Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Кичер, Абруй апай!

Бу язма 1926 елда “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”) журналын оештыручыларның берсе, аның тәүге редколлегия әгъзасы Абруй Сәлах кызы Сәйфуллина турында. Киң җәмәгатьчелек аны Абруй Сәйфи буларак белә. Әдәби псевдонимы Нәкыйә.


 
Абруй Сәйфи 1889 елда туа. Чистай каласында, Әстерхан шәһәренең татар мәктәпләрендә укыта. Соңыннан журналист һөнәрен сайлый, партия органнарында эшли. Әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнә. Үзе дә әсәрләр яза. А. Чехов, А. Барбюс хикәяләре татар укучысына аның тәрҗемәсендә тәкъдим ителә.
Куренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм журналист Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин белән гаилә корып җибәрәләр. Тормыш иптәше Сәйфи-Казанлы псевдонимын ала. “Кызыл Татарстан”, “Крестьян газеты”, “Яңалиф” басмаларын җитәкли. “Дошманнар”, “Зәкуан мулла шәҗәрәсе”, “Зәңгәр алан” пьесалары, “Өч нарат” романы һәм бик күп хикәяләр авторы. “Азат хатын” журналына исем тәкъдим итүче дә ул.
 
Фатих Сәйфи-Казанлы хөкүмәт башлыкларына һәм большевиклар партиясе җитәкчеләренә каршы террористик һөҗүм әзерләүдә, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына, 1937 елның көзендә атып үтерелә.
Халык дошманы хатыны буларак, Абруй Сәйфигә көн бетә. Эшеннән алалар, фатирыннан куалар, сөргенгә сөрәләр. Аннан котылып кайткач та авылларда тегү тегеп җан асрый. Язмада әнә шул чор тасвир ителә.
 
Гаҗәп, бу ике олы шәхеснең язмышы иҗтимагый тарихыбызда тирән эз калдырган тагын бер гаиләнең язмышына ике тамчы су кебек охшаш. 1931—1937 елларда журналыбызның баш мөхәррире вазифасын башкарган Гөлчирә Миңнезаһир кызы Гафурова белән күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе Сибгатулла Садыйк улы Гафуровның да тормышы нәкъ шушындый фаҗигагә юлыга.
 
Абруй Сәйфи 1945 елда азат ителә, 1956 елда реабилитацияләнә, 1960 елда вафат була.
 
Бу хатирәм — бөтен гомерен халык бәхете өчен көрәшкә багышлаган гүзәл зат — халкыбызның сөйгән кызларының берсе хакында.
Мин ул чакта элекке Биләр районының (хәзерге Алексеевск) Кече Чирмешән елгасы буена урнашкан бәләкәй генә Уракчы авылының алты-җиде яшьлек бер малае. Хәтерлим, ул көнне озак уйнадык. Арып-алҗып таралыштык. Ниһаять, эт булып, өйгә кайтып җиттем. Күрәм: яңа гына явып үткән кар өстенө тар гына эзләрен калдырып, җил капкадан ишегалдына бер чана үткән.
Чананың нинди булуы, безгә кем килүе, нәрсә алып һәм ни өчен килүенә бәйле сораулар башыма ябышты. Арулар онытылды. Лапаста үз гомерендә бик күп юллар үткән, михнәтләр күргән бәләкәй генә тимер чана белән танышкач, сорауларымны яңадан барлап, әкрен генә өй ишеген ачтым һәм... тиз генә аралыкка кереп постым. Чөнки өй түрендә, өстәл артында, әле бераз гына пары да чыгып торган зур җиз самовар ышыгында балкып утыручы тулы гына гәүдәле бер апаны күреп алган идем.
— Улым, оялма, чык безнең янга, кил монда, — дип эндәште әти. — Абруй апаң белән исәнләш әле.
Кыяр-кыймас кына бу апа янына килдем. Ул мине яратып аркамнан сөйде. Күреп тә өлгерә алмадым: кайдан алгандыр, кулыма геометрик фигуралар белән бернинди дә охшашлыгы булмаган шактый ук зур шикәр кисәге тоттырды. Менә могҗиза! Аны малайларга күрсәтәсем, бик вак кисәкләргә бүлгәләп бирәсем килде. Кыскасы, бу мизгелдә миннән дә бәхетле малай юк иде.
 
