Мәктәптә укыганда ук Икенче Шәрәфи дип йөртәләр аны. Бер чарада да ялындырып тормаган, шаян-шук Миннурга бу кушамат ябыша да кала.
Еллар узгач, ике Шәрәфи бер сәхнәдә очраша. Сәхнәдә генәме, хәтта бер фильмда уйныйлар. Берсе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, икенчесе – Питрәчнең «халык артисты», Икенче Шәрәфи кушаматлы Миннур Шәмсетдинов. Быел гыйнвар аенда атаклы артист Чытыга махсус кайтып, Миннур дустының юбилей концертында чыгыш ясый. Мәртәбәле кунак булып тарих фәннәре докторы, Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров та катнашкан ул концертта залда алма төшәр урын да булмый: урын тапканы – утырып, тапмаганы – басып, инде басар урын да таба алмаганы ачык ишекләр аша фойедан карый. Истәлекле ике датаның туры килүен генә күр: Миннурның үзенә 40 яшь, мәдәният йортында эшли башлаганына – 20 ел!
Сәхнә аны балачактан үзенә тарта. Тик улларының артист булу хыялын гына әнисе Мәсәния апа белән әтисе Хәмид абый хуплап бетерми. «Артист кешенең тормышы буламыни?» – диләр. Казан кооператив техникумында юристлыкка укыганда Миннур инде тәгаен белә: әти-әнисенең хакын хаклап, техникумны тәмамлар ул. Тик аннан соң барыбер мәдәният институтына керер. Әле техникумда укыганда районның эчке эшләр бүлегендә стажировка узган булачак юристка дәрәҗәле эш тәкъдим итсәләр дә, ул хыялына тугры кала.
2005 елның гыйнварында Чыты мәктәбе директоры, ул чакта вакытлыча авыл советы рәисе вазыйфасын да башкарган Хәбир абыйсы Мәсәния апага гозерен җиткерә: «Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе кирәк, Миннур кайтсын әле», – ди. Ике минут та уйламый – риза була егет.
– Әни үзе дә яшьлегендә туган авылы Иске Йортта клубта эшләгән. Әтинең бертуган сеңлесе Фатыйма апа Шәмсетдинова да Чыты мәдәният йорты мөдире иде. Аның киткәненә инде 40 ел, язган сценарийлар әле дә саклана. Әнинең бертуган сеңлесе Гөлнур апа исә Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, Иске Йортта мәдәният йортын җитәкләгән кеше. Нәсел эшебез бу безнең.
Ләкин сәхнәгә чыгып җырлау бер хәл, ә концерт әзерләү бөтенләй башка. Беренче концертка әзерләнә башлагач, егетнең күңеленә шик керә: «Ай-һай, эшләп булырмы?..» Гармунчы эзләп авылны бер әйләнә, ике... «Күптән тоткан юк инде...» – ди берсе. «Гармуным юк шул...» – ди икенчесе. Өченчесенең киеп чыгарга чалбары юк... Гармуны булмаганга гармун табып, чалбары юкка үзенең чалбарын биреп торып, ул концертны менә дигән итеп оештыра Миннур.
– Гармун булмау шулкадәр үзәккә үтте: гармуннар җыя башладым. Ул вакыттагы район башлыгы Илһам Кашапов та өр-яңа бер гармун бүләк итте. Тыңлап торам: әле берсе кереп уйнап карый, әле башкасы гармунны алып икенче бүлмәгә кереп китә. «Уйныйсызмы әллә?» – дисәң, «Юк ла, болай гына...» дигән булалар. Шуннан уйлана калдым: «Бездә гармунчылар күп икән бит». «Чыты гармунчылары» ансамбле оешканга ун еллап бардыр. Хәзер ансамбльдә сигез кеше. Мәхмүт Гәрәев, Дамир Шәйхетдинов, Наил Зыятдиновлар ансамбльнең төп гармунчылары. Аларга Зөлфәт Сәлахов, Ирек Зиннәтов һәм үзем кушылам.
