Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Коба бозау

Безнең әнкәй үз гомерендә беркайчан да кеше белән сүзгә-телгә килмәде, кемне дә булса гаеп итеп гайбәтен сөйләп йөрмәде. Әмма аның сәер дә, кызык та гадәте бар; ул йорт, абзар ияләренә, сынамышларга бик нык ышана иде. Тупыл башына кунып саескан кычкыруын да, чык бөртекләренең үләнгә ничек итеп ятуын да үзенчә юрый һәм, ни гаҗәп, юрамышы һәрвакыт юш килә торган иде. “Саесканың хәбәр бирдеме әллә, кунак көтәсең түгелме?” - дип шаяртабыз кайчак. Әмма саескан шыкырдаган көнне чынлап та йә ерак абыкай, йә җизниләр килеп төшә. Коба сыерыбызны әнкәй аеруча нык ярата. Көтүдән качып кайта торган гадәте булганга, безне кисәтеп тора: “Карагыз аны, суга күрмәгез малкайга, кулыгыз корыр” - дип куркытып та куя. Без, әлбәттә, моның тәрбия чарасы икәнен беләбез, балаларын миһербанлы итеп күрергә теләве дип кенә уйлый идек. Берсендә ул безгә сер итеп кенә: “Абзар иясенең яраткан малы бит безнең коба сыер, шуңа тамагыбыз тук, сөтне дә күп бирә”, - дип сөйләде. Имештер, төкерек җиргә төшкәнче ката торган зәмһәрир кыш уртасында, төнлә бозаулаган сыер. Аны-моны уйламый, изрәп йоклап яткан чакта бик каты тәрәзә какканнар. “Ник йоклап ятасыз, катып үлә бит коба бозау!” - дигән тавышны да ишеткән әнкәй. Фонарьлар тотып йөгереп чыксалар, күрәләр, абзар капкасы бикле, ә сыерлары чынлап та, алар көткәннән атна-ун көн алдан, бик матур коба бозау китергән. Дер-дер калтырап торган юеш бозауны күтәреп өйгә алып кергәннәр. Бик тиз тернәкләнгән ул, абзар иясенең яраткан малы дип, аны асрарга ниятләгәннәр. Чынлап та сыерыбыз туйдырды безне, ел да бик матур бозау алып кайта иде.

“Үсеп утырган агачны кисәргә ярамый, рәнҗи”, - дип, күкрәп утырган сиреньнәргә дә, пәһлевандай биек тупыл агачына да кул тидертмәде әни.
Ул яшьләй китеп барды. Хастаханәләргә салып дәваларга кирәк иде.

Газраилне аермачык күрдем, мине алырга килгән, мәшәкать ясап йөрмәгез, балалар. Кеше җирдә кунак кына, кызыл балчыктан яралган, балчыкка китә” - диде дә күзләрен йомды. Күбәләктәй җанының тәненнән очып чыкканын күргән кебек булдык.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар