде. Социаль челтәр-ләрдә, аеруча «ВКонтакте»да татарча төркемнәр саны нык артты. Татарча аралашучылар, фикер алышучылар да арта бара. Димәк, хәзер интернетта шактый күп мәгълүматны үз телебездә эзләп табып була! 
 


Әкият түгел, чынбарлык! 

Айга, башка планеталарга очасы килмәгән бала юктыр ул. Кечкенә чакта миндә дә бар иде андый хыял. Галәм белән бәйле берәр яңалык ишеткәндә йөрәк хәзер дә кысылып куя... «Джуно» космик аппараты, Җир гравитациясен файдаланып, зур тизлек (~250000 км/сәг) җыйды һәм 5 ел эчендә 700 миллион чакрым юл үтеп, Юпитер орбитасына кадәр барып җитә алды. Юпитер, димәк, безгә якынайды!
 


Дөрес язарга да була бит...

Интернет челтәрендә татар телендә аралашучылар саны арта барса да, татар хәрефләрен (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кулланып язмаучылар да әле шактый. Бу – туган телебезне кимсетү бит! Ничек инде «Сәлам!» урынына «Салам!» дип язарга мөмкин? Компьютер өчен дә, смартфоннар өчен дә татар телен урнаштырырга күп дигәндә бер минут вакыт җитә. Бозмыйк туган телебезне!

Бу уңайдан кулланучылар өчен «Компьютерда татар теле» (шулай дип эзли аласыз) исемле мәкаләм файдалы булыр дип исәплим.
 


Югыйсә үзләре дә татарча укыган... 

Кайбер ата-аналар хәзер: «Балам БДИны бирә алмас», – дип рус телендә укытуны даулап йөри. Кайсылары татар телен укыту методикасы начар дигән сәбәп таба, татарча белем бирү өчен әсбаплар җитми ди. Мин – информатиканы үзем язган дәреслек буенча татарча укыткан кеше. Укучыларым барысы да диярлек югары белемле – уңышларына куанам. Белем дәрәҗәсе аны нинди телдә алганга бәйле түгеллеген үзләре татарча укыган әти-әниләр белергә тиеш тә бит... 
 


Спортта гаделлек җитми

Кайбер җиңел атлетларның допинг куллануы сәбәпле, Халыкара Олимпия комитеты Россия җыелма командасын Олимпия уеннарына кертмәскә карар кылган иде. Әмма бит әлеге командада «чиста» спортчылар да шактый! Башкаларның гаебе аркасында Олимпия уеннарында катнаша алмаслар, дип, әлеге җиңел атлетлар турында уйлап, бу җәйдә нык борчылып алырга туры килде... Спорт – тәне һәм рухы нык кешеләр урыны булырга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар