Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Хатын-кыз бездән тирәнрәк уйлый

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Рушат СОЛТАНОВ, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районы вәкиллеге җитәкчесе.

гаилә стажы – 37 ел;

3 бала атасы.

– ​  Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

– ​ Безнең чорда кешенең өс киеменә карау дигән нәрсә бөтенләй юк иде. Булачак хатыным белән ике арадагы җылы хисләр дә аралашудан соң туды. Ә гомумән алганда, хатын-кызның киеменә дә, буй-сынына да, йөз-кыяфәтенә дә күз төшми калмый инде. Бар җире дә килсә, күңелгә, әлбәттә, хуш килә.

– ​ Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

– ​ Эше күп булып, вакытында ашарга өлгертә алмавын гафу итәргә була. Тагын... Хәер, яраткан, якын иткән кешеңнең кимчелеген күрмисең ул.

– ​ Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

– ​ Хыянәтне. Бу хакта җәмәгатемнең үзенә дә әйткәнем бар. Мин, гомумән, кешеләрдә өч нәрсәне кабул итә алмыйм: хыянәтне, алдашуны, икейөзлелекне. Ә чынлыкта, әйткәнемчә, бу дөньяда гафу ителмәс бер нәрсә дә юк. Вакыт белән, хәлләр үзгәрү белән барысы да гафу ителергә тиеш. Дин дә шулай куша. Җәмәгатем мин гафу итмәслек хәлләрне беркайчан да тудырмады. Безнең тормышта минем бәгыремә тигән бер нәрсә дә булмады.

– ​ Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

– ​ Әйе, иң беренче чиратта дус әле ул. Гаиләгә ял итәргә кайтасың: йә сиңа шатлыгыңны уртаклашырга кирәк, йә борчуың булганда, аны сөйләп, күңелне бушатырга. Иртәнгә башың ял иткән, күңелең тынычланган килеш эшкә чыгып китәргә тиешсең. Шуның өчен дә, әйткәнемчә, хатын ир кеше өчен дус та, сердәш тә, кайвакыт киңәшче дә.

– ​ Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

– ​ Минҗиһан безнең бер туганнарга кунакка кайтып йөрде. Мөслимдә төзелеш оешмасында штукатур-буяучы булып эшли иде ул. Мин инде бу вакыт армиядән кайткан, читтән торып институтта укыйм, мәктәптә география укытам. Безнең Яңа Карамалы авылы бик матур җирдә урнашкан, урман эчендә. Минҗиһан ялга кайтканда чаңгыда йөрергә чыга идек. Ниһаять, өйләнергә карар кылдым. Минҗиһан бу вакытта инде Чаллыда эшли иде. Без Мөслимдә очрашырга һәм аның авылына бергә кайтырга тиеш идек. Ә ул, транспорт шулай туры килгән дә, Минзәлә аша кайтып киткән. Көттем-көттем дә, Каенсазга үзем генә киттем. Минҗиһан түр якта өй җыештырып йөри. Верандада табын әзерләгәннәр. «Кызыгызның кулын сорарга килдем», – дидем әти-әнисенә. Өстәл янына Минҗиһанны да чакырдылар. 1980 ел бу. Июнь ае. Җәйге сессиягә киткәнче, әткәй һәм әнкәй белән Минҗиһаннарга барып, туй көнен билгеләргә дә өлгердем. 8 август көнне өйләнештек. Туйга кадәр өч көн, өч төн тоташ яңгыр яуды. Авылда юл юк, урамнар пычрак – машина үтә алмаячак. «Җәүдәт малае хатынны трактор белән сөйрәтеп алып кайтты», – дип көләрләр инде дим. Иртәгә туй дигән көнне кичке якта яңгыр туктады, җирләр кипте: бәла-казасыз гына өйләндем. Ул чакта туйларны колхозның партком секретаре алып бара иде, нигәдер килә алмады – эштән бушамагандыр инде. Башлангыч класс укытучым Мөсәлим абый алып барды мәҗлесне. «Җидегән чишмә» җырының бик популяр чагы бу. Минҗиһан ягыннан туганнар бар да ул җырны белә: безнең туй табынында өч көн буена шушы җыр яңгырап торды. Бу җырны ишеткән саен, хәзер дә өйләнешкән вакытлар искә төшә.