Былтыр Арчада узган Рамил Курамшин исемендәге Халыкара гармунчылар фестивалендә катнаштык. Казанда «Гармунтуй»да булып кайттык. Берничә ел элек үзебездә дә Хатыйп абый исемендәге үзешчән гармунчылар фестивале уздырган идек. Башта район күләмендә генә булыр дисәк тә, Казаннар килде, Саба, Балык Бистәсе, Биектау, Лаеш, Теләчеләр килде... Хатыйп абый – авылыбызның легендар гармунчысы ул. Гаҗәеп! Берничә кешенең сөйләгәне булды: Казан урамында берәү шулкадәр өздереп гармун уйный, диләр. Тирә-ягын халык сырып алган. Болай матур итеп кем уйный икән, дип, халыкны аралап кереп карасаң, үзебезнең Хатыйп икән, диләр.
Бүген Чыты мәдәният йортына килгән кунакларны иң әүвәл түрдә тезелешкән гармуннар каршы ала. Миннурның шәхси коллекциясе! Иллеләп гармун арасында бик истәлеклеләре дә бар.
Миннур кечерәк кенә бер яшел гармунны кулына ала:
– Сугыш кырларыннан урап кайткан гармун бу. Фатих Кәрим поэмасындагыча, кыңгыраулы яшел гармун! Сугыш ветераны Миңнегали абыйныкы. Улы Миннур абый бирде. Хатыйп абыйның да гармуны миндә, туганы Сәгыйть абый бүләк иткән иде. «Син шушында эшләгәндә монда торсын. Син эшләмәсәң, кире алып китәрбез», – дип, кызы Гүзәл ханым Татарстанның атказанган урманчысы Галләметдин абыйның гармунын да алып килде. Сугыштан соң, бердәнбер малаема гармун алыйм әле, дип, 1946 елда әтисе сыерын сатып алган булган! Уйлап кына карагыз: нинди кадерле ядкарьләрен миңа ышанып бирделәр. Өчәр гармун биргән гаиләләр бар. Күбесен тарих итеп тә җыйдым. Балаларга уйнар, өйрәнер өчен дип, махсус сатып алганнары да бар. Әле өчесе район музыка мәктәбенең Иске Йорттагы филиалында. Жәл түгел, уйнасыннар, гармун бит ул уйнар өчен.
Чыты авылы мәдәният йортында чып-чын тарих яши. Узган гасырның 60 нчы, 70 нче, 80 нче елларындагы тормышны сагынсагыз, монда килегез! 1968 елда төзелеп, 50 елдан соң кабат төзекләндерелгән бу бина үзе дә тарихи. Фойеда бер стенаны тутырып ясалган истәлекле картина бар. Мишә буендагы болынлыкта кичке уен күренешен мәдәният йортын салганда ук ясаган булганнар. Ремонт вакытында аны саклап калыр өчен кемнәр белән генә сүзгә килеп бетмәгән Миннур. Үткәннәрнең кайтавазы булган һәрнәрсә бик кадерле шул аңа.
– Музей ул – минем авыруым. Бер елны әбинең сараен сүттек. Кулга тоткан бар нәрсә борынгы. Ташларга кул бармыйча, бер почмакка куя барган идек, тау булып өелде! Музейларда йөрим: шул безнең сарайдагы кебек әйберләрне тезгәннәр. «Чистартып тезеп куйсаң, безнеке дә музей булырлык икән, – дим. – Боларга иң шәп урын клуб инде: җылы, коры...» Клубка урнаштырганда аларны чорларга бүлдем. Анда 1898 елгы кабага кадәр бар. Экспонатларның бөтенесе төзек. Спектакль куйганда борынгы әйберләр эзләп йөрмибез инде хәзер, барысы да үзебездә. Карап кына йөри торган музей түгел ул – киеп карый, тотып карый, куллана торган музей.
Аннары сугыш темасы белән кызыксына башладым. Әни ягыннан бабам да сугыш ветераны иде. Әтинең туганнары арасында ветераннар бар. Әти ягыннан бабайның әтисенең бер энесе – Усманов Гомәр абый Пермьгә күченеп киткән булган. Шуның улы моннан 18 ел элек әти исеменә авылга посылка җибәргән: «Улы Хәмид исәндер, бу нәсел әйберләре, аларны югалтырга ярамый», – дип тә язып куйган. Анда Кызыл Йолдыз ордены да, медальләр дә бар, әтисенең бишмәтен дә салган... Музей дип йөри башлагач, шул әйберләр искә төште.
Бөек Ватан сугышына кагылышлы экспонатлар белән башлаган идем, аларга гражданнар сугышы, аннары Әфган, Чечня сугышлары, махсус хәрби операция белән бәйлеләре өстәлде. Үзебезнең авыл җирлеге егетләре Кәримов Марат, Фатыйхов Рәсил, Дәминов Рәсим бүген шунда.
Музейда өч буынны бәйләгән экспонатлар да бар. Өч ел элек Зиннәтуллин Нияз исемле егет бабасының Бөек Ватан сугышыннан алып кайткан, тышына Зиннәтуллин Шири дип язылган алюмин котелогын алып килде. Ике елдан бу егет үзе дә СВОга китте. Бер кайтканында: «Музееңа үземнең су эчә торган флягамны бүләк итәсем килә», – дип язган. Никтер без аның белән очраша алмадык, фляганы туганы аша тапшырды. Китеп күп тә үтмәгән, Нияз һәлак булган. Бабасының һәм үзенең истәлеге булып алюмин котелок белән шул фляга калды...
Безнең район илебезгә өч Советлар Союзы Герое биргән: Василий Осипов, Галимҗан Камалиев һәм Петр Гаврилов. Миндә өчесе белән дә бәйле экспонатлар бар. Алар сугышкан җирләрдә булып, аннан да сугышка бәйле экспонатлар алып кайттым. Брестта йөргәндә моңа кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган биш якташыбызның да шунда җирләнгәнен ачыкладым. Кайткач, халыкны җыеп, военкоматтан да кешеләр чакырып, аларның кабереннән алынган туфракны хатыннары, балаларының кабере өстенә салдык. Берәүләрнең ике яктан да бабалары табылды. Күршем Миңнулла абыйның бабасы хәбәрсез югалган булган. Кызы елый: «Әни гомер буена әтинең кайда җирләнгәнен генә булса да белергә хыялланды. Менә мин кулымда әтинең кабереннән алынган туфракны тотып торам», – ди.
Ике ел эзләп, Казаннан ГАЗ-69 машинасы алып кайттым, өйдәгеләр дә белми калды. Бу хәрби машина күптәнге хыялым иде. Сугыштан соң эшләнгән булса да, ул миңа хәрби булуы белән кыйммәтле. Бөтен детальләре үзенеке. Язга чыгу белән музейдагы сугышка кагылышлы экспонатларны төядем дә, хәрби формамны киеп, «Герой эзләреннән» дигән маршрутка чыгып киттем. Районыбызның Советлар Союзы Геройларын үстергән авылларда булдым, балалар бакчалары, мәктәп, приютларда тукталып, экспонатларны күрсәтеп, алар турында сөйләдем.
Инде Бөек Җиңүнең 80 еллыгына да планнарым алдан ук төзелгән. Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Сабада көтәләр. «Бу машина, музей әйберләре белән ник бераз акча эшләмисең?» – диләр. Мин аны акча эшләргә дип алмадым, балаларга күрсәтер өчен дип алдым. Ватаныбыз, Геройларыбыз белән горурланып үссен яшьләр.
