Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хатыннар ник атка һәм сыерга әйләнә?

Билгеле, хатын-кызларның барысына да кагылмыйдыр бу. Акыллы һәм хәйләкәр хатын-кызлар ире булдырганга канәгать булып, аны тагын да зуррак үрләр яуларга канатландырып, үзе дә назлы һәм сөекле хатын булып яши белә. Ә акылы җитеп бетмәгәне, үзем дә булдырам, дип, алдан барып тотынганы тора-бара атка һәм сыерга әверелә. Туры мәгънәсендә түгел, билгеле, беребезгә дә мөгез дә үсеп чыкмый, ат булып та кешни башламый.

Әйдәгез, беренче тапкыр ат кебек җигелгән көнебезне искә төшерик әле. Яшүсмер чакта әти-әнигә булышуны әйтмим, гәрчә, авыл баласы кечкенәдән үк тормыш арбасын алар белән рәттән тартышса да...
Тормыш йөге хатын-кыз өстенә үзе гаилә корганнан соң ишелә. Дөрес әйтмим, гаилә корганчы ук икән. Туйга әзерлек, чакыру открыткасы сайлау, аны язу, тарату, фәлән-төгәннәр – боларның күбесен кәләш уйлый, планын кора, килештерә, җайлый түгелме? Менә-менә, тәртә арасына керү шушыннан башлана. Туйдан соң инде тормыш-көнкүрешен җайлау мәшәкате... Әти-әниләр белән бергә яшәгәндә бу әле беренче көннән үк сизелмидер дә. Ә менә яшьләр үзләре генә яшәсә, кичәге кәләш уртак тормышның беренче көненнән үк «по полной» җигелә. Ул аны үзе сизми дә кала. Ничекме?
Хәтерләгез әле беренче тапкыр ашарга пешергәнегезне? Юк-юк, ашарга әзерләүдә гаеп юк, аның анысы җигелүгә кермилер дә. Ә менә шул ашны пешерү өчен кәстрүлен сатып алу, итен алып кайту, суганын, кишерен юнәтү кайсыгызның җилкәсендә иде? Үзегез алдыгызмы аларны, әллә инде ирегез алып кайтып биргәнен көттегезме? Билләһи, туксан процентыгыз моны үзе башкаргандыр. Ә акыллы хатын нишләр иде? Ире белән бергә чыгып, бергә сайлар иде яки инде «безгә аш пешерә торган кәстрүл кирәк икән», дип, «заказ» гына бирер иде.  Менә шулай ир кеше дә кибеттә нәрсәнең ничә сум торганын, кайда нәрсә сатылганын белеп калыр иде. Юк, гаиләнең акча янчыгы бездә – хатын-кызларда бит! Без үзебез хуҗа барысына да. Хуҗа кешенең барысы өчен җавап та бирергә тиешле икәнен генә уйламыйбыз.
Икәү генә яшәгәндә барысына да өлгереп тә була әле ул. Ә менә бала тугач?! Баланы да карарга кирәк, поликлиникасына да йөртергә, кибетенә дә чыгарга... Әле бит өен дә җыештырасы бар, ашарына да пешерәсе бар. У-у, түзсен генә бичара хатын-кыз. Түзсен, билгеле, үзе гаепле ләбаса. Алмасын иде бөтен тормыш йөген үз җилкәсенә. Алга ирен куйсын, ә үзе аның артында арбага гына утырып барсын иде. Теге вакытта кәстрүлне иренә алырга кушкан булса соң! Ярар, үзенә ошамаганын яки кечерәген (зурырагын) алган булыр иде. Аның каравы, шул беренчекөннән үк боларның хәзер үз вазыйфасы булуына төшенер иде.
Минем бер туганым ял көннәрендә мәчеткә укырга йөри. Шундагы абыстайның сабакларын, исе китеп, миңа да сөйләштерә. Беләсезме, гомер иткән, дөнья күргән абыстай да нәкъ шушы сүзләрне сөйли икән. «Безнең хатыннар алдан үзләре йөгерергә ярата бит. Ә югыйсә йөгергән вакытта дөньяның бер матурлыгы да күренми».
Эштән соң кибеттәге туксан процент сатып алучы  хатын-кыз. Ирләре ике кулын селтәп, рәхәт кенә өйгә кайтып яткан, ә болар гаиләсенә ашатырлык ризык төяп кайта. Ә теге абыстай кибеткә бергә чыгарга куша икән. «Бөтен кирәкле ризыкларны арбага төягез дә, кассага килеп җиткәч, бер читкә китеп басыгыз. Түләвен ирегез түләсен, сез түләмәгез», – дип өйрәтә икән.
Сабак алырга килүче ханымнар каршы төшә, аның алып кайтканын көтсәң, ач каласың, диләр икән. Абыстайның җавабы монда да әзер: «Хатын-кыз белән бала-чаганың тамагы чәй эчеп туя аның. Ирегез кайтышка өйдә булган ризыклардан ашарга әзерләп куегыз. Ит булса – итлене, булмаса – кысырны. Ирегез ите юк дип зарланса, әйтегез: «Өйдә булган нәрсәдән әзерләдем. Ит беткән шул, алып кайтырсың инде, яме». Үзегез базарга чыгып чапмагыз. Һич булмаса, бергә чыгып алыгыз. Гаиләсен туендырырлык ризык алып кайту ир кешенең вазыйфасы. Хатын-кызныкы исә ул алып кайтканны пешерү. Ирнең вазыйфасын өстегезгә йөкләмәгез», – дип өйрәтә икән абыстай.
Аның бу фикере белән үзләре малайлар үстергән әниләр килешеп тә бетмәс. Һәркемгә дә бала жәл, килен малайны җигә, дип пошынырлар. Әмма үзегез уйлап карагыз: улыгызга кайсы яхшырак – арган-талган һәм шуның аркасында иренә игътибары да, назы да калмаган хатын белән яшәүме, әллә инде үз вазыйфасын хатыны җилкәсенә авыштырмыйча, аны артык көчәнүдән саклап, шат күңелле бәхетле хатын белән яшәүме?
Ашарга пешерү, ризык алу ул әле тормышның бер вак мәсьәләсе генә. Аны тагын да дәвам итәргә була – квартирага түләү, ремонт турында кайгырту, балаларны мәктәпкә урнаштыру, аннары ата-аналар җыелышлары китә...
Аллаһы Тәгалә хатын-кызны ат итеп яратмаган. Ат сүзе ул ир сүзе белән генә янәшә торганда матур: ир-ат. Ә хатын-ат гыйбарәсе бигрәк ямьсез, бигрәк сәер  инде, бер-берсе белән һич тә тәңгәлләшә алмый. Шулай булгач, ник атка әйләнәбез соң? Бераз гына акыллырак һәм хәйләкәррәк булыйк инде. Әйләндермик үзебезне атка да, сыерга да...

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анын сатып алырга акчасы булса, базарга барып ит алу ул зур эш мени? Ир кон тон акча эшляп, э хатын кыз ашарга алырга ирен котеп утырса , ул нинди тормыш була? Кем житешя шул эшли..ирлярне дя жялляргя киряк, алар бездян слабыйырак. Эгэрдя сина продуктаны сатып алып кайтып биргянен котеп утырсагыз, оегезгя кондяш кергянен котегез дэ торыгыз. Семьяда кем кыюрак зур эшлярне шул башкара, акча тоту, бала тярбияляу, ойдя жылылык булдыру хатын кыз эше.шул арада козгегя карап алырга гына онытмаска киряк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Килешәм, аларны, әлбәттә, жәлләргә кирәк. Тик ул жәлләү башкачарак булырга тиеш: өйдә тыныч, рәхәт обстановка, хәленә керү, яраткан ризыгын пешерү, өйгә кайткач, ял итәргә уңай мохит тудыру. Ә тормышның бар мәшәкатен үз өстенә алып, ир эшләп кайта, кая үзем чыгып алыйм, үзем чыгып түлим, баланы түгәрәккә илтим, үзем дәресен хәзерләтим, үзем... үзем... дип торган хатын-кызның моңа көче, рухы, сәламәтлеге каламы соң? Хатын-кыз да көне буе эштә бит. Әле өйдә торганына тормышның бөтен йөген өю тагын да җайлырак, һәм бу күбрәк шулай була да. Сез кем кыюрак, дисез. Безнең илдә, әлбәттә, хатын-кыз кыюрак. Ул үзенең кыюрак булуын мәктәптән үк белеп үсә бит. Концертта ул катнаша, бишлене ул ала, дәресне ул хәзерли, иң яхшы иншаны ул яза... Менә шул рәвешле, ул үзенең булдыкларык икәненә тәмам инана. Ә малайларга ярый инде: өчле алса да, дәресне әзерләмәсә дә, аннары тормыш коргач бу рухта дәвам итәчәк. Ә көндәш керү куркынычы нәкъ менә тормыш йөгенә баткан хатын-кызга күбрәк яный.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Без ирем белэн ризыкны икебез якындагы супер/гипермаркетларга барып алабыз. 2-3 атнага житэрлек итеп. Ирем кибетлэрдэ йорергэ ярата. Акча туздыру дигэн суз тугел бу, карап кына булса да йори, монысы инде миннэн башка. Мин исемлек тозим, якындагы коннэрнен берсендэ кибеткэ барып килэбез, яме дип кисэтэм. Кайвакыт ул:"Сина ошаган шампунь белэн бальзамны, шоколадны яки ванильле сохарины алдым эле, шундый-шундый кибеттэ акция икэн дип шатланып кайтып керэ. Э минем уемда башка шампуньны кулланып карау яки чэйгэ бутэн торле тэм-том алу булса да, елмаеп алам кулыннан эйберлэрне, сонрак башканы алырбыз дип эйтергэ була бит тыныч кына. Кием кирэк булса да, ана эйтэм, беркайчан да юк яки нигэ инде ул сина дими. Баштарак узен генэ барып алмыйсынмы? дия иде, э мин Синен белэн кунеллерэк, минем экспертым булырсын дип жаваплагач, кунеле булды. Ирлэр аларга ышанганны ярата.

        • аватар Без имени

          0

          0

          чонки атны барысыда ярата, э кемдэ ат булгысы телэми

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ирлэргэ ышанырга кирэк, дигэн белэн килешэм. Молодец. Салпы якка салам кыстыра белергэ кирэк, дилэр безнен якта.

            Хәзер укыйлар