Матур гына яшәп киттек. 1983 елда институтны тәмамладым. Шул ук елны мине Октябрь мәктәбенә директор итеп куйдылар. Кызыбыз туды. Ир-ат беренче баланы гел малай дип көтә – аның психологиясе шундый. Алмаз дип исем дә әзерләп куйган идек. Кыз тугач, исем эзләп, «Социалистик Татарстан»ның өч санын актарып чыктым. 5 еллык йомгаклары буенча, орден-медальләр алучыларның исемлеге басылган иде. Рушания кушыйк дидем, хатын риза булмады. Ул Миләүшә дип карады, мин килешмәдем – русча әйткәндә бозыла дидем. Ленизага тукталдык. Аннан Румиль туды, тагын 11 елдан соң төпчегебез Булат.

– ​ Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

– ​ Катлаулы хәл, әлбәттә. Әгәр дә инде хатын-кызның тәрбиясе бар икән, ул: «Сине мин ашатам», – дип, ир-ат күңеленә җәрәхәт салып тормый. Чөнки гаиләдә ирнең акча белән бәяләп бетереп булмый торган үз роле бар. Кайчак лампочка алыштыру кебек гап-гади эш тә хатын-кыз өчен зур проблемага әйләнергә мөмкин.

Мондый хәл үзебезнең гаиләдә дә булды. Мин мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә, җәмәгатем акчаны миннән 200 сумга артыграк алды. Икеме, өчме ел дәвам итте бу: идарә хезмәткәрләренә акча артмый, ә тәрбиячеләрнеке күтәрелә иде. Дуслар җыелган җирдә: «Мине хатын туйдыра», – дип шаярта идем.

Кыскасы, ир-ат гаилә башлыгы булып тормыш көтүен дәвам итәргә тиеш. Һәм төп эшеннән тыш та акча табу мөмкинлеге эзләсә, әйбәт. Тик моның өчен аның ялкау булмавы кирәк.

– ​ Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

– ​ Әгәр хатын-кызның хисләре чыннан да ихлас икән, моңа әйбәт карыйм. Тора салып, урамда беренче очраган кешегә әйтми бит ул аны. Күңеле белән сизә. Ир-атның күзе, йөзе аңлата битараф түгел икәнлеген, тик ачылырга гына кыюлыгы җитми. Ә нигә әйтмәскә? Вакытында аңлаша алмаганга күрә генә бер-берсеннән читтә гомер иткән, гомер буе үкенеп, берсен-берсе яратып, сагынып яшәүчеләр турында белмибезме әллә?! Чын ярату икән, әйтүнең гөнаһысы юк.

– ​ Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

– ​ Безнең чорда кызлар бәдәнле егетләргә битараф түгел иде. Тыйнаклык, әдәплелек беренче урында иде. Хатын-кыз ир-атка караганда да төптәнрәк, нечкәрәк уйлый – тагын күп нәрсәләргә игътибар итә торган булганнардыр. Ә бүгенгеләр кесәсе калыннарга карый диләр. Дөрес бугай. Бер танышымның улы бер кыз белән очраша иде. Өйләнешергә ниятләре барын да белә идем. Әле күптән түгел күрештек тә, сорыйм: «Өйләнмәдеңмени?» – дим. «Безнең фикерләр аерылды әле», – ди. Аерым фатирың да юк, синең әти-әниең белән торырга җыенмыйм, дигән икән кыз. Тормыш авырлыгын бергә кичерсәң, мәхәббәт ныграк та була да бит...

– ​ Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?

– ​ Хәзер миңа бу сорауга җавап бирү читенрәк. Яшьлек үткән бит инде. Мин холкым белән бик аралашучан, ачык кеше. Теләсә кайсы компаниягә кереп китәм. Сөйләшми торган кеше булса да, сүз катам, сөйләштерәм. Үзем дә ачык кешеләрне яратам.

– ​ Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

– ​ Ике галәмнәндерме, түгелме, белмим. Әмма ир белән хатын арасында фикер каршылыклары булу табигый. Чөнки икең ике гаиләдә тәрбияләнгән, гаилә традицияләре үзгә, белем дәрәҗәсе төрлечә, шушылардан чыгып, теге яки бу ситуацияне аңлау, кабул итү дәрәҗәсе, әлбәттә, бер-берсеннән аерыла. Шуңа күрә, кайчакта килешмәсәң дә, ризалашырга туры килә.

– ​ Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?

– ​ Минем хатынның бик әйбәт сыйфаты бар: ачуланышканда ул каршы дәшми. Бер-ике сүз әйтсә – әйтә, әйтмәсә – юк. Никадәр кызган булсаң да, кеше сиңа каршы әйтмәгәч, туктыйсың. Аннан безнең «үз туксаныңны туксан» итәргә вакыт та булмады: һәр көнне иртәнге 5 тә чыгып киттем, кичке 9 да, 10 да гына кайттым. Гомер буе! Сәгать җиделәрдә үк кайтсаң: «Ни булды, нигә иртә кайттың?» – дип аптырыйлар иде.

– ​ Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?

– ​ Безнең әткәй үзе бер чынаяк чәй дә ясап эчмәде – гел әнкәй ясаганны көтте. Калагы булмаса да, әткәй барып алмый, аны әнкәй китерә иде. Бу мәсьәләдә мин үзем бабайдан – Минҗиһанның әтисеннән үрнәк алдым. Ул Татарстанның атказанган механизаторы иде, колхозда механик булып эшләде. Бабай көн саен иртүк нәрәткә чыга, әмма әбине уятып, чәй әзерләтеп тормый иде. Бер чынаяк чәй өчен нигә хатынны уятырга? Мин дә уятмадым. Хәтта командировкага киткәндә дә. Күңеле кушканда гына озатып калды. Укыганда тулай торакта яшәдек, армиядә булдык – мөстәкыйльлек бездә җитәрлек. Ашарга әзерләүнең кыенлыгын күрмим. Тик бер нәрсә бар: хатын өйдә булганда мин аш-суга тотынмыйм. Ул бит балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, сменалы эштә, шуңа күрә, кайчан кайтсам да, өйдә пешкән ризык булды. Ашарга пешмәгән дип гауга чыгарган гаиләләрне беләм мин. Аш куерган, дип тавыш чыгаручылар да бар. Югыйсә, ул ир соңарып кайтканга куерган... Җәмәгатемә әйтәм, хатын-кызларга җәннәт хәзер, дим. Суыткыч ризык белән тулы, плитә янында сәгатьләр буе кайнашмасаң да, теләсә кайсы ир-атны ашау белән «алдап» була.

– ​ Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?

– ​ Иң авырткан җирләремнең берсе бу... Хатын-кызның мәшәкате җитәрлек икәнен күңел белән аңлыйм, әмма каядыр барасы булганда алданрак әзерләнә башласаң да ярый бит. Мин гаиләмне өйрәттем: фәлән сәгатьтә китәбез дип әйтәм икән, алар шул вакытка әзер булырга тиеш. Сәгате җиткәч, машинага чыгып утырам. Тагын биш минут көтә алам... Без бит гомер буе сәгатькә карап эшләгән кешеләр. Озак еллар район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкардым. Үзем дә төгәл булырга тырыштым, башкалардан да шуны таләп иттем.

– ​ Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?

– ​  Бер елны бергә эшләгән хезмәттәше белән санаторийга барды Минҗиһан. Минем яшел күлмәк киясе килгәнне белә иде ул, кибетләрдә йөргәндә шундый күлмәк очраткан, алган. Тик ул миңа зур булып чыкты. «Син нәрсә, санаторийдагы йөрешеңнең күлмәген алып кайттыңмы?» – дип көлдем. «Үзеңнән башка сиңа бүтән кием алмыйм», – диде хатыным шуннан соң. Миңа бүләк сайлаганда, ул гел балалар белән киңәшләшә. Ә өс киемнәрен без хәзер гел икәү алабыз: аңа да, миңа да. Еш димим, әмма җәмәгатемә чәчәк бүләк иткәлим. Өйләнешкән көнебездә, балаларның туган көннәрендә. Ул бервакыт хисләрен тышка чыгармый: «Ярар, куй, әйбәт булган», – ди. Баштагы мәлләрдә моңа кәефем төшә иде. Аннан берничә тапкыр: «Кайдан бу чәчәкләр?» – дип сораучыларга, горурланып: «Рушат алып кайтты!» – дигәнен ишеттем. Минем өйдә икәнне белмичә әйтте. Алдымда егылып төшмәсә дә, аны шатландырганымны шуннан аңладым.

Ә теге яшел күлмәкне бер дустымның туган көненә алып бардык. Озакламый исә кибеттә нәкъ шундый күлмәкне янә очраттык. Миңа яраклы үлчәме дә булды. Бик яратып кидем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Районыбыз бу искиткеч гаилә белән хаклы горурлана. Рушат Җәүдәтович һәм Минҗиһан Салиховнага киләчәктә дә бер-берсенә терәк һәм кирәк булып, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәүләрен телим.

    Хәзер укыйлар