Шул ук кичтә мин бу апаның тегүче булуын, чанасында тегү машинасы алып килүен белдем. Шулай да бер күрү белән яратып өлгергән Абруй апага бәйле сораулар миңа йокы бирмәде. Бигрәк тә аның кайдан булуы, өлкән яшьтә килеш салкын кышта чана тартып, тегү тегеп йөрүе, ни өчен нәкъ менә безгә килүенә бәйләнешле сораулар йокымны качырды. Бик озак уйланып яттым. Ниһаять, әкренләп, баштагы томаннар тарала башлады. Сорауларыма җавап якынлашты — әтинең миңа элегрәк сөйләгәннәре искә төште.
Үземне белә башлаганнан бирле әти, кулын баш астыма куеп, мине, төпчеген, үзе янына яткыра һәм төрле әкиятләр,яттан шигырьләр (Тукайның берничә шигырен ул яттан белә иде), гыйбрәтле хәлләр, үзе белгән кайбер күренекле кешеләр турында сөйли, хәтта әкрен генә, үзенең моңлы тавышы белән кайбер халык җырларын көйли иде. Табышмакларга да еш кына өлеш чыгара. Кайвакыт ял итеп ятулар әтинең догалар укуы белән дә төгәлләнә. Шул уңайдан, әти турында берничә сүз әйтсәм, тыйнаксызлык булмас дип саныйм. Ул — Сәлахов Бәдретдин Сәләхетдин улы — яшьтән үк аң-белем алырга омтылган, башлангыч сыйныф белеменә ия булган. Үз заманы өчен ул ярыйсы гына белемле булган. Кешеләргә төрле эш кәгазьләре, язулар язуда даими булышкан. Шуңа күрә авыл (хәзерге Әлки районының Алпар авылы) халкы аны “писарь Бәдретдин” дип атый башлаган. Соңыннан әти Совет һәм мәгариф өлкәсендә эшләгән. Урта мәктәп музеенда башка “Халык укытучылары” белән янәшәдә әтинең дә фотосурәте тора. Алдан ук әйтим: бу өлкәдә аңа, һичшиксез, Абруй апа Сәйфинең дә зур ярдәме тигәндер. Мин белгәннән бирле, әти озак еллар “Кызыл уракчы” колхозында хисапчы булып эшләде. Әти янәшәсендә ятканда, билгеле, миндә ул сөйләгәннәрнең, көйләгәннәрнең кемнекеләр булуы турында сорарлык зирәклек булгандыр дип уйламыйм. Ә менә шигырьләр уңае белән әтинең Тукай һәм Дәрдемәнд исемнәрен телгә алуы, җырларның күбесен Абруй ападан өйрәнүе, аның бик зур кеше булуы турында әйткәннәре исемә төште. “Әллә безгә шул Абруй апа килдеме икән?" Шул сорау мине икенче көнне иртүк әтине уятырга мәҗбүр итте. Фаразым расланды. Бу мизгелдә әтинең укытучысы булган Абруй апаны ярату хисе бермә-бер артты.
 
Ничек соң әти Абруй апаның укучысы булып киткән? Шуны ачыклыйк. Гражданнар сугышы вакыты. Бик авыр чор. Шуңа да карамастан, мәдәният, мәгариф эшенә дә игътибар бирелә, акрынлап яңадан-яңа мәктәпләр ачыла. Ә укытучы милли кадрлар юк диярлек. Татарстанның төрле төбәкләрендә укытучылар әзерләү курслары эшли башлый. Әтинең әйтүләренә караганда, бу курсларны оештыруда, милли кадрлар булдыруда Фатих Сәйфи-Казанлы һәм аның хатыны Абруй Сәйфи күп көч куйганнар. Шул курсларга кабул ителеп, әти алардан күп дөресләр алган, лекцияләрен тыңлаган.
 
Әти Фатих Сәйфине бала вакытыннан ук белүе (әтидән ул ике яшькә генә олы), Алпарда еш кына очрашулары, аңлашулары хакында сөйли иде. Гаҗәп түгел: Фатих Сәйфи-Казанлының туган авылы Карамалы белән Алпар арасы сигез чакрым гына бит. (Абруй Сәйфинең туган авылы Күлбай Мораса белән Карамалы арасы нибары биш чакрым.)
Әти Абруй апаны “зур кеше" дип атаган иде. Ни өчен соң өлкән яшьтәге бу зур кеше шундый кызганыч хәлдә калган? Шул сорау миңа тынгылык бирмәде. Әти җавабын озак көттермәде.
 
1937 ел. Ил күләмендә “шәхес культы” котырына. Бернинди гаебе булмаган бик күп намуслы кешеләрне гаеплиләр, “халык дошманы” дигән ярлык тагалар, төрмәләргә утырталар, юк итәләр. Нәкъ шул 1937 елда күренекле педагог, язучы һәм галим Фатих Сәйфи-Казанлы да, гаепсездән гаепләнеп, кулга алына һәм атыла.
 
Абруй апа бездә 1944 елның май ахырына кадәр яшәде. Шул вакыт эчендә мин аның яныннан китмәдем, чөнки китә алмый идем. Аның һәр карашы, йөзе, һәр сүзе, килеш-килбәте магнит сыман үзенә тартып тора, әсир итә иде. Ә аның теккән киемнәре?! Төрле чүпрәк-чапракларны ялгап һәм үтүкләп, күз явын алырдай матур күлмәкләр, кофталар, сарафаннар, халатлар, чалбарлар, бишмәтләр, хәтта, пальтолар да тегә иде бит ул! Барысына да текте: сабый балаларга да, яшьләргә дә, картларга да, ир-атларга да, хатын-кызларга да.
Менә шуның өчен дә безнең өйгә юл өзелмәде. Чакыруларына да карамастан, Абруй апаның авылдашларыбызда кунып-төнеп эшләвен хәтерләмим.
 
Бик булган педагоглар турында “ул гипнозлый да белә торгандыр” диюләрен ишеткәнем бар. Мөгаен, моны Абруй апаны күздә тотып әйткәннәрдер. Шундыйлар арасында, һичшиксез, ул беренче булгандыр.
 
Кием тектерергә килгән малайлар, гадәттә, әниләре белән булсалар да, оялудан атлар-атламас кына тегүче каршына килеп басалар. Ул аларны елмаеп каршылар, кем булуы, нәрсә яратуы-яратмавы турында сорашыр, тәрбия темасына берәр шигырьдән өзек китерер, табышмак әйтер һәм баланы “гипнозлап”, йөз сиксән градуска борыр да куяр. Бик тиз эшли ул аны. Аның алдында телсезләр телгә килә, көйсезләр көйләнә, моңсызлар моңлана. Моны Абруй Сәйфинең балаларны чиксез яратуын китереп чыгарган, алар өчен барысын да эшләргә әзер булуын барлыкка китергән, тумыштан, табигатьтән үк бирелгән олы педагоглык хәзинәседер дип кенә аңлату мөмкиндер.
 
Яшь чагында ук Абруй Сәйфи үзенең күпсанлы мәкаләләренең берсендә: “Минем чана тартып баручы һәм укуның нәрсә икәнен дә белмәүче шул гөнаһсыз кызчыкларны яхшы күңелле ана мәхәббәте белән тулы күкрәгемә кысасым, аларны үземә аласым, тәрбиялисем, укытасым килә”, — дип язган иде. Аңардагы бу гүзәл сыйфатны раслап, 1913 елның 7 май санында “Идел” газетасы болай дип билгеләп үтә: “Бер дә арттырусыз шуны әйтергә кирәк, укытучы Абруй Сәйфи татар педагоглары арасында иң алдынгы укытучыларның берсе”.
 
Безнең авыл малайларының һәм кызларының аны ничек яратуын белсәгезме? Абруй апаның эшләп утырганда гәүдә һәм кул хәрәкәтләрен пәрдә аркылы гына булса да карап тору өчен, бер-берсен алмаштырып, шактый вакытлар тәрәзә төбендә басып торалар, ахыр чиктә исеме белән үзенә эндәшәләр иде. Минем ачуым килә. Эшләргә комачаулыйлар, янәсе. Куып җибәрәсем килә. Киресенчә, Абруй апа миңа: “Үскәнем, бер дә хафаланма, алар миңа зарар итмиләр, туйганчы торсыннар”, — дия торган иде. Сирәк кенә, эшеннән туктап булса да, ул пәрдәне ачып — елмая, алар күңеленә хуш килгән сүзләр әйтә. Балаларга шул җитә — канәгатьләнү белән өйләренә таралышалар. Кыска гына вакыт эчендә ул балаларның гына түгел, бәлки бөтен авыл халкының мәхәббәтен яулап өлгерде. Моңа бик күп дәлилләр китерергә була. Шуларның берсенә генә тукталыйм.
 
Чама белән март урталарында апабыз кинәттән авырып китте. Барыбыз да тирән кайгыга төштек. Бигрәк тә әти һәм әни үзләрен кая куярга белмәделәр. Әти берничә тапкыр бездән биш чакрымдагы Рус Морасасы авылыннан үзенең электән үк якын танышы булган, тирә-юньдә даны таралган фельдшер Кокоринны (исемен хәтерләмим) алып килде. Киңәшләре, дарулары белән ул бик ярдәм итте. Авыл халкы аңа үзенең җылы теләкләрен белдерде, авыруның үтәчәгенә инандырырга тырышты, юатты, үзендә булган иң тәмле ризыклары белән сыйларга омтылды. Кайберәүләрнең хәтта ниндидер дару үләннәре һәм җиләк-җимеш алып килгәннәре дә хәтеремдә.
Бу дәвалар, тырышлыклар, кайгыртулар үзенең уңай нәтиҗәсен бирде, Абруй апа аягына басты.
 
Язгы ташу вакыты. Авылның карты-яше, баласы-чагасы яр буенда. Елга ярларына сыеша алмыйча, этешә-төртешә бозлар ага. Аларның кайберләре, үз-үзләренә урын таба алмыйча, яр читенә үк шуышып менәләр. Малай халкына шул гына кирәк тә инде. Аларның берничәсе җибәрми тору өчен бозга ябышкан, кайберләре ашыга-ашыга алдан ук әзерләп куелган салам, чүп-чар ите әйберләрне боз өстенә ташый. Минут эчендә диярлек, боз, янар учакка әйләнеп, үзенең юлын дәвам итә. Бу мизгелдә балалар өчен моннан да күңеллерәк күренеш, мөгаен, булмагандыр. Ләкин малайлардан тыш булган тамашачыларның игътибары бакчаның иң матур җирендәге мәйданчыкта. Ул халык белән тулы. Аның нәкъ уртасында — Абруй апа. Күңел кылларын тибрәтеп, үзәкләрне өздереп ул халык җырлары башкара. Көчле, нәфис, моң-сагышлы җыр авазлары, язгы саф һаваны ярып, Чирмешән ярларын иркәли-иркәли еракларга тарала, кайтаваз булып әйләнеп кайта. Тамашачылар, бигрәк тә хатын-кызларның күбесе, җырчыга рәхмәтләр укый, аны кочаклап-кочаклап елый башлый. Алар арасында инде ирен, улын мәңгегә югалткан ишле балалы апалар да, яшь килен-киленчәкләр дә, киләчәк өметен — сөйгән егетен өзелеп көтүче кызлар да булгандыр. Бу күренеш, билгеле, Абруй апаны да бик тетрәндерде.
 
Халыкның үтенече аркасында мондый җырлы очрашулар ешая барды. Абруй апа бер дә ялындырмады — җырлады да җырлады. Халык аны шулкадәр үз итте һәм яратты, хәтта Абруй апа үзе дә алардан башка яши алмас кебек тоела иде миңа.
 
Җырлы-моңлы май ае да үзенең соңгы көннәрен саный башлады. Абруй апаның якын арада бездән китәчәге билгеле булды. Бу күңелсез яңалыкны һич тә кабул итәсебез килмәде. Бу хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга таралып өлгерде.
 
Иртәгесен тегү машинасын күптән түгел генә күрше авылдан алып кайткан кул арбасына ипләп кенә урнаштырып, Алпар авылына китәргә әзерләндек. Шул вакыт Абруй апа лапас почмагында ятучы чанасын алып килеп, миңа сузды.
— Үскәнем, мә, бу сиңа. Минем истәлегем, шуып рәхәтлән! — диде.
 
Уракчы белән Алпар арасы җиде чакрым. Тулы гәүдәле Абруй апага бу араны үтү җиңел бирелмәде. Берничә тапкыр туктап ял итәргә туры килде. Юл тоташ чәчәкләргә күмелгән болыннар аша үткәнлектән, һәр ялда ул миңа чәчәкләр җыйдырды. Утырган килеш, миңа аларның исемнәрен атый-атый, такыя үрде. Алпарга җитәрәк булган соңгы ялда такыя үрелеп бетте. Шуннан соң Абруй апа: “Шәүкәт балам, киләчәгең нәкъ шул чәчәкләр бәйләме кебек матур булсын!” — диде һәм такыяны башыма кидерде. Шатлыгымнан нык дулкынландым, күземә яшьләр тыгылды. Абруй апаны кочаклап алдым.
Авыл уртасындагы бер өйгә килеп җиттек. Безне өлкәнрәк яшьтәге бер апа каршылады. Абруй апа белән кочаклашып күреште. Соңыннан бу өйдә минем булачак укытучым Сания апа Хисмәтуллина яшәвен, каршы алучы апаның аның әнисе Нәҗибә апа булуын белдем.
Төш вакытларында апаларым мине кереп алдылар һәм без Уракчыга кайтып киттек.
 
Ул көннән соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Абруй апа белән хат аркылы бәйләнешләр дәвам итте. 1954 елның җәендә булган янгында шактый әйберләр, шул исәптән Абруй апаның адресы да янды.
 
1958 елда мин КДПИның (хәзер КДПУ) тарих-филология факультеты студенты булдым. Абруй апа белән бәйләнешләрне яңадан урнаштыру өчен зур мөмкинлекләр туды. Бүген дә үземне орышам — Абруй апаны вакытында таба алмадым. Таптым, ләкин соңардым.
 
1960 елның февраль башы. Каникуллар тәмамлангач, әти-әнинең Абруй апага дип биргән күчтәнәчен (каклаган каз һәм бер кисәк атланмай) алып, Казанга киттем. Икенче көнне иртән, күчтәнәчемне алып, “Азат хатын” журналы редакциясенә юл тоттым. Матбугат йортының икенче катына урнашкан редакция бүлмәсенең ярымачык ишеге янына килеп туктадым. Керергә базмыйча гына күз салам: кеше күренми, тамак кырып алам — җавап юк. Күзем ишек янәшәсендәге өстәлгә, аның өстендә яткан, беренче бите ачып куелган журналга төште. Кинәт башым әйләнеп китте, тез буыннарым калтыранды, тәнемә бозлы су сипкәндәй булды, кулымдагы әйберләрем төшеп китте — ачык биттә, рама эчендә Абруй апаның фотосурәте иде.
Соңлаганым өчен кичер, Абруй апай!
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар