Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Киткәннәрне нигә туктатырга?

Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.

Сәрия ВАХИТОВА

Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит. Тирә-юньдә искиткеч матурлык! Чәчәкләр исеннән башлар әйләнә, әллә ничә төрле кошлар оркестрына кушылып җырлыйсы килә. Янында гына, шушында Дамиры да булырга тиеш. Ул йөгереп килер дә көчле куллары белән сөйгәнен күкрәгенә кысар... Гөлнара, як-ягына каранып, сөйгәнен эзли башлады. Кинәт кенә күкне кара болыт каплап алды, күк күкрәп, яңгыр коя башлады. Гөлнара, ачыргаланып, Дамирны чакыра башлады. Тик... үз тавышына уянып китте.
Хатын, йомшак чүәген эләктереп, тәрәз каршына килеп басты. Ачык калган форточкадан кергән яңгыр тамчылары Гөлнараның бите буйлап аккан күз яшенә кушылды.
 ...Әнисенең бертуган апасы Рәйсә гаиләсендә үсте Гөлнара. Әнисе Сания, йөрәгенә операция ясатканнан соң мантый алмады, яшь ярымлык кызын, ирен калдырып, мәңгегә күзен йомды. Әтисе, нәни кызын балалар йортына тапшырып, икенчегә өйләнде. Рәйсә, ире белән киңәште дә, үзенең дүрт баласы янына Гөлнараны да алып кайтты. Бик тере булып үсте ул. Үзе уңган, чибәр, өздереп бии. Бәләкәйдән үк әнисе кебек укытучы булу хыялы белән янган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз, документларын пединститутка тапшырды.
Кызга сүз кушучы егетләр аз булмады. Мәхәббәтен укыганда очратты ул. Укыганда дип инде... Бик ерак та тормаган, үз авылы егете, берничә класс югары укыган Дамир булган икән ул! Авылларына автобуста бергә кайтырга туры килде аларга. Урыннары да янәшә туры килде. Ничектер гади итеп сөйләштеләр дә киттеләр. Һәм... шул көннән аерылмадылар да. Дамир авыл хужалыгы институтында агроном һөнәрен үзләштерә икән. Гел килеп йөрде Гөлнара янына. Соңгы курсында өйләнешеп тә куйдылар. Матур гаилә туды.
Яшь белгечләр кайда да кирәк инде ул. Дамирны юллама белән туган районының Камышлы авылына баш агроном итеп җибәрделәр, ә Гөлнара укытучы булып мәктәпкә урнашты. Яшь гаиләгә бер кечкенә бүлмә дә бирделәр. И шатланулары шунда. Утырырга урындыклары, ашарга өстәлләре булмаса да, иң бәхетле чаклары булган икән, дип уйлады Гөлнара. Араларында мәхәббәт, дуслык бар. Сокланмаган кеше калмады яшь, тырыш гаиләгә. Бәлки... күз дә тигәндер инде.
Беркөнне Дамир кош тоткандай куанып кайтып керде.
– Менә, бичәкәй, йорт салырга район үзәгеннән җир алдым. Аллаһ боерса, үзебезнең йорт булачак. Бакчалы йорт булачак! – дип, Гөлнараны күтәреп әйләндерергә тотынды.
– Дамирым, кайтуыңны нык көттем. Минем дә сиңа әйтәсе шатлыгым бар!
Шул ук елны яңа өйнең түбәсен яптылар, ә Гөлнара, шатлык өстенә шатлык өстәп, кечкенә Илшатны алып кайтты. Ләкин яшь ана гына бәбәйдән соң озак тернәкләнде. Дамир көне-төне колхоз эшендә булды, бала карау, осталар сыйлау мәшәкате тулысынча Гөлнара өстендә. Үзен бик бәхетле тойган хатын, иренең кайтмый калган чакларын да, соңгы арада хәмер исе килеп торганын да бик искә алмаска тырышты. Колхоз бит... Төрле чаклар була. Бигрәк тә район үзәгенә җыелышка китсә, йә машина ватыла, йә иртән генә кайта торган булды... Дамир хатыннар белән чуала икән, дигән сүзгә колак салмады ул. Бер ялгыз хатын янына йөри, имеш. Бер апа күреп калган икесен. Теге хатын күзе-башын уйнатып кына тора, ди. Безнең тормыштан көнләшәләр, дип уйлады шул чакта Гөлнара. Юк, юк, ярата аны Дамиры. Гөлнараны да, улын да сагынып кайта эштән.
Тиздән тырыш, кайда да сүзе үтә торган Дамирны районга эшкә алдылар. Гөлнара да декрет ялыннан мәктәпкә эшкә чыкты. Уңган укытучыны коллектив та, ата-аналар да үз итте.
Әйе, күз тиде бугай аларга... Ничектер, Дамирның үзенә карата суына башлаганын тойса да, Гөлнара ямьсез уйларын тизрәк куарга тырышты. Җитәкче бит аның ире, арып кайта, кеше белән эшләргә бик җиңел түгел. Тик менә өйдә тормаска, гел чыгып китү ягын карый. Хәмерне күп эчә, холкы да бик үзгәрде. 
Ире телефоннан әнисе белән сөйләшкәндә, бианасының: «Чирләшкәң кайда?» – дигән сүзләрен ишетеп калды. Гөлнара бер сүз дә әйтмәде. Сөякләре, тәне сызласа да, иренә сиздермәскә тырышты, үзен сәламәт хатын итеп күрсәтәсе килде. Беркөн Гөлнара салкын тидереп түшәккә ауды. Температурасы күтәрелде. Эчеп кайткан Дамир, ниндидер сәбәп табып, чирле хатынын куып чыгарды. Әле дә ярый ерак кына туган апасы бар. Аларга барып төн кунды... Һәм мондый чаклар ешайды. Ял көннәрен дә ялгыз үткәрергә күнекте Гөлнара.
Шундый көннәрнең берендә Гөлнара, кичләтә, бергә эшләгән Гадилә Назыйфовналарга барып килергә булды. Якын гына, күрше урамда гына тора ул. Тыкрык аша гына юл тотты хатын.
– Балакаем, Дамирны Бәйнә белән чуала, дип сөйлиләр бит, – диде Гадилә шунда.
– И юкны сөйләмәгез әле, Гадилә Назыйфовна, кеше ни сөйләмәс.
Әзрәк үпкәләгәндәй дә иткән иде шул чакта.
– Менә, әйт әле, кайда йөри ул төнгә тиклем? Утсыз төтен булмый ул. Сәламәтлеккә дә туймыйсың. Үзеңне кайгырт. Бергәләшеп берәр санаторийга барып кайтыгыз..
– Ярар, караңгы да төште, бәлки, Дамир да кайткандыр, кузгалыйм мин...
Урам буйлап үткәндә, сыкранган күңел шикелле бер капка ачылды һәм аннан ике шәүлә килеп чыкты. Гөлнара, кинәт кенә башына суккандай, миңгерәп калды. Таныды ул аларны. Күңеле белән тойды. Баганадан төшкән ут яктысында көяз киенгән Дамир белән авызы колак артына җиткән Бәйнә күренде. Пар күгәрченнәр кебек гөрләшәләр. Гөлнараның алар каршына чыгып, Бәйнәнең чәченә ябышырга шултиклем теләге булса да, түзде. Мондый түбәнчелеккә барырга ярамый. Ул бит укытучы кеше. Урам уртасында, кеше көлдереп, тавыш куптарырга ярамый. Ул Бәйнә рәтенә төшәргә тиеш түгел. Ул горур булырга тиеш!
 Гүя салкын куллар Гөлнараның йөрәген кысты, ул эсселе-суыклы булып китте. Бәгыренә ургылып чыккан әрнүен басырга тырышып, шуларны уйларга үзендә көч тапкан Гөлнара, коймага елышып, тыкрыктан үзләренең урамына йөгерде.
Берничә минут элек кенә булган хәлләрдән акылдан язарлык булса да, Гөлнара ничек көч тапкандыр шул чакта үзендә. Ире кайтканда йоклаганга салышты ул... Төне буе уйланып чыкты... Һәм... гафу итәргә булды. Дамирдан башка үзенең тормышын күз алдына да китерми иде шул. Аннан... Илшат әтисен бик- бик ярата. Малай кешегә әти кирәк бит. Ул үзе дә чит кешегә әти-әни дип үсте. Улын да әтисез калдырмас. Юк... Юк... Гөлнара бөтен сабырлыгын җыеп әрнүен күңел төбенә яшерде. Түзде. 
Ә беркөнне Бәйнәнең авырлы икәнен ишетте... Ул көннәрдә Гөлнара өчен дөнья беткән, тормышның яме киткән, яшәүнең мәгънәсе калмаган иде. Анда да түзде. Улы Илшат дөньяда тота иде аны. Юанычы, терәге. Гөлнараның яшьлек хыялларын чәлпәрәмә китереп, Дамир ачыктан-ачык, ке тупса таптады. Илшат, бу хурлыкка түзмичә, институтта укыган җиреннән, бүтән кайтып йөрмәде.
Карлар эреп, бөтен табигатькә яз сулышы кергәндә Дамир, әйберләрен җыеп, чыгып китте. Ул минутта нәрсә эшләргә тиеш иде соң Гөлнара?! Еларгамы? Бөгелеп төшмәде, ап-ак булып бер ноктага төбәлеп озак утырды. Сабырланган, ныгыган иде ул. Ике җирдә бәргәләнгәнче, дип аклады ул Дамирны. Хыянәте белән җанын таптап, хисләрен каралткан ирне йөрәге белән кичермәсә дә, акылы белән кичерде шулай. Алга таба Дамирдан башка ничек тә яшәргә көч табарга, язмышын сынау итеп кабул итәргә тиеш ул... Аның терәге – Илшаты, туганнары, дуслары, яраткан эше бар лабаса! Шунлыктан, сынмаска, көчле булырга тиеш! Хатын шунда тормышның тагын бер кагыйдәсенә төшенде: киткәннәрне туктатмаска кирәк, сине бәхетле итмәгәннәр белән хушлашырга куркырга ярамый.
Гөлнара тәрәзәдән тышка күз салды. Бер атнага сузылган яңгырдан соң, ниһаять, елмаеп кояш чыккан. Аның яктылыгы Гөлнараның күңелендәге болыт пәрдәсен ачып, киләчәккә өмет, ышаныч уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар