Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кияүгә сүз әйтмәгез!

Югыйсә, кияүгә әле моңа кадәр берәүнең дә ризасызлыгын белдереп сүз әйткәне юк.

Югыйсә кияүгә әле моңа кадәр берәүнең дә ризасызлыгын белдереп сүз әйткәне юк. Болай гына, киявенең ихтирамга, итагатькә лаек булуын тагын бер кат искә төшерү өчен генә әйтә инде ул аны. 
Әти вакыт-вакыт миңа шулай дип әйтә торган иде. Шул сүзләргә күңелем була. Эчтән генә елмаям һәм бераз горурланам да – лаеклы кешегә кияүгә чыкканмын лабаса. Хакыйкатьтә, ул шулай иде. Чирек гасыр исемем «Газинур хатыны» булды. Каләм әһелләре миңа шулай дәште. Ошбу тәхәллүсемә ияләнгәнмен, шулай уңайлы да иде бугай. Бу тарих гомер буе шулай барыр да барыр иде сыман. Әмма тәкъдирнең юллары бормалы да сырмалы, язмышлар – кара урман... Кара урманның җиләкле аланнары да, чебен-черкие, кигәвеннәре дә була, ара-тирә еланнар да очраштыргалый. Урманның сөйкемле тиеннәре, куяннары һәм мәһабәт пошилары булган кебек, төлке, аю, бүреләре, сайрар кошлары һәм козгыннары да була. Һәр бөҗәк, җәнлек һәм һәр үсемлек ниндидер вазыйфа үти, алар барысы да кирәк. Аллаһы Тәгалә аларны билгеле бер максат белән барлыкка китергән. Нәкъ шуның шикелле, гомер сукмагыннан атлаганда яманы булмаса яхшысының, күңелсезе булмаса күңеллесенең, әчесе булмаса татлының кадерен белер идекме? Юктыр. Адәм баласы чагыштыру аша гына күп нәрсәләрнең мәгънәсенә төшенә. Шуңа күрә кеше тормышының ак һәм кара юллары дип әйтү дөреслеккә туры килми сыман. Тәкъдирнең яхшысына да, яманына да иман китергән инсан бәхеткә шөкер итеп, авырлыкка сабыр итеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү нияте белән яши. Һәрхәлдә, ул шулай булырга тиеш. Ә бит, уйлап карасаң, кешенең бәхетле мизгелләре кайгыларга караганда күбрәк. Бары тик матур мәлләрне күрә белергә генә кирәк. 
Кияү үзебезнеке!
Балалар белән декрет ялында утырганда җәй айларын авылда уздыра идек. Әтиләре бер ай отпускасында тулысынча безнең янда була. Җәй ахырында гаиләне шәһәргә алып китә. Уфадан Казанга очкычта кайтабыз. Авылдан Уфа аэропортына чаклы илтеп кую өчен колхоз председателе машинасын бирә. Машинабыз булганчы Рәнис Баянов шулай ярдәм итте, аңа рәхмәтем чиксез. 
Газинур минем туган ягымны, авылдашларымны үз итте, яратты. «Ватаным Татарстан» (1990 нчы елларга кадәр «Социалистик Татарстан» исемендә чыкты) газетасында әйдәп баручы журналист буларак, җәйге ялында да мәкалә язуыннан туктамый иде. Очеркист, үткен телле публицист бай, хәлле колхозыбызда барган эшләр, авыл тормышы, халыкның яшәеше, уңган-булган якташларым турында байтак язды. Мәкаләләрен Уфада чыга торган «Кызыл таң» һәм үзе эшли торган «Ватаным Татарстан» газеталарында, район газетасы «Игенче»дә, саллы очеркларын «Казан утлары» һәм «Татарстан» журналында да бастырып чыгарды. 
 1990 нчы елларда авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту нияте белән газлаштыру башланды. Газинур бу мәсьәләне хәл итүдә үзеннән өлеш кертте. Кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Җитәкче дусты белән бергә дә, үзе генә дә, корреспондент буларак, югары урындагылар белән авылга газ кертүне хәл итү буенча сөйләште. Колхоз председателе Рәнис Баянов белән җан дуслар – ахириләр иде. Фикердәшләрнең очрашкан саен сөйләшеп сүзләре бетмәде. Файдалы һәм матур итеп ял да итә белделәр, матур планнар кордылар. Рәниснең эссе җәйләрдә Газинурга: «Баш очыңда болыт ахрысы, гел яңгыр алып кайтасың», – дип, уенын-чынын кушып әйтүләре бер дә истән чыкмый.
«Кияү үзебезнеке!» Үрнәк халкы Газинурга тәхәллүс тапты да, тагып та куйды – кияү үзебезнеке. Үзеңнеке – үзәктә була бит ул. Юлсызлык бик борчыды Газинурны. Районнан авылга кадәр булган арага – 12 чакрым юлга асфальт салу эшен кайдан, ничек башларга, теләктәшлек күрсәтүче булырмы? Кемгә мөрәҗәгать итсәм сүземне аяк астына салмас икән? Катлаулы проблеманы урыныннан кузгату юлларын эзләп берничә кешегә мөрәҗәгать итеп карады. 
Дин иреге ачылгач авылларда мәчетләр төзелә башлады. Безнең авыл да мәчетле булды. Аллаһ йортының күккә ашкан манарасыннан биш вакыт намазга чакырып азан әйтелер, халык дәррәү дингә килер дигән алсу хыяллар белән буш куык очырмасак та, якты өмет бар иде. Пенсиягә чыккач авылга кайтып халыкка дини-шәргый гыйлем бирү, биш вакыт азан әйтеп намазга чакыру нияте иде күңелдә. Рамазан аенда авыл өйләрендә таң беленгәнче гөлт итеп утлар кабыныр – халык сәхәргә торыр, аннары иртәнге намазга ашыгыр, кояш баткач, ифтарлар үткәрербез... Хыяллар матур иде, өметләр якты иде. Язмаган икән. Әлеге дә баягы язмыш. Изге ниятләре үзе белән мәңгелеккә китте. Инфаркт миокарда – бик мәкерле, күпләрне каберстанга озата торган чир. Бер нәрсә күңелемә тынычлык бирә – риза-бәхиллеген бирүе һәм төшләремә елмаеп, матур булып керүе. 
Авылым табигатен аеруча яратты ул. Җиләкле аланнардан җыйган тәлгәш-тәлгәш җиләкләрен үзе капмыйча беренче булып миңа суза иде. Балаларны да тәлгәшләп «Әни җиләге» җыеп бирергә өйрәтте. 
Минем әти-әниемне ихластан яратты, хөрмәт итте. Әнинең нык авырып яткан чагы минем IV курста укыган елны, җәйге сессия вакытына туры килде. Газинур ике дә уйлап тормыйча отпуск алып, бер яшьлек сабыебыз белән авылга кайтып китте. Сеңлем Чулпан әнине карый, өй эчендәге эшләрне башкара. Хуҗалыкта мал-туар үзе бер ферма! Кош-кортны да бик күп асрыйлар иде. Әти колхоз эшеннән бушамый. Шундый шартларда Газинур миһербанлылыгын күрсәтте. Үрнәк халкы белмичә әйтмәгән икән кияү үзебезнеке дип. 
Ахирәткә күчкәннәргә кайгыруыбыз, күз яшьләребез кирәк түгел, алар дога көтә. Әбәди тормышка – мәңгелеккә барыбыз да кайчан да булса бер кайтачакбыз дигән фәлсәфи караш күңелгә тынычлык иңдерә. Әле бит, аларга дога кылучы бар дип юанасың. Ни хикмәт, мәңгелеккә кайтып киткәннәрнең бары тик яхшы яклары, изгелекләре генә искә төшә. Аллаһ барчасының да хата, гөнаһларын кичерсен, ахыргы урыннарын Җәннәттә итсен! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Их, ирең турында шундый матур истәлекләр калырлык итеп яшәсәң икән ул. Бер сулыш белән укыдым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      кем ничектер, мин җылап укыдым чын күңелдән язылгангадыр инде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гел көйсез тормыш турында укып, бәхетсез хатыннар турында укып туеп беткән идем. Бу язмадагы гаиләне мин матур яшәгән семья дип укыдым.

        • аватар Без имени

          0

          0

          И аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тормыш булгач төрле хәлләр була . Минем әниемне дә ирем , " әни " - дия иде .

            Хәзер укыйлар