Мөселман балалар Сабан туен уздырырга алынуым да – күңелем кушканнан. Үткән ел гына уздыра алмадык, бишенче елын узарга тиеш иде. Сабантуй клубта гына оештыра торган бәйрәм түгел ул, күп чыгым сорый. Авылыбыз төркеменә ниятемне язып куйган идем, ярдәм итәргә теләүчеләр күп булып чыкты. Мөселман Сабан туе дисәк тә, мөселманнар гына катнашмады анда, һәркемгә ачык иде. Бер генә шарт куйдык: ир балалар – түбәтәйдән, кызлар яулыктан килергә тиеш. Балалар өчен дога укучылар конкурсы оештырдык. Шунда кайбер балаларның әбиләреннән: «Ник мин дә дога белмим?» – дип инәлеп сорауларын ишетеп күңелем тетрәнде. Килгән һәр баланы пылау, чәй, чәкчәк белән сыйлап, бүләкләр биреп озаттык.
Авыл көнен уздыру да өстән кушкан фәрман белән түгел. Сабан туе милли бәйрәм, аның үз уеннары, үз регламенты бар. Ә Авыл көнен үзең теләгәнчә, үз фантазияң, мөмкинлегең җиткәнчә уздырасың, шуңа да ул кызыклырак, яңачарак була. Беренче тапкыр уздырганда авылдан 30–40 ел элек чыгып киткән авылдашларыбыз да кайтты. Өченче ел көрәшче якташыбыз Вакыйф Тимербаев ярдәме белән, аеруча зурлап, кунакка Фирдүс Тямаевны чакырып үткәрдек.
Әле бездә итекле хоккей турниры да уза. Аякка итек киеп, кулга кәкре агачтан ясалган кәшәкә тотып уйнала торган бик кызыклы уен ул. Былтыр биш районнан алты команда катнашты. Кайнар коймаклар ашап, кулларына дипломнар тотып, бик канәгать булып кайтып киттеләр.
Авыл көне дә, балалар Сабан туе, итекле хоккей – берсе дә планга кертелгәнгә уздыра торган чаралар түгел. Мин аларны бары авылдашларым өчен, үз күңелем кушканга гына оештырам.
Без килгән көнне мәдәният йортына «Мунча миче» театры коллективы репетициягә җыелган иде. Әле 8 Мартка гына да Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын куйган булганнар.
– Коллективта ир-атлар аз, шуңа да ир-егетләр роле аз булган пьесаларны гына сайлыйбыз, – ди Миннур, рольләрне башкарырга кешеләрегез җитәме, дигән соравыма. Күбрәк комедияләр куялар икән. – Труппабызның төп артистлары – Ландыш Галиханова, Ләйлә Фатыйхова, Айназ Галиәхмәтов. Айназ Казанда укыса да, спектакльләр куйганда чакыртып кайтарабыз, яшь, өметле егетебез ул. Спектакль куйганда хатыным Ольга, өч балабыз да читтә калмый, билгеле. Әгәр гаиләң ярдәм итмәсә, эшеңне аңламаса, мәдәният йортында эшләп булмый. Берүзең генә эшли торган эш түгел бу. Дөресен әйткәндә, гаиләмә хезмәт хакымны алып кайтып биргәнем дә юк диярлек. Ул шушы чараларны уздыруга тотылып бара. Без инде өйдә көләбез: минем акча – клубка, Ольганыкы – балаларга, әти белән әнинеке – өйгә, дибез. Ольга районыбызның «Алга» газетасын һәм Питрәч телевидениесен җитәкли. Дөресен әйткәндә, аның үз эше үзенә җитәрлек, ә ул әле миңа да булышырга көч таба. Хатынымның бу ярдәме минем өчен бәяләп бетерә алмаслык. Рәхмәт яусын аңа. Авырлы килеш спектакль куеп йөреп, ул кече улыбызны да чактан гына сәхнәдә тапмады. Фидакарьлек түгелмени бу?!
«Мишә» фольклор ансамбле оешканга да 10 ел булган. Халкыбызның инде тарихта гына калып бара торган аулагөйләрен, кичке уеннарын, халык җыры, халык биюләрен хәтердә яшәтергә әле ярый Ковра апа Мөхәммәтгалиева, Гүзәл апа Сафиналар бар, дип сөенә мәдәният йорты мөдире.
«Микулай» фильмын караган булсагыз, анда Миннур да уйный.
– «Микулай»ны Татар Казысы авылында төшерделәр. Кастингта катнашмасам да, кеше җитмәгәч, мине дә чакырдылар. Россиянең халык артисты Виктор Сухоруков төп рольне башкара анда. Сентябрь-ноябрь айлары, төнлә салкын. Күз алдында кап-кара җирне ап-ак итеп кырау төшә. Шул салкында без бер кат костюмнан, аякта галош... Мин инде съемкалар беткәнче салкын тидереп үләрмен дигән идем. Авыл апалары, безне кызганып, өйләреннән йон оекбашлар алып килде. Бик авыр икән ул фильмда төшү. Бер эпизодны төшерер өчен йөзләгән кадр ясала.
«41 нең май аенда» фильмында Равил абый Шәрәфиев, Зөфәр абый Харисовлар белән уйнадым, төп геройның бертуган абыйсын – фронтка киткән солдат егет ролен башкардым. Машинама арба тагып, төрле авылдан кырыклап пар итек, иске бишмәт, тун, шәл җыйдым. Аны бездә төшерделәр, мин авылда бер йорт табып бирдем. Съемкаларда авылыбыз кешеләре, үзебезнең балалар да катнашты. Музейдагы әйберләрне дә биреп тордым. Тагын ике фильмда – «Кеше китә, җыры кала», «Гашыйклар тавы»нда да катнашырга насыйп булды.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле һәр авыл клубы волонтерлар штабына әйләнде. Чыты мәдәният йорты да бу хәрәкәттән читтә калмаган. Биредә окоп мендәрләре, окоп шәмнәре, җилдә дә, яңгырда да чыланмый һәм ун минут яна торган окоп шырпылары ясыйлар. Барысы бердәм булып яудагы авылдашларына генератор алып биргәннәр.
Миннурның эш бүлмәсе тулы Мактау кәгазьләре, диплом, Рәхмәт хатлары – эшләгән эшенең бәяләмәләре. Мәдәният, Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, хәтта Чечня Республикасы башлыгыныкы да бар. «Үзебезнең район башлыгының гына Рәхмәт хатын аласым калды, әлегә кадәр аныкына лаек була алганым юк», – дип елмая Миннур, кызыксынганыбызны күреп. «Мәрхәмәтлелек» алтын медале, «Россия патриоты» медале иясе дә ул. Күпләр аны блогер буларак та белә. Әйе, туган авылын, үз районын, авылдашларын таныту өчен барлык юлларны эзли Миннур.
– Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дигән безнең халык. Мин бу сүзләрнең мәгънәсен хәзер аңладым. Бүгенге көнгә кадәр туган авылым, үземнең авылдашларым өчен эшләдем. Күпме чаралар узды, күпме кешеләр белән аралаштык, музейга никадәр экспонат тупланды. Авылымнан читкә киткән булсам да, мин бу эшләрне эшләр идем, ләкин ул вакытта читләр өчен булыр иде инде. Менә шуларны аңлау мине бәхетле итә.
Тарих мәңгелек, диләр. Әгәр безгә кадәр яшәгәннәрдән тарихны кабул итеп алып, аңа үзебездән дә өстәп, шуны балаларга тапшыра алсак кына мәңгелек ул.
Кайчагында үземнән үзем сорыйм: «Дөрес юлдамы син, Миннур?» Спектакль-концертларга зал тутырып килгән авылдашларымны, аларның рәхмәт әйтүләрен, Ватаныбыз, Геройларыбыз, тарихыбыз турында сөйләгәндә күзләре янган балаларны күрәм дә: «Дөрес юлда!» – дим.
Фото: Анна Арахамия. Видео: Лилия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк